Наталья Гончарова (рәссам): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Üzgäreş (бәхәс | кертем)
Nurbot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: мигъмарият → архитектура using AWB
Юл номеры - 26:
==Тәрҗемәи хәле==
Мәскәү архитекторы [[Сергей Гончаров|Сергей Михайлович Гончаров]] (1862-1935) һәм аның хатыны Екатерина Ильинична (кыз фамилиясы - Беляева ) гаиләсендә туган.
Гончарованың балачагы [[Тула губернасы]]нда узды, анда аның әтисенең берничә утары булган. 1891 елда Гончаровлар Мәскәүгә күченә. 1898 елда Наталья көмеш медаль белән IV кызлар гимназиясен тәмамлый. 1901 елда ирекле тыңлаучы сыйфатында [[Мәскәү рәсем сәнгате, скульптура һәм мигъмариятархитектура училищесы|Мәскәү рәсем сәнгате училищесы]]на, скульптура бүлегенә, скульптор-[[импрессионизм|импрессионист]] [[Павел  Трубецкой]] классына укырга керә. 1904 елда рәсем сәнгате остаханәсенә күчә, анда аның укытучысы [[Константин Коровин]] була. Гончарова скульптура белән шөгыльләнүен дәвам итә. Аның ике әсәре медальләр белән билгеләнгән: 1904 елда анималистик скульптура этюдлары өчен кече көмеш медаль ала, скульптура өчен икенче медаль 1907 елда бирелә. 1909 елда Гончарова укыган өчен түләүне туктата, һәм аны училищедан куалар.<ref> name="ГОНЧАРОВА Наталия Сергеевна">А.Д.Сарабьянов. [http://rusavangard.ru/online/biographies/goncharova-nataliya-sergeevna/ ГОНЧАРОВА Наталия Сергеевна]//Рус авангарды энциклопедиясе. {{ref-ru}}</ref>
1907-1912 елда Гончарованың рәсем сәнгате примитивизм тәэсирендә формалаша. 1910 елдан Гончарова кубизм һәм футуризмга игътибар итә, ә соңрак ире [[Михаил Ларионов]] белән бергә рәсем сәнгатендә яңа юнәлеш - "Лучизм" - булдыралар. 1910 елда Гончарова белән Ларионов [["Бубновый валет"]] сәнгать берләшмәсен гамәлгә куючыларның берсе булдылар. Ә 1911-1912 елларда [["Ослиный хвост"]] ("Ишәк койрыгы") төркеменә керделәр. 1913 елда Гончарова [["Мишень" (сәнгать төркеме)|"Мишень"]] төркеменә керә.<ref>[http://cvetamira.ru/goncharova-natalya-sergeevna-1881-1926-russkiy-avangard Гончарова Наталья Сергеевна (1881 - 1926) русский авангард]//Искусство. История искусства{{ref-ru}}</ref>
1910 елда Гончарованың беренче шәхси күргәзмәсе ачылды. Икенче көнне үк ул порнографиядә гаепләүләр аркасында ябылды ("Натурщица зәңгәр фонда" картинасы өчен). Тикшеренүчеләр Гончарованың гаепләүләренең [[сексизм|сексистик]] контекстын билгеләп үтә.<ref>Jane T. Costlow; Stephanie Sandler; Judith Vowles. [https://books.google.ru/books?id=nizLpshQcIUC&pg=PA97&redir_esc=y#v=onepage&q&f=false Sexuality and the Body in Russian Culture] — Stanford University Press 1998. р 99.— ISBN 978-0-8047-3155-3.{{ref-en}}</ref>
1913 елның июнендә Ларионов һәм Гончарова турында [[Илья Зданевич|И.М.Зданевич]] (Эли Эганбюри) язган беренче монография басыла. 1915 елда [[Сергей Дягилев|Дягилевның]] аның белән эшләү тәкъдимен кабул итте һәм ире белән бергә Русиядән мәңгегә чыгып китә. Гончарованың беренче (француз чорында) шәхси күргәзмәсе 1931 елның июнендә ачылды. 1938 елда Ларионов һәм Гончарова натурализацияләнгәннәр. Францияне оккупацияләү вакытын немец гаскәрләре Парижда (1940-1944) уздыра. Киләсе шәхси күргәзмә (Ларионов һәм Гончарованың лучизм эшләре) Парижда 1948 елда гына булды. 1956 елның маенда тагын бер монографик күргәзмә үтте. Бераз соңрак, 1956 елның 2 июнендә, Ларионов һәм Гончарова үзләренең никахларын теркәгәннәр. Наталья Гончарова
Парижда [[1962]] елның [[17 октябрь|17 октябрендә]] вафат була. Ул Парижда [[Иври зират]]та җирләнгән.<ref> А.Д.Сарабьянов. [http://rusavangard.ru/online/biographies/goncharova-nataliya-sergeevna/ name="ГОНЧАРОВА Наталия Сергеевна]//Рус авангарды энциклопедиясе. {{ref-ru}}<"/ref>
 
==Сәнгать базары==
Юл номеры - 49:
 
{{DEFAULTSORT:Гончарова, Наталья}}
 
[[Төркем:Русия рәссамнары]]
[[Төркем:Авангард рәссамнары]]