Фатих Хөсни: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к төркем өстәү
к викиләштерү →‎Тәрҗемәи хәле
Юл номеры - 29:
[[1929]]-[[1933 ел]]ларда Ф.Хөсни [[Казан финанс-икътисад институты]]нда укый. Институтны тәмамлагач, армиягә алынып, [[1935 ел]]ның ахырына кадәр Казандагы Беренче укчы дивизиянең махсус батальонында — элемтәче, соңыннан дивизия газетасы редакциясендә хәрби {{коммент|мөхбир|корреспондент}} булып хезмәт игә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Казандагы газета редакцияләрендә эшли, үзхәбәрче сыйфатында авылларда күп йөри, күмәкләшү гарасатын кичерә торган авыл халкының ыгы-зыгылы көнкүреше, уй-хисләре белән якыннан таныша. Боларның һәммәсе аның тормыш тәҗрибәсен арттыра, иҗатына яңа темалар, яңа төсмерләр өсти, каләменең чарлана-шомара баруына ярдәм итә. Бу елларда ул бигрәк тә хикәя жанрында актив эшли. [[1934]]-[[1941 ел]]лар арасында язучының хикәяләре, новеллалары тупланган дүрт җыентыгы басылып чыга. Мәшһүр татар артисты-гармунчысы [[Фәйзулла Туишев]]ның биографик материалларына нигезләнеп язылган, маҗаралы сюжетка корылган «Гармунчы» повесте ([[1939]]) һәм гаилә төзү, әхлак мәсьәләләрен яктырткан «Урманда» комедиясе дә ([[1938]]) әдипнең сугышка кадәрге иҗат эволюциясендә үзенчәлекле урын тоталар. Соңгысы, [[1938]]-[[1939 ел]]гы театр сезонында Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелып, матбугатта уңышлы спектакль буларак бәяләнә.
 
[[Бөек Ватан сугышы]] чорында Ф.Хөсни, барлык язучылар кебек, каләм көчен фашизмга каршы көрәшкә юнәлтә. Ул [[Көньяк фронты (Бөек Ватан сугышы)|Көньяк фронтында]] [[татар теле]]ндә чыга торган [[Сталин байрагы (газета, 1943–1944)|«Сталин байрагы»]] исемле газета редакциясендә берникадәр вакыт командировкада булып кайта. Ватан сугышы темасы, совет кешеләренең фронттагы һәм тылдагы фидакяр батырлыклары теге яки бу формада әдипнең шул еллардагы күп кенә әсәрләрендә чагыла. Болар арасында «Йөзек кашы» исемле повесте ([[1942]]) аеруча игътибарга лаеклы. Әсәрдә сугышка кадәрге бик ерак хәлләр турында сөйләнсә дә, үзенең эчке рухы белән повесть сугыш вакыты өчен дә актуаль яңгырашлы әхлакый проблемаларны — олы мәхәббәт, күңел сафлыгы, намуслылык, тугрылык шикелле изге хисләрнең кешенең рухи дөньясында һәм реаль эш-хәрәкәтләрендә чагылу нечкәлекләрен гаҗәеп эмоциональ күтәренкелектә, тәэсирле итеп сурәтләве белән укучыны җәлеп итә. Әсәрнең композицион яктан җыйнак, романтик аһәңле, лирик яңгырашлы вакыйгалар нигезенә корылган булуы, теле-стилендә халыкчан сурәтләү чараларының, романтик, лирик һәм юмористик бизәкләрнең муллыгы, каһарманнары кичергән хис-тойгыларньң тормышчан табигыйлеге бу әсәргә тиз арада киң популярлык китерә. Повестьның үз заманында урыс, үзбәк, казакъ һ.б. телләргә тәрҗемә ителүе дә шул хакта сөйли.
 
[[1936 ел]]дан ул [[СССР Язучылар берлеге]] әгъзасы.