Хориоидаль җыерчыклар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Сәбәпләр''' '''Хориоидаль (хориоретиналь) җыерчыклар''' — ясалуында хориоидеяның эчке катламнар...»
(аермасы юк)

15 окт 2020, 06:57 юрамасы

Сәбәпләр Хориоидаль (хориоретиналь) җыерчыклар — ясалуында хориоидеяның эчке катламнары, Брух мембранасы, ПЭС һәм кайчакта сенсорлы челтәркатлау катнашкан параллель чокырчык яки буразналар. Хориоидаль тамырлар тыгыз урнашу, склераль җыерчыклар ясалу һәм Брух мембранасы тартылу аларның ясалу механизмы була ала. Еш сәбәпләр арасында түбәндәгеләрне аералар. 1. Идиопатик җыерчыклар билгесез сәбәптән ике күздә дә сәламәт гиперметропик рефракция белән гадәти яки аңа якын күрү үткенлеге белән кешеләрдә барлыкка килә ала. 2. Орбита чирләре, мәсәлән эндокрин офтальмопатия яки ретробульбар шеш, хориоидаль җыерчыклар сәбәбе булып, күрү начарлануга китерә ала. 3. Хориоидея шешләре, мәсәлән меланома, хориоидеяның күрше тукымасын механик күчереп, җыерчыкларга китерә ала. 4. Башка сәбәпләр — КНД хроник шешүе, арткы склерит һәм челтәркатлау кубарылуы хирургиясендә склераль пломбалар.

Диагностика

1. Метаморфопсияләр белән билгеләнә, әмма пациент зарланмаска да мөмкин. Башлангыч күрү дисфункциясе челтәркатлауның фоторецепторлары урнашуы бозылуы белән бәйле. Алга таба ЧПЭ һәм сенсорлы челтәркатлауда тотрыклы үзгәрүләр барлыкка килә ала. 2. Күрү үткенлеге гадәти яки төрле дәрәҗәдә кимегән була ала. 3. Билгеләре • Параллель сызыклар, чокырчыклар яки буразналар, кагыйдә буларак, горизонталь юнәлеш белән күзнең арткы котыбында урнаша, (рәс. 17.32а), әмма вертикаль, кыек яки дөрес урнашмаганнар да була ала. • Сары төстәге «кикрикләр» (күтәренке өлеше) ЧПЭ тартылу һәм юкару өчен әзрәк пигментланган булып, ә чокырлар — ЧПЭ катламы кысылу өчен караңгырак күренә. 4. ФАГ күчүчән гипер- һәм гипофлюоресценция буйларын ачыклый (рәс. 17.32б). «Кикрикләргә» туры килгән гиперфлюоресценция ЧПЭ катламы тартылу һәм юкару нәтиҗәсендә астагы хориоидеяның флюоресценциясе арту нәтиҗәсе. Гипофлюоресценция ЧПЭ катламы калынаю һәм кысылу өчен хориоидаль флюоресценция бикләнү нәтиҗәсендәге чокырларга туры килә.

Чыганаклар

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел