«Герард Миллер» битенең юрамалары арасында аерма

к
clean up, replaced: урыс → рус (15) using AWB
к (→‎Тарихи эшчәнлеге: clean up, replaced: үникәл → уникаль using AWB)
к (clean up, replaced: урыс → рус (15) using AWB)
 
Тарихта тиңе булмаган, 3 мең кеше катнашкан фәнни I Академик экспедиция җитәкчесе.
 
Герард Миллер Русиягә 20 яшендә килә һәм гомеренең ахырына кадәр биредә яши, фәнгә хезмәт итә. Русиядә академик тарих фәненең башында немецлар тора, тарихны системага салып өйрәнү дә алардан башланган, чөнки аларга кадәр урысрус тарихы чиркәү елъязмалары нигезендә генә формалашкан була. Немецлар урысрус тарихчыларын архив белешмәләре нигезендә эшләргә өйрәтәләр, алар шулай ук җирле халыкларның тарихларын һәм тормышларын өйрәнүгә дә зур игътибар бирәләр.
 
Аның төп хезмәте – «Себер патшалыгы тарихы» әле бу көнгә кадәр тулысынча дөнья күрмәгән. Шул ук нәрсә Миллерның «Себер архивы»ның яртысына карый.
 
== Тарихи эшчәнлеге ==
Герард Миллер үзенең тарихчылык миссиясен җирле халыклар тормышын өйрәнүдән башлый, 1733-1743 елларда ул Себерне өйрәнү экспедициясендә катнаша, шуның нәтиҗәсендә, соңыннан «Описание Сибирского царства» дигән титаник хезмәтен яза /1750/. Дөрес, соңыннан аның бу хезмәтен урысларруслар «История Сибири» дип тәрҗемә итеп чыгаралар, чөнки Миллерча, ''Себер патшалыгы'', дип язсаң, аның аерым мөстәкыйль татар дәүләте булуын искә төшергә туры килер иде, ә урысрус тарихчылары моны искә төшерергә яратмыйлар. Миллер исә [[Себер]]нең кайчандыр татар дәүләте булуын, ә аның төп халкы татарлар икәнлеген ачыктан-ачык әйтә, шуны исбатлау өчен ул [[Урал таулары]]ннан [[Тын океан]] ярларына кадәр барып җитә, җирле халыклар белән очраша, аларның тарихын, этнографиясен, авыз иҗатын, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнә, шулай ук чиркәү һәм монастырь архивларындагы урысрус елъязмаларын җентекләп тикшерә.
 
{{цитата|автор=Миллер Г.Ф. История Сибири. Т. 1. Москва, 1999, стр.166.|Главнейшим народом Сибири являются татары, которые живут в южных местностях по рекам Тоболу, Иртышу, Оби, Томи, Енисею и лежащих между ними степях, - дип яза ул соңыннан. - Хотя история татарского народа относит начало его к таким далеким временам, какими не может похвалиться ни один европейских народов, но нужно признать, что древнейшие события ее основываются на недостоверных и баснославных рассказах, ходивших в народе, и что настоящая достоверная история татар начинается только со времен великого Чингиз-хана, который в начале XIII столетия после Р.Х. народ, пребывавший до тех пор во тьме, вывел на свет.}}
 
Әмма [[Русия Фәннәр Академиясе]]нә Миллерның татар тарихын күтәрүе һич кирәк булмый, алар аннан урысрус халкының бөек тарихын язуын көтәләр һәм галимнең хезмәтен кат-кат эшләтәләр, кат-кат төзәттерәләр, нәтиҗәдә, аның хезмәтләрендә Себерне яулап алуның уңай күренеш булуын әйттерүгә ирешәләр. Шунысын да әйтергә кирәк, Миллер үзенең бу хезмәтен немец телендә яза, соңыннан русчага тәрҗемә иткәндә, әсәр империя файдасына тагы да шомартыла, татар темасы шактый читкә этәрелә. Әмма, шуңа карамастан, Миллерның «Описание Сибирского царства» хезмәте ул татар тарихы, [[себер татарлары]] турында уникаль, кабатланмас язма.
 
