Бәпәнәй Төрепбирдин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 18:
| ref =
}}</ref>.
 
== Күтәрелеш сәбәпләре ==
1736 елның гыйнвар уртасында [[Котлымөхәммәт Мәмәш улы Тәфкилев|А. И. Тевкелевның - Тәфтиләүнең]] каратель командасы авылларны (шул исәптән [[Сиянтүз]] авылын) юк итә, аларның халкын үтерә яки әсирлеккә ала башлый.Сеянтус вакыйгасы бик нык күпертелеп татар милләтенә каршы юнәлтелгән хәзерге Башкортстан сәясәте пропагандасында актив кулланыла.<ref>[http://tashlar.narod.ru/yazmalar/ahmetjan-mar-soltanbek-avyl.htm Башкортстандагы Солтанбәк авылына 1996 елда кара багана куелды]</ref>.
 
Себер даругасы башкортлары [[Өфе]] властьларына каратель яуларын туктатуны сорап мөрәҗәгать җибәрә, аңа бу даруганың 10 улусыннан 17 вәкил (шул исәптән Бәпәнәй Төрепбирдин, ''Күзәй'' улусыннан мулла ''Юлдаш Сөярембәтов'' кул куя{{sfn|История башкирского народа|2011|с=202}}. [[Башкорт күтәрелешләре (1735 - 1740)|1735-1740 еллардагы башкорт күтәрелешләренең]] икенче этабында Бәпәнәй Төрепбирдин Себер һәм [[Уса даругасы|Уса]] даругаларында күтәрелешнең җитәкчеләренең берсе, Себер даругасы Кара-Табын Олысы старшинасы ''Йосоп Арыковның'' төп киңәшчесе булып китә. Бәпәнәй мулла баш күтәрүчеләрнең башка җитәкчеләре һәм патша чиновниклары белән хат алышкан. Бәпәнәй Төрепбирдин үзенең хатларында <ref>«Письмо башкир Сибирской дороги Бепени Трупбердина с товарищами уфимское воеводе Н. Д. Мерзлюкину с жалобой на действия А. И. Тевкелева и с требованием вывода его отряда с территории Сибирской дороги»»", [[1734]] елның [[1 май]]ында императрица [[Анна Иоанновна| Анна Иоанновнаның]] Империя чиген Башкортстан чигенә җиткерү, башкорт җирләрен үзләштерү өчен комиссия төзү турындагы карары (указы) буенча төзелгән ''Ырынбур экспедициясе'' начальнигы ''В. Н. Татищевка'' хат{{начало цитаты}}«Мы, башкирские народы, наши отцы, деды и прадеды, великому государю в подданство пришли своими волями, оставя своих ханов, а великие государи нас содержали по нашей воле, а не под саблею. И в то время, что государи дали нам землю, мы в знак того, что подданные, платили ясак. Теперь на ясачных землях строят города, башкир притесняют, и если не будет изменен этот порядок, башкиры будут сопротивляться, хотя пропасть, хотя смерть принять готовы» — Асфандияров А. З. История сёл и деревень Башкортостана и сопредельных территорий — Уфа: Китап, 2009. — Б. 17. — 744 б. — ISBN 978-5-295-04683-4.}}</ref> патша властьларын ''башкортларның җиргә асабалык хокукын'' искә-санга сукмауда, ислам динен кысуда, ихтилалды карательләр тарафыннан каты бастыруда һәм [[Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылуы|Рус дәүләтенә кушылуның]] килешүләрен бозуда гаепли һәм халыкның [[Русия империясе]]ннән аерылып Башкорт дәүләте төзүгә кадәр үз мәнфәгатләрен яклау хокукын дәлилли.
 
