Кәшифә Тумашева: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tegebot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: укуханәсе → училещесы (4) using AWB
Tegebot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up, replaced: Өркет → Иркутск using AWB
Юл номеры - 24:
 
== Тормыш юлы ==
[[1906 ел]]ның [[7 гыйнвар]]ында [[Балтач]] районының [[Нөнәгәр]] авылында туган. Кечкенәдән [[ӨркетИркутск]] шәһәрендәге туганнарында яшәп, шунда мәдрәсә һәм гимназиядә укып, татарча да, русча да яхшы белем ала. Алдынгы карашлы укытучылары Кәшифәне әдәби-музыкаль кичәләргә тарталар. Революциядән соң шәһәрдә татар драма түгәрәге оеша. Аның белән укымышлы егет Рәхим Тумашев җитәкчелек итә. Кәшифә дә шушы түгәрәккә актив йөри һәм сәхнәгә ''Кәшифә Зауральская'' исеме белән чыга. Шушы түгәрәктә бергә эшләү соңыннан аларның матур гаилә төзүенә сәбәп була.
 
1921 елда Семипалат шәһәрендә профессиональ татар театр труппасы оеша һәм Рәхим белән Кәшифә шунда чакырыла. Биредә алар «Зөләйха», «[[Тигезсезләр]]», «Яшь гомер», «Таһир-Зөһрә» һ.б. күп спектакльләрдә уйныйлар, аларда Кәшифә төп рольләрне башкара.