{{цитата|автор=/180 бит/|Миллер үзенең бу хезмәтендә, татарлардан тыш, башка төрки халыкларга, җирле төньяк халыклары тормышына, кытай һәм монголларның тарихына да шактый урын бирә. Ул төрки халыклар вәкиле булган якут-саха халкына зур бәя бирә, аларны кайчандыр татарлар белән бер халык булган, дип яза}}
{{цитата|автор= /167 бит./|Сколько видно в разных местах в степях остатков древних укреплений, какая масса каменных памятников, болванов, старинных могил и разных принадлежавiих им предметов встречается в этих местах! Каких только драгоценностей из золота и серебра ни было во всех этих могилах! Кому же другим могли принадлежать эти богатства, как не древним татарам, которым, как известно, достались в добычу все сокровища Китая, Персии, России, Польши, Богемии и Венгрии.}}
 
Миллер үзенең бу хезмәтендә [[Чыңгыз хан]]нан алып [[Күчем хан]]га кадәр булган татар дәүләтләренең тарихын киң яктырта, Себернең урысларруслар басып алганнан соңгы хәлләренә дә туктала. Әйткәнебезчә, бу чорда бәхәсле урыннар булса да, Миллер империя кысаларыннан торып иҗат итәргә мәҗбүр булса да, хезмәт үзенең фактик материалларга гаять бай булуы белән кыйммәтле. Татар ханнарының нәсел шәҗәрәләреннән тыш, ул үзенең бу хезмәтендә урысрус патшаларының грамоталарын, күп санлы архив материалларын, карталар, рәсемнәр, сүзлекләр, таблицалар, Себер җирендә урысрус шәһәрләре төзелү тарихын җентекләп язып калдыра.
 
Герард Миллерның «Себер патшалыгы тарихы» урысрус галимнәрендә ике яклы тәэсир калдыра. [[Василий Татищев]] аңа карата уңай рецензия язса да, бу фикерне халыкка чыгармыйлар, киресенчә, [[Русия фәннәр академиясе]]ндә Миллерга каршы көчле хәрәкәт башлана. Себер тарихы кулъязмасын һәм барлык экспедиция материалларын аның кулыннан тартып алалар, аны бастырып чыгару белән башкалар идарә итә. Русия галимнәре арасында Герард Миллерга каршы иң нык эшләгән кеше ул [[Михайло Ломоносов]], ул калган бөтен гомерен шуңа багышлый, дисәк тә була. Ломоносов хәтта Миллерның «Происхождение имени и народа Российской» дип аталган диссертациясен дә якларга ирек бирми, [[1749 ел]]ның 16 сентябрендә аны кире бордыруга ирешә.
 
{{цитата|автор=/М.В.Ломоносов| «во всей речи ни одного случая не показал к славе российского народа, но только упомянул о том больше, что к бесславию служить может, а именно: как их многократно разбивали в сражениях, где грабежом, огнем и мечом пустошили и у царей их сокровища грабили. А напоследок удивления достойно, с какой неосторожностью употребил экспрессию, что скандинавы победоносным своим оружием благополучно себе всю Россию покорили».}}
Миллерның немец телендә язган бу диссертациясе бүгенге көнгә хәтле басылып чыкмаган, аның кайда саклануы да билгесез.
 
Бу хәтле килешә алмаслык антогонизмның сәбәпләре. Беренчедән, Ломоносов Русия Фәннәр Академиясендә немецларның күплегенә һәрвакыт ризасызлык белдерә, ул урысрус тарихын урысларруслар язарга тиеш, дип бара, әмма ул вакытта урысларныңрусларның фән тудырырлык галимнәре булмый. Икенчедән, Ломоносов урысрус тарихын бик борынгы чорлардан башланган итеп күрәсе килә, әмма моңа дәлилләре булмый. Ул тартып-сузып урысрус тарихын скифларга китереп чыгарып карый, әмма Геродаттан алып, Миллерга кадәр скифларның төрки халык булуларын язалар. Миллерның «Себер тарихы» Ломоносовның бөтен хыялларын чәлпәрәмә китерә, чөнки немец галиме бу титаник хезмәтендә Себернең Туфан чорларыннан татар иле булуын, борынгы скифларның да татарлар икәнлеген исбат итә. Ә Ломоносов үзенең «Древняя Российская история» хезмәтендә исә татарларны Себергә бары тик [[Иван Грозный]] чорында, ягъни, 16 гасырның икенче яртысында гына килеп урнашкан, дип яза:
 
{{цитата|автор=/М.В.Ломоносов. Избранные приозведения. Москва, 1986, стр.71./|В Сибири издревле жители были чудского положения, ибо татары не так давно в ней поселились, по большей части с царем Кучумом, во времена великого государя царя Иона Васильевича}}
59 686

правок