Җәүдәт Фәйзи: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к яңа бүлек исеме өстәү: Хәтер
Tegebot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Нижгар → Түбән Новгород using AWB
Юл номеры - 15:
| үлем җире = {{үлем җире|Казан|Казанда}}, [[ТАССР]], [[РСФСР]], [[ССРБ]]
| әти = [[Харис Фәйзи-Чистапули]] ([[Шыкмай|Шахмайдан]])
| әни = Әсма Әхмәтгәрәй кызы Сәетбатталова ([[Хуҗамәт|Хуҗамәттән]]тән)
| ир =
| хатын = Мөсфирә (Бихуҗина, 1911—?), юрист
Юл номеры - 30:
Җәүдәт Фәйзи [[1910 ел]]ның [[4 гыйнвар]]ында [[Ырынбур]] шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч музыкаль белемне Оренбург көнчыгыш музыка мәктәбендә ала ([[Хәлимә Булатова-Терегулова|Х. И. Булатова-Терегулова]] классы). 15 яшендә [[Оренбург дәүләт татар драма театры|Оренбургның татар театрында]] куелган «Күз яшьләре» драмасын иҗат итә, кечкенә чакта олыларның халык җырларын җырлавын тыңларга ярата.
 
[[1925 ел]]да Җ. Фәйзиләрнең гаиләләре [[Казан]]га күчеп килә. Н.Э. Бауман исемендәге 2нче урта мәктәпне (''элекке'' [[Икенче Казан ирләр гимназиясе]]) тәмамлагач, Җ. Фәйзи [[НижгарТүбән Новгород]] якларындагы Ишә авылында укытучы булып эшли. 1929–1933 елларда [[Казан дәүләт университеты]]ның юридик факультетында укый. 1934 елда [[Мәскәү]] консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, Фәйзи студиянең уку бүлеге мөдире итеп җибәрелә. Административ оештыру эшләре белән бергә, ул биредә Б. Шехтердан композиция классында дәресләр ала, шулай ук Г. Литинскийның консультацияләреннән файдалана. 1936 елда [[Муса Җәлил|М. Җәлил]] белән берлектә пионер җырлары альбомын төзи. 1938 елда Җ. Фәйзи Казанга кайта. Биредә ул музыка һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашып, [[Татарстан радиокомитеты|радиокомитетта]] музыка редакторы, [[Татар дәүләт академия театры]]нда музыка бүлеге мөдире, [[Татарстан филармониясе]]нең директоры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли.
 
«Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакльләренә язган көйләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә.