Леонардо да Винчи: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 40:
Вероккьо остаханәсе шул вакыт Италиянең интеллектуаль үзәгендә, Флоренциядә урнашкан, бу Леонардога гуманитар фәннәрне өйрәнергә һәм шулай ук кайбер техник алымнарны өйрәнергә мөмкин иткән. Ул сызым, химия, металлургия, металл, гипс һәм тире белән эшне өйрәнгән. Моннан тыш, яшь өйрәнчек рәсем, сынчылык сәнгате һәм модельләр ясау белән шөгыльләнгән. Остаханәдә [[Гирландайо]], [[Перуджино]], [[Боттичелли]] һәм [[Лоренцо ди Креди]] кебек мәшһүр осталар еш булган. Соңыннан, хәтта Леонародоның әтисе аны үз остаханәсенә алганнан соң да, ул Вероккьо остаханәсе белән хезмәттәшлеген дәвам иткән.
1473 елда, 20 яшендә, Леонардо да Винчи Изге Лука Гильдиясендә оста квалификациясенә ия була.
 
=== Җиңелгән остаз ===
[[Файл:Andrea_del_Verrocchio,_Leonardo_da_Vinci_-_Baptism_of_Christ_-_Uffizi.jpg|мини| Верроккьоның «Гайсәне чукындыру» картинасы. Сулда фәрештә (сул аскы почмак) — Леонардо пумаласы иҗаты]]
XV гасырда һавада антик идеалларны торгызу турында фикерләр очып йөргән. Флорентия Академиясендә Италиянең иң яхшы акыллары яңа сәнгать теориясен барлыкка китергәннәр. Иҗади яшьләр вакытын гөрләп торган бәхәсләрдә уздырганнар. Леонардо гөрләп торган иҗтимагый тормыштан якта торган һәм остаханәсеннән сирәк киткән. Аның теоретик бәхәсләр өчен вакыты булмаган: ул осталыгын камилләштергән.
Берьюлы [[Верроккьо]] «Гайсәне чукындыру» картинасына заказ алган һәм Леонардога ике фәрештәнең берсен ясарга кушкан. Бу шул вакытның сәнгать остаханәләренең гадәти практикасы булган: остаз картинаны ярдәмче өйрәнчекләре белән ясаган. Иң сәләтле һәм тырышларына тулы фрагментны башкару кушылган. Леонардо һәм Верроккьо тарафыннан ясалган ике фәрештә өйрәнчекнең остаздан өстенләгән ачык күрсәткән. Вазари язганча, шак каткан Верроккьо пумаласын калдырган һәм бүтән рәсем ясамаган.
 
 
[[Рәсем:Vinci casa Leonardo.jpg|thumb|Леонардо бала чагында яшәгән өй.]]