Фазыл Исхаков: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IlnarSelimcan (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IlnarSelimcan (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{Шәхес}}'''Фазыйл Исхаков''' (Фазыйл Гариф улы Исхаков, {{ТД}}, {{ТУ}} — {{ҮД}}, {{ҮУ}}) — тел белгече, филология фәннәре докторы (1959).
 
1919-1920 елларда [[Троицк (Чиләбе өлкәсе)|Троицки]] шәһәрендә татар мәктәбе укытучысы, үзәк татар китапханәсе мөдире. 1920-1926 елларда [[Ырынбур]]да: Кыргыз төбәк совет-фирка мәктәбендә (1921-1922) һәм Татар халык мәгарифе институтында (1922-1923) китапханәче, шәһәрнең татар мәктәпләрендә укытучы, укыту бүлеге мөдире (1923-1926). 1926 елдан [[Мәскәү]]дә: [[И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты|Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында]] (1926-1930, 1933-1937) һәм [[Мәскәү консерваториясе]] каршындагы Татар опера студиясендә (1936-1938) [[татар теле]] укытучысы, ССРБ ФА Тел һәм язу институтының фәнни хезмәткәре (1938-1940). 1943 елдан [[Абакан]] шәһәрендә: җирле педагогия институтында [[хакас теле]] укытучысы һәм хакас теле кафдерасы мөдире (1943-1946), Хакас Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында сектор мөдире (1944-1946). 1946 елдан янә Мәскәүдә: [[РСФСР]] мәгариф министрлыгы инспектор-киңәшчесе (1946-1950), ССРБ АНФА Тел белеме институтының фәнни хезмәткәре (1950-1959). [[Нугай теле|Нугай]], [[Татар теле|татар]], [[Хакас теле|хакас]], [[тыва теле|тыва]] мәктәпләре өчен [[Рус теле|урыс теле]] дәреслекләре авторы.