Үзәктәге гадәти сүлле ретинопатия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Үзәктәге сүлле ретинопатия''' (ҮСР), шулай ук '''үзәктәге сүлле хориоретинопатия''' буларак билге...»
(аермасы юк)

13 окт 2020, 09:15 юрамасы

Үзәктәге сүлле ретинопатия (ҮСР), шулай ук үзәктәге сүлле хориоретинопатия буларак билгеле — яхшы чикләнгән макула өлкәсендә сенсорлы челтәркатлау кубарылуы һәм ЧПЭ фокаль кимчелегенең икенчел барлыкка килүе белән сыйфатланган тышкы гематоретиналь киртә патологиясе белән бәйле очраклы чир. Чир гадәттә бер күзне зарарлый. Бу, кагыйдә буларак, яшь һәм урта яшьтәге ир-атларга хас үзеннән-үзе бетә торган чир. ҮСР барлыкка килү яки көчәюгә китерүче факторларга хисле стресс, компенсацияләнмәгән артериаль гипертензия, алкоголь куллану, системалы кызыл төче, әгъзалар трансплантациясе, гастроэзофагеаль рефлюкс, Кушинг чире һәм стероидларны эчкә яки ингаляция итеп куллану керә. ҮСР белән интегүче хатыннар, кагыйдә буларак, бу чир белән ир-атлардан өлкәнрәк; хатыннарда бу чир шулай ук йөклелек белән бәйле.

Үзәктәге гадәти сүлле ретинопатия

Диагностика

1. Монокуляр күрү томанлану белән бергә уңай чагыштырмача скотома, микропсия, метаморфопсия һәм сирәк — макропсия белән билгеләнә. Шулай ук ачык яктыртудан соң күрү яхшыру вакыты озынаю, төсне тою бозылу һәм контрастлы сизгерлек кимүен билгелиләр. Сирәк очракта барыш экстрафовеаль һәм симптомсыз бара.

2. Күрү үткенлеге кагыйдә буларак 6/9-6/12 кадәр кимегән һәм еш кечкенә уңай линзалар белән 6/6 кадәр төзәтелә. Нейроэпителийның күтәренкелеге булдырылган гиперметропия һәм күз рефракциясенең субъектив һәм объектив мәгълүматы арасында туры килмәве сәбәбе була.

3. Билгеләре

• Макуланың сенсорлы челтәркатлауның түгәрәк яки оваль кубарылуы (рәс. 17.22а).

• Субретиналь сыекча ачык яки болганчык була ала, сенсорлы кубарылуның арткы өслегендә вак преципитатлар барлыкка килә ала. Сирәк кенә ЧПЭ кимчелекле өлкәсен ачыклыйлар, аның аша сыекча хориокапиллярлардан субретиналь аралыкка агып китә.

• Сирәк интраретиналь һәм субретиналь липидларның саргылт субретиналь утырмаларын табалар  («каплан таплары»).

4. ОКТ югары чагылдыру мөмкинлеге белән ЧПЭ катламыннан сенсорлы челтәркатлауның барлык катламнары күтәренкелеген ачыклый, алар арасында оптик буш өлкә урнаша (рәс. 17.22б). Кайбер очракларда ЧПЭ катламында кимчелек табалар (рәс. 17.22в).

5. ФАГ түбәндәге паттерннарның берсен ачыклый:

а) «төтенле көпшә» күренеше (күбрәк таралган):

- башлангыч фаза кечкенә гиперфлюоресценция чыганагын ачыклый, ул ЧПЭ'нан буяу чыгу урынына туры килә (рәс. 17.23а);

- соңгы веноз фазасы дәвамында флюоресцеин субретиналь аралыкка күчә һәм чыгу урыныннан кубарылуның өске чигенә кадәр вертикаль («төтенле көпшә» күренешендә) урнаша, аннары буяу як-якка таралып кубарылуның бөтен кырын тутыра;

б) «кара таплар» күренеше (сирәк):

- башлангыч фаза кечкенә гиперфлюоресценция табы булуына күрсәтә (рәс. 17.23в);

- таплар әкренләп үзәк ягына (рәс. 17.23г) кубарылу чыганагы буяу белән тулысынча тулганга кадәр тарала.

6. ЯИА башлангыч фазада күзнең арткы котыбында киңәйгән хориоидаль тамырлар ачыклый. Арадаш фазада көчәйгән хориоидаль үткәрүчәнлеге өчен күпсанлы гиперфлюоресценция чыганаклары билгелиләр, бу ЧПЭ һәм хориоидея тамырларының таралган дисфункциясенә күрсәтә.

