Идел буе калкулыгы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tegebot (бәхәс | кертем)
к →‎Рельеф: clean up, replaced: Пирем → Пермь (2) using AWB
Tegebot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Нижгар → Түбән Новгород (3) using AWB
Юл номеры - 10:
|Страна 3 =
|Страна 4 =
|Төбәкләр = Пенза өлкәсе/НижгарТүбән Новгород өлкәсе/Татарстан/Чуашстан/Мордовия
|Төбәкләр 2 = Сембер өлкәсе/Самар өлкәсе/ Сарытау өлкәсе/Волгоград өлеәсе
|Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек = 381
Юл номеры - 24:
 
== Рельеф ==
[[Идел]]нең уңъяк ярында, төньякта [[НижгарТүбән Новгород]] белән [[Казан]], көньякта [[Волгоград]] белән Казан арасында урнашкан. Төньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә Иделгә таба (хәзер [[Чабаксар сусаклагычы|Чабаксар]], [[Куйбышев сусаклагычы|Куйбышев]], [[Сарытау сусаклагычы|Сарытау]], [[Волгоград сусаклагычы|Волгоград сусаклагычларына]] таба) текә тау битләре белән өзелә; көнбатышта сөзәкләнеп [[Ока-Дон түбәнлеге]]нә төшә; көньякта тарая һәм Ерген калкулыгына күчә. Көнчыгыш өлешнең иң зур биеклекләре [[Хвалынск]] шәһәре тирәсендә (367 м) һәм Жигули тауларында (370 м). [[Субүләр]] платолар ике ярустан тора, елга үзәннәренең тыгыз челтәре, сызалар һәм ерымнар белән телгәләнгәннәр. Югарыгы биегрәк [[плато]] (300-360 м), төп елга араларының үзәк өлешләрендә су белән юылудан сакланган. Өслекнең өлешчә җимерелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән түбәнге плато (180-240 м) киңрәк таралыш тапкан.
 
Калкулык палеоген чоры ахыры - неоген башында, юра, акбур һәм палеогенның диңгез утырмалары ([[балчык]], комлык, акбур, трепель һәм диатомитлар) тупланган Сембер-Сарытау бөгелешен үз эченә алган тектоник күтәрелеш нәтиҗәсендә барлыкка килә. Төньяк өлешендә Пермь токымнары ({{comment|акшар|известьташ}}, [[доломит]], [[гипс]], мергельләр) үсеш алган, төньяк-көнбатыш өлеше дүртенчел чор бозлыгы белән капланган була. [[Алатыр елгасы]] бассейнында һәм Иделнең уңъяк ярында шәһәр тибындагы [[Зывыз]] бистәсе тирәсендә Пермь системасының гипс һәм акшарларында карст күренешләре үсеш алган. Идел буеның [[Сембер]] һәм [[Сарытау]] тирәсендәге юра һәм түбән акбур балчыкларында көчле шуышмалар булгалый.
Юл номеры - 44:
[[Төркем:Пенза өлкәсе географиясе]]
[[Төркем:Самар өлкәсе географиясе]]
[[Төркем:НижгарТүбән Новгород өлкәсе географиясе]]
[[Төркем:Чуашстан географиясе]]