Башкорт дәүләт университеты: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tegebot (бәхәс | кертем)
к →‎Тарихы: clean up, replaced: укуханәсе → училещесы using AWB
Tegebot (бәхәс | кертем)
к →‎Тарихы: clean up, replaced: бүлгесе → округы (5) using AWB
Юл номеры - 32:
 
==Тарихы==
Уфада педагогик югары уку йорты ачу мәсьәләсе 1905 елда, [[Ырынбур губернасы|Ырынбур]], [[Уфа]], [[Пермь губернасы|Пермь]] губерналарын, шулай ук [[Тургай өлкәсе (Русия империясе)|Тургай]] һәм [[Җаек өлкәсе (Русия империясе)|Җаек]] өлкәләрен хезмәтләндергән Ырынбур уку бүлгесеокругы үзәге [[Ырынбур]]дан Уфага күчерелгәннән соң күтәрелә.
 
1909 елның 2 июлендә Русия империясенең халык мәгарифе министры Александр Шварц Өфедә 1909 елның 1 июленнән, ягъни финанслау башланган көннән өчьеллык укытучылар институты ачарга рөхсәт итү турында киңәш бирә. Бер үк вакытта Халык мәгарифе министрлыгы Ырынбур уку бүлгесеокругы попечителенә директор вазифасына тиешле кандидатура табарга куша. Нәтиҗәдә Уфа гимназиясе укытучысы Александр Николаевич Лисовкий сайлап алына.
 
1909 елның 4 октябрендә Уфа укытучылар институты үзенең ишекләрен ача, ул Телеграф урамының 9 нчы йортында (хәзерге вакытта [[Заһир Исмәгыйлев]] исемендәге [[Уфа дәүләт сәнгать институты]] корпусларының берсе, Цюрупа урамы, 9) урнаша. Ырынбур уку бүлгесеокругы попечителе институтны ачык дип игълан иткәч, тантанада катнашканнарның барысы исеменнән халык мәгарифе министрына телеграмма төзелә һәм җибәрелә. Анда [[Николай II|императорга]] тугрылык тойгылары белдерелә. Телеграммага Уфа губернаторы, Уфа һәм Минзәлә епискобы, преосвященный Нафанил, Ырынбур уку бүлгесеокругы попечителе, дворяннарның өяз башлыгы, губерна [[земство]] идаралыгы рәисе, Уфа укытучылар институты директоры һәм башка рәсми кешеләр кул куя. Бу телеграмма Русиянең төрле төбәкләреннән «императорга тугрылык тойгыларын, чиксез сөюләрен» белдергән 20 башка хат, мөрәҗәгатьләр арасында [[1909 ел]]ның [[12 ноябрь|12 ноябрендә]] халык мәгарифе министры тарафыннан Император Николай II тапшырыла.
 
1912 елда институтның беренче чыгарылышы була. Аны, тулы уку курсы үтеп, 24 кеше белем ала. Педагогик советның [[1912 ел]]ның [[4 июнь|4 июне]] карары белән аларга шәһәр училещесы укытучысы исеме бирелә. Институтны алтын мидәл белән — Борткевич Михаил һәм Самарин Николай, көмеш мидәл белән — Антонюк Иосиф, Младенцев Никита, Панков Иосиф, Проскуряков Николай һәм Толмачев Дмитрий тәмамлыйлар. Аларның барысы да Ырынбур уку бүлгесенеңокругынең шәһәр укуханәләренә укытучылар итеп тәгаенләнә.
 
[[1917 ел]]ның сентябрендә 2 нче курс укучыларын артабан уку өчен беренче тапкыр ике агымга бүләләр: физика-математика һәм табигый-география бүлекләре. 1 нче курска кабул итү 3 бүлекнең: тарих-әдәбият, физика-математика һәм табигый-география бүлекләренең һәрберсенә аерым үткәрелә.