Ленар Шәех: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 48:
Ленар Шәех татар классикларының китапларын бүгенге көн таләпләренә туры китереп төзеп, дөньяга чыгаруда күп көч куя. Арада Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ, Фатих Кәрим, Гамил Афзал, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев һ.б. ның китаплары бар. Ул – биш китаптан торган "Балачак энциклопедиясе"н төзүчеләрнең берсе (Талия Шакирова белән берлектә), шулай ук рус, немец, башкорт, кыргыз, якут һ.б. телләрдән шигъри тәрҗемәләр һәм китаплар авторы. Татарстан китап нәшриятында дөнья күреп килгән "Татар прозасы" һәм "Төрки әдәбият" серияләренең проект җитәкчесе.
 
Ленар Шәех – [[Татарстан Язучылар берлеге]] ([[2007 ел|2007]]), [[Россия Язучылар берлеге]] ([[2020 ел|2020]]), [[Татарстан Журналистлар берлеге]] ([[2006 ел|2006]]), Русия Журналистлар берлеге ([[2006 ел|2006]]), [[Халыкара Журналистлар Ассоциациясе]] – [[IFJ]] (2006), Халыкара [[ПЕН-клуб]]ның Татар ПЕН-үзәге ([[2007 ел|2007]]) әгъзасы, Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы ([[2015 ел|2015]]). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2020).
 
[[2007 ел]]дан Л.Шәех – [[Татарстан китап нәшрияты]]ның балалар һәм яшүсмерләр редакциясендә мөхәррир хезмәтендә. [[2008 ел]]дан ул Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкара.