Шәрык клубы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Zlgll (бәхәс | кертем)
Nurbot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: урыс → рус (2) using AWB
Юл номеры - 4:
[[1907 ел]]ның [[1 декабрь]] көнендә мәшһүр [[«Болгар» номерлары]] кунакханәсендә беренче тапкыр татар мөселман яшьләре җыелып, "Шәрык" клубы кичәләрен оештыра башлыйлар. [[1907 ел|1907]]-[[1908 ел]]ларда [[«Болгар» номерлары|«Болгар»]]ның 20нче бүлмәсендә җыелалар.
 
[[1909 ел]]да "Шәрык" клубы яңа 3 катлы бинага күчә (хәзерге [[Татарстан урамы (Казан)|Татарстан]] урамы, 8). 1нче катта – клуб идарәсе, гардероб һәм касса, 2нче катта - 150 кешелек тамаша залы, лото уены бүлмәсе һәм укучылар бүлмәсе булган, урыс–мөселманрус–мөселман китапханәсе урнашкан. Клуб белән аксакаллар советы идарә иткән. Озак еллар дәвамында атаклы мәгърифәтче [[Ибраһим Терегулов|Ибраһим Вәлиулла улы Терегулов]] әлеге идарәнең рәисе булган. Идарәгә тарихчы [[Гайнетдин Әхмәрев|Г. Әхмәрев]], тел белгече [[Мөхетдин Корбангалиев|М. Корбангалиев]], драматурглар [[Галиәсгар Камал]] һәм [[Гафур Коләхмәтов|Г. Коләхмәтов]], язучы [[Габдрахман Кәрәм|Г. Карам]], [[Гыйльметдин Шәрәф|Г. Шәрәф]], [[Шаһбазгәрәй Әхмәров|Ш. Әхмәров]] һ.б кергән.
 
==Эшчәнлек==
"Шәрык" клубы лекцияләр, диспутлар, концертлар уздырган, бәйрәм чаралары оештырган. 1912 елда клуб штатына [[«Сәйяр»]] труппасы артистлары алына. «Сәйяр» атнага ике спектакль куя ("Банкрот", "Безнең шәһәр серләре", "[[Бәхетсез егет]]", "Уйнаш", "Кызганыч бала"). Шулай ук урысчарусча да спектальләр дә уйналаган. Клубка язучылар, нәширләр, студентлар, курсисткалар, мәктәп укучылары, укытучылар, приказчиклар, бай уллары һәм башкалар киләләр. Җәмгысы 30-40 әгъзә. Ә киенүгә килгәндә, милли күлмәкме, [[Аурупа]] костюмымы – әмма калфак, кәләпүш мәҗбүри. "Шәрык" клубының хәтта үз уставы булган. Ә аксакаллар советы аеруча данлыклы казанлалырга хөрмәт билгесе – "Почетлы бюлет" биререгә хокуклы булганнар. Әлеге билет спектальләргә, бакша күңел ачу чараларына керү мөмкинлеген дә тәэмин иткән. Клубта кыллы оркестр да була. [[Г. Тукай]] "Әүвәлде итальян гармуннынан башка күрмәгән татарларга әллә нинди оркестралар җыеп, әллә нинди көйләр уйный башлаганнар... Казандагы Шәрык клубына бу хезмәте өчен милләт исеменнән рәхмәт укымаска мөмкин түгел",- дип язган.
 
==Әгъзалар==