«Һуннар» битенең юрамалары арасында аерма

3906 байт убрано ,  11 ай элек
к
АХБ
к (АХБ)
{{УК}}
{{Авторлык хокукларын бозу|url=http://tatarca-text.narod.ru/tat_tari.html#2bulek|date=--[[Кулланучы:Frhdkazan|frhdkazan]] ([[Кулланучы бәхәсе:Frhdkazan|бәхәс]]) 10 июн 2016, 09:54 (UTC)}}
{{АХБК}}
{{twinCYR|Hunnar}}
[[Рәсем:Hunnen.jpg|200px|thumb|right|Һуннарның [[аланнар]] белән [[сугыш]]лыры]]
 
Һуннарның [[Аурупа]]га күченешенең сәбәбе [[Азия]] кыйтгасында 4 гасыр уртасында зур империя булдыручы [[:en:Rouran Khaganate|Жужань ханлыгының (ингл.)]] үсүе белән аңлатыла ала. Башка җирләр арасында, ул [[:en:Xianbei state|Xianbei дәүләте (ингл.)]] кулыннан алганнары татар җирләрен дә үзенә ала. Жужан көченең көнбатышка таба таралуы Һуннарны Аурупа тарафына этүенә китергән дип уйланыла.<ref>J. B. Bury, ''The Invasion of Europe by the Barbarians''</ref>
 
=== Атилла ===
[[Рәсем:Checa-HunCharge.jpg|thumb|300px| Аттила җитәкчелегендәге һуннар]]
[[430 ел|V гасырның 30нчы еллар]]ында империя ике өлешкә бүлеенгән: көнбатыштагы яртысы белән [[Аттила]], ә көнчыгыштагысы белән [[Блада]] идарә итә башлаган. [[445 ел]]ны Аттила үзенең көндәшен үтерткән һәм Ауразиянең зур бер өлешенә тулы хакимиятле хаким булып әверелгән. Дәһшәтле җиһангир һәм талантлы гаскәр башлыгы Аттила [[453 ел]]да үлгән. Ул үлгәч дәүләт таркалган, аннан аерым кабилә берлекләре аерылып чыккан, һуннар үзләре башка төрки кабиләләр, шулай ук [[аланнар]], [[готлар]], [[славяннар]] һәм [[маҗарлар]] белән кушылып, йотылганнар.
 
[[Көнчыгыш Аурупа]]да һуннарга гына карый торган археологик истәлекләр хәзергә аз табылган. Моны аларның һәрвакыт күченеп йөрүләре һәм башка кабиләләргә кушылып бетүләре белән аңлатып буладыр.
 
=== Болгарлар ===
Соңрак Һуннар контролендә булачак җирләрдә яшәгән [[болгарлар]]ны телгә алган борынгы грек [[Птолемей]]ның II гасырда язылган ''География'' әсәре (Γεωγραφικὴ Ὑφήγησις, [[:en:Geography (Ptolemy)|ингл.]])<!--[[Птолемей]]'ның ''География'' әсәренең [[латин теле]]ндәге кайбер версияләрендә ''Bulensii'' дип аталган халыкның Кара диңгезнең төньяк-көнбатыш яры тирәләрендәге территориядә яшәве күрсәтелә.--><ref>Dobrev, Petar 2001</ref><ref>Fries, Lorenz and Claudius Ptolemy. [http://www.sanderusmaps.com/antique-maps/europe/balkans--hungary-rumania-bulgaria-bosphorus_5876.cfm Tabula IX. Europae]. In: Servetus, Michael. ''Opus Geographiae''. Lyon, 1535.</ref><ref>Germanus, Nikolaus and Claudius Ptolemy. [http://earth.unibuc.ro/images/80.jpg ''Geographia'']. Ulm: Lienhart Holle, 1482. (fragment)</ref>, III—IV гасыр чигенә кадәр яшәгән [[әрмәннәр|әрмән]] историограф [[:ru:Мар Абас Катина|Мар Абас Катина ''(рус.)'']] хәбәрләре<ref>[http://www.vehi.net/istoriya/armenia/khorenaci/02.html#_ftn16 Моисей Хоренский. История Армении, кн. II, 9]</ref> һәм [[354 ел]]гы [[:ru:Хронограф 354 года|аноним латин телле хронограф ''(рус.)'']]<!--Кара диңгез һәм Каспий тирәсендә яшәүче халыклар һәм кабиләләр исемлегенең иң төбендә болгарлар (Vulgares) күрсәтелә--><ref>Chronographus anni 354. Cap. XV. Liber generationis. Monumenta Germaniae Historia. Auctor. Antiquissimi, t. Х1, р. 105.</ref> язуларыннан соң, [[Һун империясе]] таркалуына кадәр болгарлар турында башка мәгълүмат күзәтелми. Бу вәзгыять болгарлар һуннар дип аталган кабиләләр берләшмәсенә кергән дип уйларга нигез бирә.
 
==Күчмәләргә караш ==
Юнан авторы [[Аммиан Марцеллин]]ның «Тарих» китабы буенча һуннар киндер күлмәк тә тире кием, кыйгач башлык, аякларында - кәҗә тиресеннән йомшак итекләр кигәннәр. Күчмә халык булганда, гомер буе күченеп йөриләр.
 
Бер караш буенча һуннар дошманга карата аяусызлыгын, җиңелгәннәргә карата рәхимсезлеген, көнкүрештә талымсызлыгын, дөньяда бары көч-куәткә табынуларын күрсәткәндер, хәтта күчмәләрнең тышкы кыяфәтләрен дә өнәмичә сурәтләгәннәр, аурупалыларга һәм [[Һинд-аурупа телләре|иранлы]]ларга аларның [[монгол расасы|монгол]]ча йөзләре бер дә ошамаган. Бу авторлар дала кешеләренең ат өчен җан атуларын да котны алырлык итеп бозып сурәтләгәннәр. Борынгы язмаларда һәм риваятьләрдә фантастик [[кентавр]]лар - ярым кеше, ярым ат образлары барлыкка килгән.
 
Бүтән чыганакларда күчмәләрнең табигать эчендә кайнаулары, хайваннарны, бигрәк тә атны яратулары, атта йөрү осталыклары, камилләшкән сугыш күнекмәләре, туганлашу йолалары, өлкәннәрне һәм ата-баба рухын ихтирам итүләре, кырыс дала кануннары, караклык һәм уйнашлык өчен рәхимсез җәза бирү йолалары замандашларында «дала каһарманнары» булып сурәтләнгән. Ил җыеннарында юлбашчылар сайлаганда гади күчмәләрнең дә үз фикерләрен әйтә алулары урта гасыр аурупалыларны гаҗәпкә калдырган.
 
== Шулай ук карагыз ==