Ркаил Зәйдулла: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →Биография: clean up, replaced: Урыс → Рус (2), урыс → рус using AWB |
|||
Юл номеры - 28:
[[1962 ел]]ның [[23 гыйнвар]]ында хәзерге [[Чуашия|Чуаш Республикасының]] [[Комсомол районы]] [[Чичкан]] авылында укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне — туган авылында, урта мәктәпне күршедәге [[Чурачык (Комсомол районы)|Чурачык]] авылында тәмамлаганнан соң, 1979 елда [[КДУ|Казан университетының]] татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетның соңгы курсларында укыган чакта ук республика яшьләр газетасы «[[Татарстан яшьләре]]» белән хезмәттәшлек итә башлый. 1984—1985 елларда [[Аксубай районы]]ның [[Иске Татар Әдәмсуы]] авылы урта мәктәбендә башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. 1985 елның октябреннән 1989 елның июленә кадәр әүвәл «Яшь ленинчы» газетасында, аннары янәдән «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә хезмәт юлын дәвам иттерә. Берара, тормышның көтелмәгән борылышларына буйсынып, Татарстанның [[Яшел Үзән районы]] «[[Бишнә]]» совхозында төзүчеләр бригадасы җитәкчесе булып та эшләп ала. 1989 елда яшьләр өчен [[«Идел» журналы]] ачылгач, Р. Зәйдулла — хәзергә кадәр шул журналның бүлек мөхәррире хезмәтендә.
Мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган Ркаилның беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре республика матбугатында 1977 елдан күренә башлый («Ялкын» журналы, № 11). Тора-бара ул «Яшь ленинчы», «[[Татарстан яшьләре]]» газеталарының, [[«Ялкын» журналы|«Ялкын»]], «[[Казан утлары]]» журналларының даими авторларыннан берсе булып таныла, аерым шигырь цикллары, хикәяләре, юмористик язмалары [[Идел (әлманах)|«Идел» әлманахы]], [[«Чаян» журналы]] битләрендә дә дөнья күрә, ә [[1984 ел]]да яшь студент шагыйрьнең «Кояшлы күзләр» исемле беренче шигъри җыентыгы басыла. Китап әдәби җәмәгатьчелекнең дикъкатен җәлеп итә, татар шигъриятенең аксакаллары [[Хәсән Туфан]] һәм [[Сибгат Хәким]] әдәбиятка үзенчәлекле, зур өметләр баглаган шагыйрь килүен әйтеп чыгалар. Шагыйрьнең 1988 елда басылган «Күрәзә», 1993 елда чыккан «
Р. Зәйдулланың шигърияте — уйлы-фикерле, фәлсәфи-публицистик яңгырашлы шигърият. Шагыйрь тормыш үзгәрешләренә сизгер, бүгенгене халыкның, милләтнең тарихи үткәне белән тыгыз бәйләнештә үзенең дөньяга карашын, уй-фикерләрен поэтик образларда риторикасыз, ихлас күңел кайнарлыгы белән гәүдәләндерергә омтыла.
Юл номеры - 36:
Р. Зәйдулла — үткен каләмле, туры сүзле публицист. Татар милләтенең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп төрле мәсьәләләр аның һәрвакыт игътибарын үзенә җәлеп итә, ул аларның берсенә дә битараф түгел, мөмкинлеге булган саен аларга матбугат аша үзенең мөнәсәбәтен белдерә килә. «Идел» журналында хәтта аның даими үзе алып бара торган махсус рубрикасы-сәхифәсе дә бар («Зәйдулла каланчасы»). Моның өстенә, Зәйдулла үзенең укучыларына әдәбият мәсьәләләренә һәм сәнгать кешеләре иҗатына багышланган күп санлы мәкаләләре һәм тәнкыйди язмалары белән дә таныш.
Р. Зәйдулланың аерым әсәрләре, [[Инглиз теле|инглиз]], [[Төрек теле|төрек]], [[Үзбәк теле|үзбәк]], [[
Ркаил Зәйдулла — [[1988 ел]]дан [[Татарстан язучылар берлеге|Язучылар берлеге]] әгъзасы.
|