Ильяс Кудашев-Ашказарский: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к калып өстәү
Tegebot (бәхәс | кертем)
к →‎Иҗат: clean up, replaced: Нижгар → Түбән Новгород using AWB
Юл номеры - 33:
 
== Иҗат ==
[[1907 ел]]ның [[10 февраль|10 февралендә]] Ырынбурда халык йорты бинасында [[Николай Гоголь]]нең «Өйләнү» комедиясен күрсәтә. [[3 апрель]]дә Ф. Халидинең «Морат Сәлимов», А. Чеховның «Кыз сорау» әсәрләрен куя. Шулай итеп, атаклы [[«Сәйяр»]] труппасы - беренче татар профессиональ труппасы барлыкка килә. «Сәйяр» - [[Нур театры]] һәм бүгенге [[Камал театры|Татар академия театры]]ның нигезе булып тора. Труппа "Русиядә И. Б. Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге беренче мөселман драма артистлары труппасы" дип йортелә. Аның беренче артистлары - Нурулла Гайнуллин, Әхмәт Ишморатов-Кулалаев, Нуретдин Хәйретдинов-Ахундов, [[Вәлиулла Мортазин-Иманский]], соңрак аларга Кудашев-Ашказарскийның ике туган энесе [[Нури Сакаев]] килеп кушыла. 1907 елның маенда труппа беренче гастрольгә чыгып китә (Идел буйлап Самара, Казан, Сембер, НижгарТүбән Новгород якларына). 1907 елның августында труппага C. Гыйззәтуллина-Волжская һәм [[Габдулла Кариев|Г. Кариев]] кушыла. Үзара каршылыклар килеп чыгу сәбәпле, 1907 елның ахырында И. Ашказарский труппадан китә. Алга таба ул музыкаль спектакльләр-водевильләр, концертлар куя, яңа труппалар оештыра. И. Ашказарский пианинода, скрипкада, гармунда, мандолинада уйный, җырлый, нәфис сүз сойли. 1928-1929 елларда Татар академия театрында администратор вазифасын алып бара. Соңыннан эстрада сәнгате белән шөгыльләнә.
==Истәлек==
[[1926 ел]]ны, Татар театрының 20 еллыгы уңаеннан, Кудашев-Ашказарский [[Хезмәт Батыры]] исеменә лаек була.