«Рәмзи Гарифуллин» битенең юрамалары арасында аерма

Нет изменений в размере ,  5 ай элек
 
1965 елда Мәскәүдә эстрада сәнгате остаханәсенә укырга керә. Эквилибристлар һәм иллюзионистлар остаханәсендә укый. Аны танылган эстрада артистлары-педагоглары укыта. Алар аңа яңа иллюзион номерлар формалаштырырга, осталыкларын күтәрергә ярдәм итәләр. Татар филармониясенә яңа номерлар һәм программа белән әйләнеп кайткач, ул Советлар Союзы буенча гастрольләрен дәвам итә. Хәзер бу аерым иллюзион программа була инде. Бу лекция-концертлар була. Ул, фокусчы-манипулятор һәм иллюзионист буларак, төрле иллюзион номерларны кызыклы итеп юмор белән сөйли һәм күрсәтә. Әнә шулай әкренләп аңа дан килә. Җитмешенче еллар башында иллюзионист Рәмзи Гарифуллин Яңа елда «Зәңгәр утлар» тапшыруында һәм татар телевидениесендәге концертларда даими катнаша (аның Яңа ел тостларын, әледән-әле ничектер тулып тора торган шампан шәрабы бокалларын тамашачы хәзер дә истә тота ). Казан кинохроника студиясе 1968 елда оригиналь жанрдагы популяр татар артисты, иллюзионист һәм эквилибрист Рәмзи Малик улы Гарифуллин турында кыска метражлы фильм төшерә. Аның чыгышын караган тамашачыларга карасагыз, сез талантлы артисттан килгән тылсымлы нурланышны тоячаксыз. Моннан тыш, иллюзиончы Рәмзи Гарифуллин Мәскәүдә үзәк телевидениедә - авыл хуҗалыгы көненә багышланган бәйрәм концертында да чыгыш ясый.
Кайбер иллюзион этюдлары якынча менә болайрак уза торган була. Башта бер предметны икенчесенә әйләндерә. Кәгазь бите түбәтәйгә әйләнә. Яулык - кувшин яки күгәрченгә. Йотылган предметлар, кәгазьгә әйләнеп, колаклардан һәм авыздан озын тасма рәвешендә сузыла (ул бөтен тамашачылар залын тасма белән күмә). Тамашачы, кәгазь тасмалар атылып чыга торган кечкенә генә башта ничек инде шулкадәр макулатура булырга мөмкин, дип аптырый (ә бәлки ул йоткылыкта яки ашказанында сакланадыр?). Ә соңыннан, композитор Салих Сәйдәшев маршы астында, авызыннан зур флаг чыга. Рәмзи Гарифуллин тәмәке белән дә оста итеп манипуляцияләр ясый. Алар портсигардан очып чыгалар һәм турыдан-туры авызына эләгәләр. Ул гади шырпы тартмасын яки әңгәмәдәш кесәсеннән чыккан нинди дә булса предметларны да кулда йөртә яки биергә мәҗбүр итә. Аның учларында төрле көнкүреш әйберләре барлыкка килә һәм юкка чыга. Сүз уңаенда, танышлары аны бу фокусларын ресторанда яки сыраханәдә (шешәләр, тәлинкәләр, пычаклар, азык-төлек белән һ. б.) өстәл артында эшли алуы өчен дә бәяли. Әйтик, ул икмәк пычагы белән бармагын кисеп ала һәм шунда ук аны кире “ябыштыра”. Бервакыт, мәктәптә укучылар алдында чыгыш ясаганда, үз кулын указка белән “тишә”. Ул, иллюзион манипуляцияләр ясаганда, предметларны еш кына үзенең реквизитыннан түгел, ә кул астына эләккән әйберләрдән ала. Рәмзи Гарифуллин үз фокусларын юмористик гыйбарәләр белән бергә алып бара.
 
Рәмзи Малик улы Гарифуллин 1982 елның 3 октябрендә Кырымдагы гастрольләр вакытында Джанкой шәһәрендә үлә (соңгы чыгышы Ялтаның бер мәктәбендә була). Казанда Яңа Татар зиратында җирләнгән.
 
39

правок