Марксизм: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Typo fixing, replaced: “ → « (13), ” → » (13) using AWB
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 1:
{{Ялгыз мәкалә}}
{{Викиләштерү}}
Маркс белән Энгельcның яшь фәнгә йогынтысы әйтеп бетергесез. Алар, күп гыйльми мәсьәләләр чишү өстенә, социологиягә гомумән көчле импульс биргәннәр. Классик исемен йөрткән күпчелек теорияләр марксизм белән катгый принципиаль бәхәстә туа.
Строка 10 ⟶ 11 :
«Прогресс» төшенчәсе аша социологиягә аның киләчәге өчен бик мөһим тарихилык, иҗтимагый эволюция, динамика, үзгәреш, модернизация төшенчәләре үтеп кергән. Бүгенге социологиядә «прогресс»ны «эволюция», «үзгәреш» төшенчәләре кысрыклап чыгарган.
К. Маркс белән Ф. Энгельс иҗтимагый үсеш тамырларын базис һәм өскорманың диалектик мөнәсәбәтеннән күргәннәр. Җитештерү көчләре белән икътисад – базис (нигез), ә калганы – дәүләт, сәясәт, әхлак һәм милли холык-фигыль – өскорма булып чыга. Яңа технология пәйда булгач, икътисади мөнәсәбәтләр дә үзгәрә. Калган даирәләр һәм мөнәсәбәтләр – җәмәгать, сәяси, юридик һ.б. мөнәсәбәтләре – котылгысыз рәвештә, җән-фәрманга булса да үзгәртелә. Шул рәвешле яңа формация пәйда була.
 
 
== Формацион теория ==
Юл номеры - 16:
Җитештерү көчләренең һәм җитештерү мөнәсәбәтләренең тотрыксыз балансы «авыша» башлагач, җитештерү мөнәсәбәтләре үсешкә аяк чала башлый. Шуңа күрә алар революцион үзгәрешләргә дучар ителә. Бу процесс берьюлы иҗтимагый системаның башка компонентлары арасындагы төрле коллизия һәм низагларда чагыла: сыйнфи, идеологик, сәяси көрәш, тарткалашлар көчәя һ.б. Нәтиҗәдә тулы канлы иҗтимагый үзгәреш, иҗтимагый революция хасил була. Әмма революциядән соң да искергән формация элементлары өлешчә сакланып килә. Тарихи процесс коммунизм дәвере җитү белән бетәргә тиеш, дип исәпли Маркс.
К. Маркс икътисади, иҗтимагый, сәяси үзгәрешләрне үлчәп, яңа иҗтимагый дәвер – капитализмның килүен тасвирлый. Капитализм – хосусый милеккә һәм базар икътисадына нигезләнгән җәмгыять төре. Маркс тасвирлаганча, капитализмның төп билгеләре – сәнәгатьнең үсеше һәм сәнәгать җитештерү коралларына хосусый милек. Табышка хезмәт куйган күпчелек халык түгел, «җитәкчелек» иткән азчылык, ягъни капиталистлар ия. Техник үсеш хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра, эшче хезмәте күбрәк кыйммәтне китерә башлый, ләкин «өстәмә» кыйммәт эшче гавамга түгел, капиталистлар азчылыгына кала. Ризасыз эшчеләр кайчан да булса капиталистик җәмгыятьнең астын өскә китерергә тиеш. Маркс сәнәгать эшчеләрен «капитализмны күмүчеләр» дип атый. Ләкин капитализм үзендәге каршылыкларны Г. Форд кебек капиталистлар кулы белән үзе җиңә алды. Капиталистлар сыйныфының аңлы вәкилләре, сәнәгатьнең үсеше эшче көчнең хезмәт хакын һәм тормыш дәрәҗәсен үстерүне күздә тотарга тиеш, дигән фикергә киләләр. Шуңа күрә бүген капиталистик илләрдә өстәмә кыйммәтне бүлү артык иҗтимагый поляризациягә юл куймый.
 
 
== Социаль структура теориясе ==
Строка 25 ⟶ 24 :
[http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B0%D1%80%D0%BB_%D0%9C%D0%B0%D1%80%D0%BA%D1%81%D0%BD%D1%8B%D2%A3_%D0%BA%D0%B0%D0%BD%D0%B0%D1%82%D0%BB%D1%8B_%D1%81%D2%AF%D0%B7%D0%BB%D3%99%D1%80%D0%B5 Марксның канатлы сүзләре]
 
[[TörkemТөркем:Карл Маркс]]