1735-1736 еллардагы күтәрелешне каты бастыру, анда катнашкан баш күтәрүчеләргә авыр йөкләмәләр салу һ.б.<ref>Мәсәлән, 1736 елның 20 майындагы «Доношение И. К. Кирилова в Кабинет о действиях его отряда в пределах Ногайской дороги» дигән документында болай дип языла: {{начало цитаты}}«Е.и.в., самодержице всероссийской всеподданейшее в Кабинет доношение. После всеподданейшаго доношения марта от 11-го, дождався драгунского Вологодского полку и, сколько было возможно за краткостию времени, исправясь, на Нагайскую дорогу для искоренения воров башкирцов вышел того ж марта 24-го, где счастием в.и.в. воров башкирцов розными партиями так, как скот гнали, не имея никакого от них отпору, но одно было у них, что спасали себя, жон и детей своих, бегая в леса и в другие места. И так по рекам Белой до урочища Бубульжан, по Уршаку, по Негушу, Тору, Селеуку, где самое воровское гнездо было, около двух сот деревень, в них близ 4000 дворов раззорено и сожжено, в том числе главных воров [[Килмәк Нурышев|Кильмяка]], Бепеня, [[Рысай Иғембәтов|Рысая]] жилища и первая во всей Орде мечеть, называемая [[Хажи мәсете|Азиева]], в которой в прежней и нынешние бунты воры о бунтах советовали и Куран целовали. Причем воров кажнено 158, побито обоего полу близь 700 человек, живых ясырю взято и ныне в Табынску 160 человек, да роздано в Уфе 85, в сылку из Уфы в Остзею послано в службу годных 81, да женок с малолетними детьми 34»{{конец цитаты|источник=Материалы по истории Башкортостана. Оренбургская экспедиция и башкирские восстания 30-х годов ХVIII в. / Авт.-сост. [[Демидова Наталья Фёдоровна|Н. Ф. Демидова]]. Т. VI. — Уфа: Китап, 2002. — 768 с. — С. 169.}}</ref> 1737-1738 елларда күтәрелешнең яңа көч белән токануының сәбәбе булып тора.
 
=== Күтәрелешнең башлануы ===
Бу хәрәкәт башланыр алдыннан [[Караидел (елга)|Өфе]] елгасының югары агымында Себер һәм [[Нугай даругасы|Нугай]] даругалары вәкилләренең гомуми җыены була, монда шулай ук Бәпәнәй Төрепбирдин һәм [[Дуван]] улусы батыры Мәндәр ''Карабаев'' катнаша. Җыенда башкортлар куелган йөкләмәләрне үтәмәскә, һәм рус подданныйлыгыннан баш тартырга дигән карарга килә{{sfn|История башкирского народа|2011|с=211-212}}. Абыз Бәпәнәй Төрепбирдин тарафыннан халыкка төзелгән мөрәҗәгатьнамә дә шулай ук күтәрелешнең яңадан башлануында мөһим роль уйный.
 
1737 елның май уртасында Себер даругасы Куакан улусы халкы корга җыела, монда якынча 200 кеше, шул исәптән Бәпәнәй Төрепбирдин, Аеткол, мулла Аккай Камакаев, Аккөчек Янекәев, Күзәй катнаша. Бәпәнәй һәм Аеткол халыкны баш күтәрергә чакыра. Аннары Бәпәнәй Күзәй улусы башҡорт старшинасы мулла ''Төлкечура Алдагулов'' белән бергә Нугай даругасы башкортларына кушылырга өндәп мөрәҗәгать яза башлый{{sfn|История башкирского народа|2011|с=213}}.
 
