Әстерхан дәүләт татар драма театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к викиләштерү →‎Инкыйлабтан соң
Nurbot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Урыс → Рус, урыс → рус (4) using AWB
Юл номеры - 9:
 
== Тарих ==
[[Әстерхан]] [[шәһәр]]ендә [[татар теле]]ндә беренче {{коммент|публичный|халык алдында}} спектакльләр [[Әстерхан|шәһәрнең]] урысрус театры бинасында һәм Кышкы театрында [[1907 ел]]ның [[гыйнвар]]ында уйнала.
 
==== Беренче премьера ====
[[1907 ел]]ның [[13 гыйнвар]]ында [[Әстерхан]]ның урысрус театры бинасында халык өчен «Төшенү, яхуд Указ бәласе» дигән спектакль уйнала. Бу театрның җанланып китүенә [[Габдулла Кариев]]ның «[[Сәйяр]]» труппасы гастрольләре һәм шәһәрнең милли җанлы мәдәни оешмалары - «Шураи Ислам», «Җәмгыяте исламия»ларның һәм [[Әстерхан]]да чыгып яткан [[газета]]лар тирәсендә тупланган татар яшьләре тәэсир иткән. [[1908 ел]]да «'''Татар драма артистлары иптәшлеге'''» ({{lang-ru|Товарищество татарских драматических артистов}}) исеме белән үзешчән татар драма түгәрәге оеша. Катнашучыларның үҗәтлеге һәм һөнәри осталыкларын даими күтәрү нәтиҗәсендә түгәрәк һөнәри труппага кадәр үсә. [[1918 ел]]да әлеге һөнәри труппа '''«Алтын Урда» Әстерхан мөселман артистлары берлеге''' ({{lang-ru|Союз астраханских мусульманских артистов}}) исемен ала.
 
==== Куелган спектакльләр ====
Юл номеры - 21:
== Инкыйлабтан соң ==
[[1918 ел]]да Әстерхан мөселман артистлары берлегенә ({{lang-ru|Союз астраханских мусульманских артистов}}) трагик артист [[Хөсәен Араблинский|Х. Араблинский]] һәм махсус [[Бакы]]дан чакырылган [[Азәрбайҗан]] драма театры артисты [[Хәнәфи Терегулов|Х. Терегулов]] алына, берлекнең исеме '''Әстерхан татар дәүләт драма театры''' итеп үзгәртелә. Театр җитәкчесе һәм режиссер – [[Зәйни Солтанов]], актерлар - [[Мохтар Мутин]], [[Камал I]], [[Камал III]], [[Сара Байкина]], [[Җәлал Байкин]], [[Зөлкарнәй Байкин]], [[Мәрзия Давытова]], Суна Сафиуллина, [[Гаил Донской]], [[Хәдичә Ханская]], [[Исмәгыйль Кугушев]], [[Габдулла Уральский]] һ. б.<br/>
[[1918]]-[[1928 ел]]лар аралыгында театр тамашаларын ун меңнәрчә кеше карый. «''Өйләнү''», «''[[Аршин мал алан]]''», «''Җөйче Гайшә''» спектакльләре даими аншлаг белән уза. Шәһәр үзәгендә урнашкан Кышкы театрга '''«Вулкан» татар дәүләт драма театры''' исеме бирелә. Труппага [[Казан]]нан һәм [[Әстерхан]]нан яшь талантлы актерларны алу дәвам итә. Актерларның һөнәри осталыкларын күтәрү максатыннан, татар театры каршында сәхнә осталыгы теориясе һәм практикасы курслары ачыла. Курсларның оештыручысы һәм җитәкчесе [[Зәйни Солтанов]] була. Актерларга сәхнә сәнгате тарихы, дикция һәм декламация, мимика һәм пластика, рольгә керү осталыгы һәм грим салу серләре укытыла. Укытуга [[Әстерхан]] урысрус драма театрыннан белгечләр О. Е. Любимов–Ланской, М. А. Кирсанова, И. Г. Паромонов, К. Г. Решимов җәлеп ителә.
 
