Илаһи Нур Миссиясе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Инглиз теленнән тәрҗемә иттем. A.Khamidullin
(аермасы юк)

14 сен 2020, 16:25 юрамасы

Илаһи Нур Миссиясе (Дивья Сандеш Паришад; DLM) - ул Төньяк Һиндстанда 1960-ынчы елда гуру Һанс Җи Маһараҗ тарафыннан нигезләнгән оешма. 1970-ынчы еллар дәвамында, Көнбатышта дүртенче һәм иң кече угылы (Прем Рават) астында мәшһүр булган. Кайбер галимнәр Бхагавад Гита һәм Сант Мат традициясе йогынтысын күрәләр, әмма көнбатыш хәрәкәте күбрәк яңа дини хәрәкәте, культ, харизматик дини секта яки альтернатив дин буларак карала. DLM рәсмиләре хәрәкәт диннең түгел, ә гыйбадәтханәнең чагылышы дип әйткәннәр.[1]
Шри Һанс Җи Маһараҗ 1966 елда арабыздан киткәч, аның гуру буларак варисы Прем Рават булган, ул вакытта ул бары тик сигез яшь булган, гәрчә башка гаилә әгъзалар да көндәш намзәтләре булса да. Гәрчә Прем Рават әтисенең варисы буларак кабул ителсә дә, аның яше аз булып аның гаиләсе DLM-нан эффектив контрольгә ия булган. 1971 елда Рават, әнисеннән башка, DLM-ның җирле тармаклары нигезләнгән һәм киң үскән булган Берләшкән Корольлеккә һәм Америка Кушма Штатларына сәяхәт иткән. 1973 елга DLM-ның Һиндстанда миллионнан артык тарафдары һәм Көнбатышта меңнәрчә тарафдары һәм уникеләрчә ашрам һәм йөзләрчә үзәге булган. [2]
Рават олырак була башлагач, ул хәрәкәттә активрак роль уйный башлаган һәм аңа уналты яшь булгач, финанс ягыннан һәлакәтле отышсыз Millennium '73 фестиваленнән соң ул АКШ тармагы өстеннән идарә контролен алган. Аның үсүче бәйсезлеге һәм 1974 елда Һиндле булмаган кызга өйләнүе аның әнисе һәм бертуганнарының икесе Сатпал Җи Маһараҗ һәм Бһоле Җи Маһараҗ белән аерылуына китергән. Алар Һиндстанга кайтканнар һәм олырак абыйсы Сатпал Маһараҗ Һиндстан DLM-ы өстеннән идарәне алган.
1980-енче еллар башында Рават көнбатыш DLM-ны тараткан. Ул ашрамнарны япкан һәм булган урыннарыннан калган Һинд йогынтыларын бетергән һәм аны ниндидер мәдәнияттән яки диннән бәйсез иткән. Америка Кушма Штатларында, Берләшкән Корольлектә, Франциядә һәм Австралиядә Раватны остаз буларак ролендә тәэмин итәр өчен Elan Vital оешмасы нигезләнгән булган.

Искәрмәләр

  1. "Miami's startled elite wish the guru, in short, a pleasant stay", By Barry Bearak, Knight-Ridder Service, 30 July 1977. INDEPENDENT PRESS TELEGRAM (Long Beach, CA) A-11 "ACCORDING to Anctil and mission president Bill Patterson, they represent a church rather than a religion."
  2. Downton (1979), p. 5