Югары Яхшый мәктәбе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «Мәктәп тарихы. Югары Яхшый авыл советы җирлегендә беренче мәктәп 1924 нче елны Макыймов Хәерлеэнем ...»
(аермасы юк)

2 фев 2010, 13:42 юрамасы

Мәктәп тарихы. Югары Яхшый авыл советы җирлегендә беренче мәктәп 1924 нче елны Макыймов Хәерлеэнем йортында ачыла. Беренче укытучы Минзәлә районы Тау асты байлары авылыннан Кәримов була. 1 класска 20 укучы кабул ителә. Аларның яшьләре 8 дән 13 кә кадәр булган. Укулар октябрьдә башланып 1 майга төгәлләнә торган булган. 1925-26 уку елында мәктәпкә 15 укучы кабул ителә. Бу уку елында мәктәп урнашкан йортның хуҗасы мулла малае Юлдашев Нәҗип укыта. 1926-27 уку елында укытучы булып Айдашева Хәдичә эшли. 1927-28 уку елында Муллаянова Гайшә укыта. 1928-29 уку елында 3-4 класс укучыларын Мәчти авылында туган Солтанов Флүн укыта. 1929-30 уку елында 4 класс 2 комплектлы булып, Солтанов Флүн һәм Качкын авылында туган Фатхуллин Зарифлар укыта. 1930-31 уку елында мәктәптә Фатхуллин Зариф һәм Бикчәнтәй авылында туган Саниев Салих, ә яшьүсмерләр мәктәбе буенча Мөхтәр Салихов эшлиләр. 1931-32 уку елында Мәчти авылы кешеләре Мадъяров Арыслан (ирле-хатынлы), Мадъярова Рәхимә иптәшләр башлангыч мәктәптә укыта башлап, мәктәп җидееллык итеп үзгәртеп корыла. Мәктәп директоры булып, Шакирова Гөлчирә Госман кызы эшли башлый. Югары Яхшый җидееллык мәктәбенең беренче укытучылары булып, Гәрәева Наилә Гәрәевна (татар теле), Хәбиров Әхнәф (физ. мат.), Гарифуллина Лениза (рус теле), башлангыч классларда Мадъяров Арыслан, Галиева Мәгъфия иптәшләр эшлиләр. 1950-58 уку елларында математикадан Сизова Александра Ивановна укыта. 1955-56 елларда, 1960 елның мартына кадәр мәктәп директоры булып, Гыйлфаноф Хәбип Хөсбетдин улы эшли. 1960 елның март аеннан 15 августка кадәр Әмирҗанов Глүс, 1961-62 уку елыннан 1962-63 уку елына кадәр Разов Миргаяз Разович мәктәп директоры булып эшлиләр. Җидееллык мәктәп 1961 елда сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1963-64 уку елыннан мәктәп директоры булып Фатихов Фәрит эшли башлый. Мәктәпнең завучы Гәрәева Наилә 1951-52 уку елында эшли башлый. 1964-65 уку елында мәктәптә 10 класс комплект булып, анда 215 укучы белем ала. Башлангыч классларда Нурлыгаянова Мөбәширә, Шәйхетдинова Сәгыйдә, калган классларда класс җитәкчеләре булып, Шәйхетдинов Гали (тарих), Ахунова Махибә (мат.), Петрова Нина (мат.), Гыйльмуллина Гайнимал (биология), Моталлапова Бәхия (география), Шайхин Марс (физ-ра), Галимов Фарис (хезмәт), Әпсәләмов Миргали (тат. Теле һәм әд.). Калган фән укытучылары Фатихов Фәрит (химия, биология), Гәрәева Наилә (татар теле, завуч), Гарифуллина Рәсимә (рус теле), Генералова Людмила Сергеевна (рус теле), Нуриахметова Әфүзә (матем) иптәшләр эшләделәр. 