Аю өне: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Akkashka (бәхәс | кертем)
Яңа бит: « {{Другие значения|Берлога (значения)}} thumb|[[Чёрный медведь с медвежатами в верх...»
(аермасы юк)

7 авг 2020, 04:46 юрамасы

Берло́га — зимовочное укрытие медведя в естественных условиях. В редких случаях берлогами называют норы других млекопитающих. "Аю өңе "' - аюның табигый шартларда кышлау капламасы. Сирәк очракларда башка төр сөтимәрләрнең дә оясын өң диеп атыйлар.

Чёрный медведь с медвежатами в верховой берлоге

Төзелеше

Аю өңе махсус казылган өңдә, агач куышында (гималай аюының), агач тамыры астындагы чокырда, ярылган кырмыска иләвендә урнашуы мөмкин. Хәзерге заман аучылары аю өңнәрен югаргы һәм грунт өңнәренә бүләләр. Аю өңе, әгәр аю аның иминлегенә ышанмый икән, аюның җәйге яшәү урыныннан ерак торырга мөмкин. Күп кенә аюлар өңнәрен күршеләш итеп төзи, тик яз көне алар янә төрле якларга таралышып китә. Билгеле булганча, инә аюлар өңне ата аюларға караганда яхшырак төзи[1].

Сайлап алынган өңөнә аю ботак, мүк һәм коры яфраклар сала, ә өстенә чыбык-чабык, чүп-чар һәм чыршы белән җәеп сала. Ата аю өңөнә яңгызы, ә инә аю кайчагында узган елгы аю балалары һәм бер яшьтән зуррак “тәрбиәче” аюкай (пестун) белән, өстәвенә, һәрчак аларның алдында ята. Барлык аюлар да өңдә йомгак сыман бөгәрләнеп, йөзләрен күкрәкләренә терәп һәм аякларын битләре алдында сатрашлап ята; шуңа күрә аюлар кышын үзләренең тәпиләрен имә дигән хаталы фикер барлыкка килгән. Хайваннар чыгу тишегенә таба карап ятканлыктан, аларның сулышыннан аю өңенең тамагы, шулай ук якын-тирәдә торучы агачлар һәм куаклар саргылт бәс белән каплана, ул ачык урыннарда ерактан күренә һәм еш кына җәнлекләрне аучыларга “сата”. Өңнең янында җәнлек эзләре булмавы да аның иң мөһим билгесе булып тора, чөнки хайваннар, аюдан куркып, үзләре өчен куркыныч урынны[2] ары урап уза. Көрән аюлар өңнәренә ноябрь аенда ята, март аенда уяна. Шунда ук аларның балалары да туа.

Аулау һәм саклау

Аю күргән бөтен саклык чараларына карамастан, кешеләр кайчагында аны «өңөндә» аулый. Шул ук вакытта кеше аның өңөнә үзе керми, ә киресенчә, аннан хайванны ничек булса да чыгарырга тырыша.

Экологлар «аю өңенә » сунарны тыерга тырыша[3]. Моннан тыш, табигать саклау оешмалары сирәк очрай торган аюларның өңнәрен эзләү һәм теркәү белән дә шөгыльләнә. Әйтик, 2009 елда Чукотка ярымутравындагы ак аю һәм көрән аю өңнәрен тикшерү оештырылды[4], 2001-2009 елларда —Уссурия тыюлыгында гималай аюлары өңнәрен киң колачлы эзләү узгарылды[5].

Терминның килеп чыгышы

Сүзнең килеп чыгышы буенча бик күп версияләр бар. Игнатий Викентьевич Ягич аның мәгънәсен «сайланган торак», ә Макс Фасмер — «күләвек, пычрак, чүп-чар» диеп аңлата [6].

Искәрмәләр

  1. Бурый медведь (Ursus arctos) // ЗооКлуб: Мегаэнциклопедия о животных
  2. Берлога // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  3. http://priroda.primorsky.ru/itog/1/kolodei.docКалып:Недоступная ссылка.
  4. На Чукотке ученые завершили поиски берлог белого медведя. REGNUM (20 апреля 2009). әлеге чыганактан 2012-09-12 архивланды. 2010-08-13 тикшерелгән.
  5. Размещение берлог гималайских медведей Калып:Недоступная ссылка
  6. Берлога — Фасмер М. Этимологический словарь русского языка. М., 1986. — Т.1. — С. 158—159.

Әдәбият