Бәпәнәй һәм Мәндәрдән ярдәм сорап күтәрелеш җитәкчеләренең берсе ''Итзимас Абдулов'' җитәкчелегендәге Уса даругасы катнашучылары килә. Баш күтәрүчеләрнең Бәпәнәй Төрепбирдин, Мәндәр Карабаев һәм Төлкечура Алдагулов җитәкчелегендәге зур отрядлары [[Красноуфимск]], [[Көңгер]] һәм [[Бөре (шәһәр)|Бөре]] шәһәрләре тирәсендә, шулай ук [[Тере Танып]] елгасы бассейнында хәрәкәт итә. Июньдә 2500 (башка мәгълүматлар буенча 4200) кешедән торган Бәпәнәй Төрепбирдин, Юлдаш Сөярембетов, Мәндәр Карабаев һәм Төлкечура Алдагулов җитәкчелегендәге башкортлар Богдановский кальгасын камауга ала. Сугыш ике көн дәвам итә, әммә баш күтәрүчеләр кальганы яулап ала алмый, якындагы күченеп килгәннәрнең авылларын талап, Бөре каласына юнәлә. [[Гайнә]] башкортлары Себер даругасы баш күтәрүчеләренә тора һәм алар бергәләп Уса һәм Көңгер калалары, Тере Танып елгасы тирәсендәге күченеп килгәннәрнең авылларын талыйлар{{sfn|История башкирского народа|2011|с=213}}.
 
Июнь азагында Әләнеянгол Котлыгужин һәи Бәпәнәй Төрепбирдин җитәкчелегендәге [[Куакан]], [[Әйле]], ''Бала катай'' һәм ''Һалйот'' улусыннан чыккан 2500 башкорт Бәгәрәк бистәсе тирәсендә хәрәкәт итә, берничә кальганы яулап алалар яки камыйлар. 1737 елның июль-августында күтәрелеш Себер даругасының барлык территориясен чолгый. Июль башында Бәпәнәй Төрепбирдин үзенең 2000 кешедән торган отрядлары белән Катай бистәсенә таба юнәлә, күченүчеләрнең авылларын талый. Июльнең икенче яртысыннан 12 авгуска кадәр Мәндәр һәм Бәпәнәй җитәкчелегендәге башкортлар Уса шәһәре тирәсендә күченүчеләрнең авылларын талыйлар һәм яндыралар. Аларга янә [[Гайнә]] улусы башкортлары кушыла. Августта баш күтәрүчеләр Мияс елгасы буендагы зур Воскресенский авылына берничә тапкыр һөҗүм итәләр. Август аеның өченче декадасында Мәндәр һәм Бәпәнәй җитәкчелегендәге башкортлар, Гайнә улусы башкортлары белән килешү буенча бергәләп Уса даругасындагы хөкүмәт ягында булганнарга һөҗүм итәләр, ары Көңгер өязе биләмәләренә юнәлеп мондагы ''Строгановларның'' туплавык пункларын талыйлар. Сентябрьдә күтәрелеш дәвам итә, башкортлар хөкүмәт командалары белән алышка керә{{sfn|История башкирского народа|2011|с=214-216}}.
 
=== Күтәрелешнең ахыры ===
1737 елның октябрь—ноябрендә баш күтәрүчеләр һәм патша чиновниклары арасында сөйләшүләр башлана. Баш күтәрүчеләр ''Килмәк Нурышев, Акай Күчемов, Йосоп Арыков'' <ref>Мәсәлән, Бәпәнәй Төрепбирдин шундый шарт куя:{{начало цитаты}}«..и де ныне, покамест Юсупа не отпустит, к присяге с повинною никуда не пойду. А как ево, Юсупа, отпустят, тогда пойду» - Донелли А. С.'' Завоевание Башкирии Россией. Перевод с английского Л. Р. Бикбаевой. — Уфа, 1995. — С. 156.</ref> һәм башка кулга алынган күтәрелеш җитәкчеләрен иреккә чыгару һәм йөкләмәләрне (штраф атларын) таләп итмәү шарты белән көрәшне туктатачакларын белдерәләр, әммә властьлар бу тәлапларне үтәүдән баш тарта. 1738 елның гыйнварында Себер даругасында күтәрелеш тагын токана, апрель-майда [[Чибәркүл|Чыбаркүл]], [[Чиләбе]] һәм Красноуфимск ныгытмаларына, Ревда заводына һөҗүм итәләр. Июньдә 2500 кешедән торган полковник Арсеньев командасы белән берничә сугыш була, Арсеньев чигенергә мәҗбүр була. Июнь азагында баш күтәрүчеләр майор Люткин командасы белән авыр алышлар алып бара. Июль азагында башкортлар властьлар белән сөйләшүләрне башлый. Август уртасында ''Башкорт эшләре комиссиясе'' командиры генерал-майор Л. Я. Соймоновка Себер даругасындагы күтәрелеш җитәкчеләре Мәндәр Карабаев, Төлкечура Алдагулов һәм Юлдаш Сөярембетов, «гаепләрен танып», биреләләр. Әммә Бәпәнәй Төрепбирдин һәм Әләнеянгол Котлыгужин җитәкчелегендәге башкортлар көрәшне дәвам итә. Бәпәнәй Төрепбирдин берничә тапкыр Кече һәм Урта җүз [[казакълар]]ыннан ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, үзенең улы Баязитны илче буларак Барак солтанга җибәрә, әммә уңышсызлыкка очрый{{sfn|История башкирского народа|2011|с=220-221}}{{sfn|Таймасов С. У.|2009|с=169}}.
 