Барыш

1. Кискен барыш. Ешрак очрый, үзеннән-үзе субретиналь сыекча абсорбциясе 3-6 ай дәвамында гадәти яки аңа якын күрү үткенлеге кайту белән бара, әмма контрастлы сизгерлек һәм төс тоюның уртача какшаулары кала ала. Рецидивлар якынча 30-50% пациентларда барлыкка килә.

2. Аскискен барыш. Кайбер пациентларда ҮСР 6 айдан артык дәвам итә, әмма 12 айдан соң үзеннән-үзе бетә. Хәтта күрү үткенлеге гадәтләнсә дә, кайбер үзгәрешләр, шулардан микропсия, кабатлана ала, ә сирәк очракта шактый күрү тоюның какшавы сәбәбе була.

3. Хроник барыш. Сирәк очракта, күбесенчә 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә, барыш 12 айдан күбрәк дәвам итә һәм ЧПЭ көчәюче үзгәрешләр белән сыйфатлана, еш хәтта ЧК ачык билгеләре булмаса да, бу кайтмас күрү үткенлеге кимүгә һәм сирәк очракта — ХТ үсешенә китерә.  ФАГ сыекча үтеп чыгу белән бер яки берничә чыганаклы «бөртекле» гиперфлюоресценцияне ачыклыйлар (рәс. 17.24). Бу күпсанлы рецидивлы һөҗүмнәр яки дәвамлы кубарылу сәбәбе була ала, әмма күпмедер пациентларның анамнезында гадәти ҮСР күренеше булмады,  ә кайберсенең үзгәрешләр ике яклы сыйфатлы иде

Алып бару тактикасы

Дәвалау күбесенчә таләп ителми.

1. Сыекча чыгу яки ЧПЭ кубарылу чыганакларына аргонлазерлы коагуляция барышның тиз бетүенә һәм рецидивлар куркынычлыгы кимүенә китерә, әмма күрү мөмкинлекләренең соңгы халәтенә тәэсир итми. Чирнең беренче һөҗүмен 4 айдан соң башлау максатчан, ә рецидивта — 1-2 айдан соң. Чыганаклар ФТӨ янында яки аның чигендә урнашканда дәвалау ярамый. Түбән яки уртача киеренкелекле (200 мкм, 0,2 секунд) ике яки өч коагулянтны сыекча чыгу урынына ЧПЭ агарганлыгына кадәр үткәрәләр. Бу дәвалауның сирәк өстәмә йогынтыларына ХТ үсешен көчәйтү, чикләнгән скотома һәм вакыт үтү белән — лазерлы җөй мәйданы киңәю керә.

2. ФДТ сыекчаның субфовеаль үтеп чыгуы һәм чирнең хроник барышы белән ҮСР кискен барышында файдалы була ала.

NB Игътибарлы динамик күзәтү кирәк, чөнки дәвалаудан соң 2-5% пациентларның ХТ үсәргә мөмкин.

Сүлле макуляр кубарылуның дифференциаль диагностикасы

1. Тумыштагы КНД аномалияләре, ешрак — КНД чокырчыгы һәм кайчакта — кыек урнашкан КНД белән бергә сүлле макуляр кубарылу була ала. КНД игътибарсыз тикшергәндә диагнозны ялгыш куярга мөмкин (3 бүлекне кара).

2. Күзнең күбесенчә арткы котыбында урнашкан хориоидея шешләре (хориоидеяның чикләнгән гемангиомасы һәм карцинома метастазлары).

3. Монокуляр кискен идиопатик макулопатия

— яшь кешеләрнең кинәт күрү югалтуның гадәти сәбәбе булган, сирәк үзеннән-үзе бетүче чир (14 бүлекне кара).

4. ХТ, аеруча идиопатик.

5. Һарада чире сенсорлы челтәркатлауның мультифокаль кубарылуы белән бара, бу мультифокаль ҮСР хәтерләтә (14 бүлекне кара).

Кабарчыклы үзәктәге сүлле ретинопатия

Кабарчыклы ҮСР эре, ялгыз яки күпсанлы челтәркатлауның һәм ЧПЭ сүлле кубарылуы белән сыйфатлана һәм челтәркатлауның аскы кабарчыклы экссудатив кубарылуы белән белән бергә була. Бу симптомнар ялгыш диагноз сәбәбе була ала — челтәркатлауның регматоген яки экссудатив кубарылуының башка очракларында.