Атилла Расих: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к калыпта бераз төзәтү
Tegebot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up, replaced: филшер → фельдшер using AWB
Юл номеры - 29:
Унике яшенә кадәр Атилла Троицк шәһәрендә яши һәм татар мәктәбендә укый. Алтынчы сыйныфка укырга килгәч, аны мулла малае сылтавы белән мәктәптән сөрәләр. Шуннан соң Рәсүлевләр гаиләсе [[1928 ел]]да Троицкины ташлап [[Казан]]га күчеп китәргә мәҗбүр була. Биредә Атилла укуын бишенче сыйныфтан башлап җидееллык урыс мәктәбендә, аннары Вахитов исемендәге сабын заводы каршындагы урта белем бирә торган ФЗӨ (фабрика-завод өйрәнчекләре) мәктәбендә дәвам иттерә. ФЗӨ мәктәбен тәмамлагач, ул [[1933 ел]]ның көзенә кадәр шул ук заводта токарь булып эшли. Югары белем алуны үзенә максат итеп куйган Атилла шул елны ук [[Казан]]да әле күптән түгел генә ачылган [[Казан авиация институты|авиация институты]]на укырга керергә [[гариза]] бирә. Дус-ишләренең киңәше белән ул, үзе турындагы анкетаны тутырганда, нәсел-чыгышын хезмәткәр гаиләсеннән дип күрсәтә. Әмма берничә айдан соң бу фаш ителә, һәм аны, «чыгышын яшереп совет югары уку йортына кереп оялаган дошман элементы» дип, институттан куып чыгаралар. Шулай да студент егет, рухын төшермичә, үзенең гражданлык хокуклары өчен көрәшергә карар кыла. Ул, кирәкле кәгазьләрен әзерләп һәм [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|СССР]] Югары уку йортлары халык комиссариаты җитәкчелегенә гариза язып, [[Мәскәү]]гә китә, анда атна-ун көн чамасы наркомат бинасы бусагасын таптап йөри торгач, гаризасына уңай рәсми җавап алуга ирешә аңа югары уку йортына укырга керү хокукы кире кайтарыла.
 
Аннары Атилла Расих [[Казан]]га кайта, монда идеологиягә бөтенләй катышы булмаган уку йортына — [[Казан дәүләт ветеринария институты]]на укырга керә. Анда ул [[1934 ел|1934]]—[[1938 ел|1938]] елларда укый. Институтны тәмамлагач, бераз [[Дагстан]]да, аннары Татарстан Җир эшләре комиссариатында зоотехник булып эшли. [[1940 ел]]ның гыйнварында хәрби хезмәткә чакырыла һәм, хәрби хезмәт мөддәте туларга санаулы көннәр генә калганда [[Алмания]] белән сугыш башланып, [[1941 ел]]ның көзендә фронтка озатыла, Ватан сугышы беткәнче, хәрәкәттәге армиядә була: хәрби филшерфельдшер сыйфатында [[Мәскәү]]дән алып [[Эльба]] елгасы ярларына кадәр сугышчан юл уза.
 
[[1945 ел]]ның ахырында армиядән исән-имин кайта, аннары язучы [[Татарстан]]ның Республика терлекчелек станциясендә кече гыйльми хезмәткәр булып эшли башлый, [[1947 ел|1947]]—[[1950 ел|1950]] елларда Казан дәүләт [[ветеринария]] институты каршындагы аспирантурада укып, [[1950 ел]]да кандидатлык диссертациясен яклый, аннары [[1976 ел]]га кадәр шул ук институтның терлекчелек кафедрасында башта ассистент, соңыннан доцент хезмәтләрен башкара. Аның шуннан соңгы хезмәт эшчәнлеге тулысынча әдәби иҗат белән бәйле.