Франция Республикасы гимны: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tolimbayli (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Tolimbayli (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 81:
Ә “Марсельеза” исеме җырга шул елның 30 июлендә береккән: бу көнне [[Марсель]] шәһәреннән килгән солдатлар аны сафларга тезелеп ил башкаласы [[Париж]]га кергәндә җырлаганнар.<br>
Җыр тиздән бик популяр булып киткән, аны [[Беренче Җөмһүрият]]нең барлык зур фестивальләрендә җырлый башлаганнар. [[1793]] елда Милли конвент, “Марсельеза” барлык иҗтимагый чараларда җырланырга тиеш, дигән карар чыгарган. Ә [[1795]] елның 14 июлендә, француз инкыйлабының өчьеллыгы уңаеннан, аны “француз милли җыры” дип раслаганнар. Шуның белән “Марсельеза” инкыйлабның башка бер символын — “'''Гаскәрләр һөҗүме җыры'''”ннан (Le Chant du Départ) өстенрәк булып киткән.<br>
Ләкин Беренче Җөмһүриятнең сигезенче елындагы “[[Брүмер дәүләт түнтәреше]]” милли җырны читкәрәк этәргән, һәм 1800 елның 14 июлендә “Марсельеза” соңгы тапкыр җырланган. Аны “артык Якоби рухлы” дип тапканнар. [[Наполеон I]] империясе чорында (1804-1814 елларда) ул бөтенләй тыелган булган, аның урынына “'''Империяне сәламләү өчен уяу булыйк'''” (Veillons au salut de l'Empire) рәсми булмаган гимн рәвешендә кулланылган. Бу тыю “[[Бурбон яңарышы]]” дип аталган 1815-1830 елларда да үз көчендә калган. “[[Июль монархиясе]]” һәм [[Наполеон III]] империясе вакытында “Марсельеза” тыелмаган булган, ләкин рәсми чараларда җырланмаган һәм... “оппозициянең фетнәчел җыры” дип саналган. Кыска гомерле [[Икенче Җөмһүрият]] елларында (1848-1851) да “Марсельеза”га урын табылмаган. [[Өченче Җөмһүрият]]нең Депутатлар палатасы гына аны [[1879]] елның 14 февралендә кабат рәсми дәүләт гимны дип игълан иткән. [[Дүртенче Җөмһүрият|Дүртенче]] һәм [[Бишенче Җөмһүрият]] инде милли гимнга кагылмаганнаркагылмаган. Һитлерчыл [[Виши]] режимы гына [[Икенче бөтендөнья сугышы]] вакытында (1940–1945 елларда) “Марсельеза”ны кулланмаган.<br>
 
== Марсельезаның тулы тексты ==