Лихтенштейн гимны: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tolimbayli (бәхәс | кертем)
Tolimbayli (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 103:
== Гимнның язылу һәм үзгәртелү тарихы ==
Биләп торган җире бәләкәй генә булса да, Лихтенштейн Кенәзлегенең бүгенге Аурупадагы роле күпкә зуррак, әһәмиятлерәк һәм гыйбрәтле дә. Бу вазгыять тормыш дәрәҗәсе иң югарылардан булган һәм кайберәүләр бер дә юкка “кәрлә дәүләт” дип кимсеткән илнең дәүләт гимнында һәм соңгысының язылу һәм үзгәртелү тарихында да чагылыш тапкан.<br>
Кенәзлек халкында популяр җыр булып китсә дә, Якоб Йозеф Яух (1802-1859) язган “Oben an jungen Rhein” җырының тәүге кат киң һәм дәрәҗәле катлам алдында башкарылуы [[1895]] елда гына Вадуц шәһәрчегендә булган. Әйтергә кирәк, рухани шагыйрь Русия империясендә туган булган, әмма үсеп җиткәч Швейцариянең Ури кантонына, борынгы заманнардан ук үзенең ата-бабалары яшәгән җиргә күчеп киткән.<ref>https://de.wikipedia.org/wiki/Jauch_(Urner_Geschlecht)</ref> Ул иҗат иткән шигырьдән күренгәнчә, шул заманнарда Лихтенштейн чынбарлыкта алман җире булып саналган, гәрчә аның белән җирле кенәз идарә итсә дә. Яух текстының беренче куплетында гына '''''am yungen Rhein''''' ('''''яшь''''' Рейн янында) сүзләре булган, башка куплетларда кенәзлек Алманиягә бәйләп куелган: '''''deutscher Rhein''''' (алман Рейны) һәм '''''steht auf Deutschland's Wacht''''' (Алмания сагында тора) төшәнчәләре кулланылган. 1918-1920 елларда, Алмания Икенче бөтендөнья сугышында җиңелгәч, әле анысын да “алманныкы” дип үзгәрткәннәр. Һәм Лихтенштейн Кенәзлеге олы дәүләтнең символик коллыгыннан [[1963]] елда, дөньякүләм сәясәттә яңа борылыш башлангач кына котыла алган. Нәтиҗәдә “алман” бавы булган куплетларны төшереп калдырганнар, ә рәсмиләштерелгән беренче һәм соңгы куплетларда Рейн елгасы яңадан “яшәреп киткән”.<ref>https://de.wikipedia.org/wiki/Oben_am_jungen_Rhein</ref> <br>
Һәм [[Австрия]], [[Швейцария]] һәм [[Алмания]] чикләре арасында кысылып калган кәрлә ил, Пиренейярымутравындагы[[Пиреней ярымутравы]]ндагы [[Андорра]] кенәзлеге кебек үк, сәяси ымсынуларны бастырып торучы җирле бәләкәй буфер дәүләт роленә әйләнеп кайткан. Тегендә дә, монда да олырак һәм куәтлерәк дәүләтләр бәләкәй Андорра һәм Лихтенштейн бәйсезлегенең һәм иминлегенең гаранты булып торалар. Үзара ызгышып китмәс һәм кабат мәгънәсез империячел кыргыйлыкка әйләнеп кайтмас өчен.<br>
Кыскасы, [[Русия]] өчен тагын бер гыйбрәт...<br>
 
[[Төркем:Илләр буенча гимннар]]