== Репертуар ==
Юл номеры - 38:
[[1920 ел]]дан башлап, театр вакытлыча кризис кичерә: [[инкыйлаб]]тан соңгы [[ачлык]], авыр еллар сәбәпле труппадан билгеле актерлар күчеп китә. [[1922 ел]]да янәдән '''Һөнәри эшче театры''' ({{lang-ru|Профессиональный трудовой коллектив}}) исеме белән татар театры тернәкләнеп китә, «Вулкан» театры актерлары Г. Уральский, И. Кугушев, Г. Ильясов, М. Сафина–Кугушева театрга кире кайта, [[Казан]]нан И. Хәйруллин, Г. Донской, [[Габдулла Капкаев]], Асаевлар, Г. Әхмәтов килә. [[1923 ел]]да [[Әстерхан]]га [[Зәйни Солтанов]] кире кайткач, театр эшчәнлеге яңа көч белән җанланып китә.
 
[[1928 ел]]да эшче театрына дәүләт театры статусы бирелә. Труппага [[Камал I]], [[Хәлил Әбҗәлилов]], [[Фатыйма Камалова]] кушыла. Театр яңа статуста [[Идел|Идел буе]], [[Кавказ|Кавказ алды]] [[шәһәр]]ләренә гастрольләргә чыга башлый. Бөтенроссия театр бәйгеләрендә җиңү яулый. [[Кыш|Кыш көне]] театр арендага алынган УрысРус драма театры сәхнәсендә чыгыш ясый. [[Яз|Яз айларында]] балыкчылар, колхозчылар янында чыгыш ясый, чәчү, балык тоту вакытларында хезмәт күрсәтә. [[Җәй|Җәй көне]] үз бинасы сәхнәсендә (''хәзер Әстерхан ТЮЗы урнашкан урында'') тамашалар күрсәтә. Театрның үз симфоник оркестры була. Оркестр җитәкчеләре булып Шиппер, Г. Байкин, М. Л. Тритуз, Гомәров эшли.
 
[[1941 ел]]да «Вулкан» Әстерхан татар дәүләт театры эшчәнлеге туктатыла.
 
Театр ябылгач, аның актерлары [[Әстерхан]] филармониясе составында концертлар һәм спектакльләр белән чыгыш ясый.
1957 елда Гали Әхмәтов үзешчәннәрдән яңа театр коллективы туплый. Аның чыгышларында Әстерхан урысрус драма театры артистлары да катнаша. Беренче булып, [[Юныс Әминов]]ның «Чәчәк» әсәрен сәхнәләштерәләр. Аннары [[Муса Җәлил]] шигырьләре буенча «Үлмәс җыр» спектакле куела. [[Хәй Вахит]], [[Таҗи Гыйззәт]], [[Мирхәйдәр Фәйзи]], [[Мостай Кәрим]] әсәрләрен сәхнәгә куялар. Тамашачы яратып өлгергән әлеге коллективка [[1959 ел]]да '''Әстерхан татар халык театры''' исеме бирелә. [[1960 ел]]да халык театрына Царев елгасы күпере артындагы татар мәдәният йорты бинасы тапшырыла. 4 кеше штатта тора (''режиссер, куючы режиссер, баянчы, машина йөртүче)''. 25 үзешчәннән торган Әстерхан татар халык театрының беренче директоры — Мандур Гайнетдинов. Сәнгать җитәкчеләре һәм спектакльләр куючылар — Гали Әхмәтов, Гата Нуруллин, Рамазан Крутов, Сылу ханым Досаева, Рәис Җаббаров (''Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре''). Актерлар — Мәрхәбә Сәгыйтова, Лена Кадыйрова, Зәйнәп Асанова, Рөстәм Садретдинов һ.б.
«Балакайларым» Г. Сәгыйдуллаев, «Язмышлар шундый» Ф. Садриев, «Комедия, комедия» [[Сәет Шәкүров|С. Шәкүров]], «Сугыш кешеләрен онытмабыз» [[Шамил Рәкыйпов|Ш. Рәкыйпов]] әсәрләре сәхнәләштерелә.