1737 елның көзендә ''Ырынбур комиссиясе'' начальнигы В. Н. Татищев Кече казакъ җүзе ханы Әбелхәергә баш күтәрүчеләрнең төп җитәкчеләрен тотуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Әбелхәер хан [[Тарихи Башкортстан|Башкортостанга]] килгәч башкорт җитәкчеләрен үзенә чакырып туктарга үгетли, әммә тиздән үзе аларның, аерым әйткәндә Бәпәнәй Төрепбирдиннең <ref>[[Устюгов Николай Владимирович|Н. В. Устюгов]] бу турыда шулай яза:{{начало цитаты}}«Умный и изворотливый, достаточно образованный для своей среды, убежденный противник царской колониальной политики, критикующий эту политику с позиций «вольного слуги» периода феодальной раздробленности, организатор, умеющий влиять на массы, Бепеня был таким руководителем башкир, тягаться с которым Абулхаир хану было явно не под силу. Бепеня сумел заставить Абулхаира стать на свою точку зрения»{{конец цитаты|источник=''[[Устюгов Николай Владимирович|Устюгов Н. В.]]'' Башкирское восстание 1737-1739 гг. — М.-Л.: Изв-во АН СССР, 1950. — С. 94.}}</ref> йогынтысына бирелә.
 
Хәл бик катмарлана, 1738 елның сентябрендә Бәпәнәй башкала [[Санкт-Петербург]]ка башкортлардан күмәк прошение алып бару максатында урындагы властьлардан рөхсәт сорый, ләкин кулга алына{{sfn|Таймасов С. У.|2009|с=169}}. Башка версия буенча, Хрущевның каратель отрядлары тарафыннан тотылган. Кулга алынгач, Бәпәнәй Төрепбирдин төрле җәзаларга тарттырыла һәм [[Минзәлә]] төрмәсендә тотыла. 1739 елның сентябрендә "тәгәрмәчкә бәйләп" ([[рус теле|русча]] — "казнь колесованием") ул җәзалап үтерелә<ref>Алеврас Н. Н., Конюченко А. И. История Урала. XI — XVIII века. — Челябинск: Южно-уральское книжное издательство, 2000. — С. 172. — 280 с. — ISBN 5-7688-0771-3.</ref>.
 
== Әдәбият ==
*Акманов И. Г. Башкирские восстания XVII — начала XVIII вв. — Уфа: Китап, 1993.
*Алтон С. Доннелли. Завоевание Башкирии Россией. Перевод с английского Л. Р. Бикбаевой. — Уфа, 1995.
*Военная история башкир. —Уфа: Башкирская энциклопедия, 2013. —ISBN 978-5-88185-076-0
*История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов — Уфа: Гилем, 2011. — Т. III. — 476 б. — ISBN 978-5-7501-1301-9.
*Таймасов С. У. Башкирско-казахские отношения в XVIII веке — М.: Наука, 2009. — 344 б. — ISBN 978-5-02-037567-3.
 
== Сылтамалар ==