Ибраһим Сәләхов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Nurbot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up, replaced: Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге → СССР using AWB
Юл номеры - 32:
Институтның дүртенче курсында укыганда җитди авырып китә һәм [[Татарстан язучылар берлеге]] юлламасы белән [[Ялта]]га дәваланырга килә. Монда ул авыру сәбәпле шушында яшәүче [[Галимҗан Ибраһимов]] белән очраша һәм аралаша. Ибраһим Сәләхов [[Казан]]га кайткан арада Галимҗан Ибраһимов «[[халык дошманы]]» ярлыгы тагылып кулга алына һәм яшь язучыны «контрреволюционер» белән элемтәдә торуда гаепләп кулга алалар. Ул ун елга каты режимлы төрмәгә хөкем ителә.
 
Ибраһим Сәләхов төрмәдән бер аяксыз калган хәлдә, сынган кулы һәм начарайган күзләре белән [[1947 ел]]да чыга. Аннан соң да әле аңа туган җире — Күкчәтау шәһәрендә яшәү хокукы бирелми. Күкчәтау тирәсендәге Кызыл Яр авылында яши һәм иҗат итә башлый, шунда төпләнеп кала. [[1956 ел]]да [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|СССР]] Югары суды тарафыннан тулысынча реабилитацияләнә.
 
Язучы [[Казакъстан]]ның чирәм җирләрен үзләштерүчеләр тормышыннан алып иҗат ителгән «Күкчәтау далаларында» романы белән киң таныла. Татар казаклары тормышын чагылдырган «Имәннәр тамыр җәйгәндә» исемле роман-эпопеясы да татар халкы тарихын барлауга кертелгән зур өлеш буларак кабул ителде. Бер-бер артлы күп кенә повесть-хикәяләре басыла. Һәм менә ниһаять иҗатының иң биек ноктасы — автобиографик повесте «Тайгак кичү» («Черная Колыма») укучыларга ирешә. Бу әсәр өчен аңа [[Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе]] бирелде.