1965-66 уку елында 226 укучы була. Яңа укытучылар Ситдиков Раел (хезмәт), Бедретдинов Авзал (сызым, хезмәт). 1970-74 уку елында мәктәптә барысы 272 укучы белем ала. Мәктәп директоры булып Галләмов Фирдәвис Таҗи улы, завуч булып Әпсәләмов Миргали Вагиз улы эшли. Барысы 11 класс комплект булып, 1966 нчы елдан 1973 елга кадәр түбәндәге укытучылар эшләде: Салахов Әнвәр, Салахова Мария 1966 елның августыннан эшләп, хәзерге вакытта икесе дә пенсиядә. Мәхәммәтшина Рәйхана, Хәмидуллина Оркыя 1979 елдан пенсиягә китте. 1976-77 уку елында директор булып Солтанов Динфир эшли. 1981 елны ул киткәннән соң, Галиева Рафига Габитовна 1982 елның 25 маена кадәр эшли. 1982 елның июненнән 1986 елның августына кадәр директор булып Гарипв Әсгать Хәсән улы эшли. 1986 елның августыннан мәктәп директоры булып Шагалиев Расим Фатих улы эшли, рус теле һәм әдәбиятыннан Шагалиева Рәмилә Равил кызы укыта башлый. Завуч булып Вильданова Гөлсинә Гариф кызы эшли. 1989-90 уку елында Югары Яхшый сигезьеллык мәктәбе тулы булмаган урта мәктәпкә әйләндерелде. 1976-88 уку елыннан Мухамадиев Дилшат, 1988 елның январеннан физ-ра һәм хезмәт дәресләрен Имамов Илфар Хәйдәрҗанович укыта башлый. 1989 елның январеннан физ-ра һәм хезмәт дәресләрен Хабиров Айрат Мансурович укыта башлый. 1989 елның сентябреннән рус теле һәм әд-нан Камалова Фираса Миргалимовна укыа башлый. 1990 елның сентябреннән ГПД да Зигангирова Зарима Әзгамовна эшли башлый. 1991 елның сентябреннән физ-ра һәм хезмәттән Шайхразиев Фирдәвис Рөстәм улы укыта башлый. 1992 елдан физ-ра һәм хезмәттән Шакиров Рәшит Мизхатович эшли башлый. 1994 елдан физ-ра һәм хезмәттән Шайхуллин Расих Рафисович укыта башлый. 1996 елда Баянова Фәрсия Фәхим кызы татар теле һәм әдәбиятыннан, гарәп графикасыннан укыта башлый. 1997 елда Салихов Илнар Шәйхенурович география, биология, җыр, табигать белеме фәннәреннән Зиннатуллина Җәүһәрия урынына вакытлыча эшкә билгеләнә. 1998 елның февраленнән татар теле һәм әдәбиятыннан Нәбиуллин Марат Фикусович укыта. 1998 елның августыннаннан Салихова И.Ш. китте. Табанлыкүл башл. мәктәбеннән Шайхразиева Д.Ю. китте. 1998-1999 уку елына яңа укытучылар килде. Ю.Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенә организатор(0.5), өл.вожатый(0.5)-Насипова Миләүшә Газизяновна рәсем дәресләре(3) дә алып бара.Инглиз теленнән Закирова Ландыш Яудатовна укыта. Татар теле һәм әдәбиятыннан Вилданова Гөлчәчәк Әнәсовна укыта. Нәбиуллин Марат Фикусович физкультура укыта. Табанлыкүл башлангыч мәктәбендә Сарварова Розалия Фикусовна укыта башлады(2кл).

