Һуннар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к АХБ
к АХБ
Юл номеры - 41:
[[Image:Hunnenwanderung.png|thumb|325px|left|Һуннарның [[көнбатыш]]ка [[күчеш]]е]]
Баштарак һуннар Үзәк [[Монголия]]дә һәм Төньяк [[Кытай]]да торганнар. Вакыт узу белән һуннарда ыруглык-кабилә мөнәсәбәтләре үзгәрә башлап, БЭК II гасыр башында [[Модэ]] торган ярымфеодаль дәүләткә нигез салганнар. Соңрак күчмә дәүләт ике өлешкә аерылган: көньяк Һуннулар үз җирләрендә торып калганнар, ә төньяк Һуннулар Җидесу ягына, хәзерге көньяк Казакъстандагы далага таба күченеп киткәннәр. Һуннарның бер өлеше далада калган, ә иң зур күпчелеге Көньяк [[Урал]]га таба күченгәннәр.
===Халыкларның Бөек күченеше===
[[Рәсем:Huns by Rochegrosse.jpg|200px|thumb|right|[[Галлия]]ны алу]]
IV гасырда [[Халыкларның Бөек күченеше]] чоры башлана. Көнбатыштан, [[Балтыйк диңгезе|Балтыйк]] буеннан көнчыгышка таба борынгы [[герман кабиләләре]] күченеп керә, үз юлында алар көнчыгыштан килүче күчмә кабиләләрнең тагы да көчлерәк кабиләләр белән очраша. Бу ике агым очрашкач үзара кушылып, көчле яңа агым булдыралар. Анда күчмә һуннар өстенлек иткәннәр. Күченү бөтен [[Көнчыгыш Аурупа|Көнчыгыш]] һәм [[Көнбатыш Аурупа]]га җәелеп, кабиләләрнең кушылуы нәтиҗәсендә яңа этник берләшмәләр һәм халыклар килеп чыга.
 
Халыкларның Бөек күченеше борынгы дөньядагы колбиләүчелек тәртибен юкка чыгара. [[Ауразия]] тарихында яңа тарихи дәвер башлана - феодаль мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Колбиләүчелек тәртибенең юкка чыгуы баштарак борынгы цивилизациянең җимерелүенә китерсә дә, искергән мөнәсәбәтләрне яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр алыштыра. Шулай итеп, беренчел феодализм чоры башланган.
 
[[Урта гасырлар]] чорындагы бөтен [[Иске Дөнья]]ның сәяси һәм этник йөзе үзгәрүгә һуннар сәбәпче булган.
===һун империясе===
[[Image:Huns450.png|thumb|right|400px|һун империясе]]