Франция Республикасы гимны: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tolimbayli (бәхәс | кертем)
Tolimbayli (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 74:

== Гимнның тарихы ==
Руже де Лиль бу җырны [[1792]] елның 26 апрелендә [[Эльзас]] провинциясенең [[Страсбург]] шәһәрендә [[Австрия]]гә сугыш игълан итәр алдыннан язган. Җиде куплетлык текст башта “'''Рейн армиясе өчен сугыш җыры'''” (Chant de guerre pour l’armée du Rhin) дип аталган. Ә “Марсельеза” исеме җырга шул елның 30 июлендә береккән: бу көнне [[Марсель]] шәһәреннән килгән солдатлар аны сафларга тезелеп ил башкаласы [[Париж]]га кергәндә җырлаганнар.

...Маршал Лүкнер (Lukner) җитәкчелегендәге һәм Рейн елгасы буенда тупланган армия хәлиткеч бәрелешкә әзерләнә. Иртә белән үк, җырны Страсбург шәһәрендә туып үскән майор Дитрих (Dietrich) исемле бер хәрби башлык өйрәнеп ала һәм, автор өе алдына чыгып, шунда җыелган халыкка җырлап күрсәтә. Берничә көннән соң җырны Милли Гвардия солдатлары алдында да башкаралар. Җыр шул төбәктә сугышучы француз гаскәрләрендә киң таралыш таба.

Ә “Марсельеза” исеме җырга шул елның 30 июлендә береккән: бу көнне [[Марсель]] шәһәреннән килгән солдатлар аны сафларга тезелеп ил башкаласы [[Париж]]га кергәндә җырлаганнар.

Җыр тиздән бик популяр булып киткән, аны [[Беренче Җөмһүрият]]нең барлык зур фестивальләрендә җырлый башлаганнар. [[1793]] елда Милли конвент, “Марсельеза” барлык иҗтимагый чараларда җырланырга тиеш, дигән карар чыгарган. Ә [[1795]] елның 14 июлендә, француз инкыйлабының өчьеллыгы уңаеннан, аны “француз милли җыры” дип раслаганнар. Шуның белән “Марсельеза” инкыйлабның башка бер символын — “'''Гаскәрләр һөҗүме җыры'''”ннан (Le Chant du Départ) өстенрәк булып киткән.

Ләкин Беренче Җөмһүриятнең сигезенче елындагы “[[Брүмер дәүләт түнтәреше]]” милли җырны читкәрәк этәргән, һәм 1800 елның 14 июлендә “Марсельеза” соңгы тапкыр җырланган. Аны “артык Якоби рухлы” дип тапканнар. [[Наполеон I]] империясе чорында (1804-1814 елларда) ул бөтенләй тыелган булган, аның урынына “'''Империяне сәламләү өчен уяу булыйк'''” (Veillons au salut de l'Empire) рәсми булмаган гимн рәвешендә кулланылган. Бу тыю “[[Бурбон яңарышы]]” дип аталган 1815-1830 елларда да үз көчендә калган. “[[Июль монархиясе]]” һәм [[Наполеон III]] империясе вакытында “Марсельеза” тыелмаган булган, ләкин рәсми чараларда җырланмаган һәм... “оппозициянең фетнәчел җыры” дип саналган. Кыска гомерле [[Икенче Җөмһүрият]] елларында (1848-1851) да “Марсельеза”га урын табылмаган. [[Өченче Җөмһүрият]]нең Депутатлар палатасы гына аны [[1879]] елның 14 февралендә кабат рәсми дәүләт гимны дип игълан иткән. Дүртенче һәм [[Бишенче Җөмһүрият]]ләр инде милли гимнга кагылмаганнар. Һитлерчыл [[Виши]] режимы гына [[Икенче бөтендөнья сугышы]] вакытында (1940–1945 елларда) “Марсельеза”ны кулланмаган.