Ангиоидлы сырлар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Ангиоидлы сырлар''' Брух мембранасының калынайган, кальцификацияләнгән һәм патологик уалучан...»
(аермасы юк)

14 окт 2020, 06:57 юрамасы

Ангиоидлы сырлар Брух мембранасының калынайган, кальцификацияләнгән һәм патологик уалучан сыгылмалы һәм коллагенлы катламындагы ярылулардан гыйбарәт (рәс. 17.31а).

Диагностика

1. Билгеләре

• «Әфлисун тышчасы» күренеше — арткы котыпның пигментлы тимгеллеге. Еш очрый, әмма юка ангиоидлы сырлар игътибарсыз калырга мөмкин (рәс. 17.31б).

• Челтәркатлауның гадәти кан тамырлары астында урнашкан тигезсез тешле кырый белән сызыклы соргылт яки кызгылт-көрән өлкәләр. Сырлар бер-берсе белән бәйләнеп, КНД тирәли боҗрасыман сын ясый һәм аннары перипапилляр өлкә чигеннән тыш радиаль тарала (рәс. 17.31в).

2. ФАГ сырлар өстендә ЧПЭ «тәрәзсыман» кимчелекләре өчен гиперплазия өлкәләренә туры килгән үзгәрүчән гипофлюоресценция белән гиперфлюоресценцияне ачыклый. ФАГ шулай ук ХТ ачыкларга мөмкинлек бирә (рәс. 17.31г).

3. Күрү нерв дискы друзалары (рәс. 17.31д).

Фараз

Фараз шикле, чөнки 70% артык пациентларда күрү мөмкинлекләре начарлану түбәндәге сәбәпләрдән була.

1. ХТ күрү югалтуның иң еш сәбәбе була. Традицион лазерлы фотокоагуляция ХТ юкстафовеаль яки экстрафовеаль урнашуында уңышлы була ала, әмма рецидивның һөҗүмчән барышының куркынычлыгы югары. Субфовеаль ХТ ФДТ куллану нәтиҗәле була ала.

2. Хориоидея ертылулары күзнең чагыштырмача әһәмиятсез җәрәхәте нәтиҗәсендә барлыкка килә һәм субретиналь кан савуына китерә ала (рәс. 17.31е). Бу проблемалар белән пациентларга контактлы спорт төрләре белән шөгыльләнү куркынычлыгы һәм туп белән уйнаганда саклагыч күзлекләрен куллану кирәклеге турында аңлатырга кирәк.

3. Фовеаль өлкәгә сырлар салыну.

Системалы чирләр белән бәйләнеш

Якынча 50% пациентларда түбәндәге чирләрнең берсесе бар.

1. Сыгылмалы псевдоксантома иң еш катнашма була һәм якынча 85% пациентларда барышка ике күз дә, гадәттә гомернең 2 декадасында тартыла. Андый катнашма Гренблад-Страндберг синдромы буларак билгеле (24 бүлекне кара).

2. 6 типтагы Элерс-Данлос синдромы (күзнең склерозлы) — проколлагенның лизилгидроксилазасы кимчелеге белән бәйле аутосом-доминантлы нәселдәнлек төре белән коллагенның сирәк патологиясе. Чирнең 11 субтибын ачыклыйлар, әмма 6 тип кына офтальмологик күренешләр белән була (24 бүлекне кара).

3. Педжет чире — сөяк тукымасының артык резорбциясе һәм аның ясалуы бозылуы белән сыйфатланган сөякләрнең хроник көчәюче метаболик чире (24 бүлекне кара). Ангиоидлы сырлар сирәк очрый һәм якынча 2% очракта ачыклана.

4. Гемоглобинопатияләр ангиоидлы сырлар белән түбәндәге очракларда бәйле була: гомозиготалы ураксыман күзәнәкле анемия (HbSS), ураксыман анемия генын таратучылар (HbAS), HbS-талассемия, гемоглобинопатия С (HbSC), гемоглобинопатия H (HbH), гомозиготалы зур Р-талассемия, арадаш Р-талассемия һәм кечкенә Р-талассемия.