   1999-2000 нче уку елында хезмәттән Кәрәмов Ринас Әбугали улы эшләде.Татар теле һәм әдәбияты укытуга билгеләнде.
   2000-2001 нче уку елында:

1.Закирова Л.Я.-Сәфәр урта мәктәбенә күчте. 2.Әсләмова Л.И.-Иске Кормаш урта мәктәбенә күчте. 3.Насипова М.Г.-Минзәлә урта мәктәбенә күчте. 4.Сәрварова Р.Ф.-укытудан китте. 5.Карамов Р.Ә.-“Яхшый”КХБ нә китте. 6.Шәймәрданов Т.М.-хезмәттән укыта башлады. 7.Бәдертдинова Р.Р.-география, биология, химия фәннәре укытуга билгеләнде. 8.Мәүлиева Г.В.-организатор(0.5), җыр укытты.

  2001-2002 нче уку елында:

1. Мәүлиева Г.В.-укытудан китте. 2.Шәймәрданов Т.М.-укытудан китте (ноябрь 2001). 3.Галяветдинова В.Г.-Табанлыкүл башлангыч мәктәбенә укытуга билгеләнде. 4.Кадыйрова Р.Х.-Табанлыкүл башлангыч мәктәбенә укытуга билгеләнде. 5.Хәертдинова Й.Ф.-технология укытуга билгеләнде (ноябрь 2001). 6.Латыйпова Л.Р.-химия, география укытуга һәм организатор булып (0.5) билгеләнде. 7.Март аенда Латыйпова Л.Р. декретка чыккач, аның урынына Зарипова И.М. билгеләнде. 8. Зиннатуллина Г.Р. декрет ялына чыккач, аның урынына Сайфуллина Л.Т. библиотекага билгеләнде. 9.Завуч һәм математика укытучысы Вилданова Г.Г.-лаеклы ялга китте. 10.Хәертдинов Й.Ф.- башка эшкә күчте. Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбе 2002-2003 нче уку елында яңа мәктәп төзелеп, урта мәктәп итеп үзгәртелде. Тәкмәк һәм Т.Яхшый башлангыч мәктәпләре ябылу сәбәпле, укучылар бу мәктәпкә килделәр. Директор һәм тарих укытучысы Р.Ф. Шагалиев, завуч(0.5) һәм математика-информатика укытучысы Зарипова И.М. , организа-тор(0.5) Нуриахметова С.Р., пионервожатый (0.5) һәм рус теле укытучысы Р.Р.Шагалиева, физика укытучысы ЛәесовФ.Х., татар телен Вилданова Г.Ә., химия, биология, география фәннәрен Сибатова Р.Р.,чит телне Хакимова Н.Т., физкультура Нәбиуллин М. Ф., технологиядән Зарипов Ф.В., I классны Галиева М.Г., III классны Ләесова Ә.Ф., IV классны Шайхуллина Г.К., ә бу кустка караган Табанлыкүл башлангыч мәктәбендә I классны Кадыйрова Р., II классны Шайхина Р.Ә., III классны Нәбиуллина Д. укыта башлады.

       2003-04 нче укыту клында декрет ялыннан килеп, Латыпова Л.Р. организатор(0.5) вазыйфаларын башкара. Кызларны технологиядән Җиһангирова З.Ә. укыта башлады. Кыскартылу сәбәпле, Табанлыкүл башлангыч мәктәбеннән Кадыйрова Р.Х. китте. Декрет ялындагы Салихова В.Г. урынына Зиннатуллина Г. укыта башлады.  Чит тел укытучысы Хакимова Н.Т. Байсар урта мәктәбенә күчү сәбәпле, чит тел укытылмый. Январь аенда Мирзагитов Р.Ф. технология һәм рәсем укытучысы, Мирзагитова А. чит тел укытучысы  итеп билгеләнде. Мирзагитова А.Н. апрель аенда декрет ялына китте.
       2004-2005 нче уку елында:

1.Мирзагитов Р.Ф.-мәктәп директоры һәм биология укытучысы. 2.Латыйпова Л.Р.-укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм химия укытучысы. 3.Җиһангирова З.Ә.- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм татар теле, әдәбияты укытучысы. 4.Нәбиева Г.Ф. – педагог оештыручы һәм информатика, татар теле укытучысы. 5.Зарипова И.М.-сәламәтлеге какшау сәбәпле,завуч эшеннән чыкты, математика укытучысы. 6.Шагалиев Р.Ф.- үз теләге белән мәктәп җитәкчелегеннән чыкты, тарих һәм география фәннәрен укыта. 7.Шайхина Р.Ә.-Табанлыкүл мәктәбеннән Ю.Яхшый мәктәбенә күчеп, II сыйныфта укыта. 8.Халилов Р.У. – информатика укытучысы итеп (0,5) билгеләнде.

2005 – 2006 уку елында:

1.Мирзагитов Р.Ф.-мәктәп директоры һәм технология укытучысы. 2.Шәйхина Р.А. – укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм 3 нче класс укытучысы. 3.Баһаветдинова С.Р. – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.