Татарстан фәне: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
ДолбоЯщер (бәхәс | кертем)
к cat.
к {{Татарстан темаларда}}
 
Юл номеры - 5:
Яңа заман фәне хәзерге Татарстан территориясендә 18 йөзнең 1 яртысыннан үсә башлый. Петербург ФАнең системалы фәнни-тикшеренү ешләре планына [[Идел-Урал]] төбәген өйрәнү эше кертелә. 1730 елларда [[Герард Миллер|Г.Ф.Миллер]], С.М.Гмелин һ.б., 1760 елларда И.И.Лепехин, [[Симон Петер Паллас|П.С.Паллас]], И.И.Георги һ.б. катнашында үткәрелгән академик экспедицияләр нәтиҗәсе буенча Казан төбәге тарихына, этнографисенә, мәдәниятенә караган хезмәтләр: П.И.Рычковның "Борынгы һәм урта заманнардагы Казан тарихына бер караш" - "Опыт Казанской истории древних и средних времен" (1767), Г.Ф.Миллерның "Казан губернасында яшәүче [[Чирмеш]], [[Чуаш]] һәм арлар ише мәҗүси халыкларны тасвирлав" - "Описание живушчих в Казанской губернии языческих народов, яко то черемис, чуваш и вотяков" (1791) һ.б. китаплар дөнья күрә. Казандагы Беренче ир балалар гимназисы (1758), аннары Казан ун-ты (1804) ачылу фәнни интеллигенси кадрларын, ш.и. Татарлардан да зиалы затлар (Н.М. һәм Л.Н.Ибраһимовлар, Хәлфиннәр һ.б.) әзерләү, ш.у. күп кенә фәнни мәктәпләр (к. Казан математик фәнни мәктәпләре, Казан астрономи фәнни мәктәбе, Казан [[метеорология]] фәнни мәктәбе, Казан химия фәнни мәктәбе, Казан мед. мәктәпләре, Казан геология фәнни мәктәбе, Казан лингвистик фәнни мәктәбе, Казан ветеринар фәнни мәктәпләре) ешен башлап җибәрү өчен нигез булып тора. 19 йөзнең 2 нче яртысында Казанда күп кенә фәнни җәмгыятьләр барлыкка килә - Казан табибләр җәмгыяте (1868), Табигатьчелер җәмгыяте (1869), [[Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте|Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте]] (1878). Соңгысының эшендә Татар гәлимнәреннән [[Шиһабетдин Мәрҗани|Ш. Мәрҗани]], [[К. Насыйри]], [[Гайнетдин Әхмәров|Г.Әхмәрев]] актив катнаша. 19 йөз ахыры - 20 йөз башларында Казан Рәсәйдә, Мәскәү белән С.-Петербургтан кала, өченче зур фәнни үзәккә әверелә. 1920-30 елларда югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү оешмалары саны арта. 1919 елда Казан политехник ин-ты, 1920 дә Казан клиник ин-ты ([[ГИдУВ (Казан)|ГИДУВ]]), 1921 дә Гыйльми Үзәк, 1922 дә Казан совет төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм урманчылык ин-тлары, 1926 да Казан чукрак-телсезләр ин-ты, [[Казан коммуналь төзелеш институты|Казан коммуналь төзелеш]], [[Казан медицина институты|Казан мед.]], Казан хим.-технол. һәм Казан энергетика ин-тлары, 1931 дә Казан юридик, финанс-икътисад һәм Казан укытучылар ин-тлары, 1932 дә Казан авиаси ин-ты, 1939 елда ТАССР ХКС каршында Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү ин-ты (к. Тел, әдәбият һәм сәнгәт институты) оештырыла. Тарих, этнография, археология, тел, әдәбият һ.б. белемнәрнең проблемнарын тирәнтен тикшеренү эшләре киң җәелә, бу мәсәләләрне өйрәнүдә [[Җамал Вәлиди|Җ.Җ.Вәлиди]], [[Газиз Гобәйдуллин|Г.С.Гобәйдуллин]], [[Галимҗан Ибраһимов|Г.Г.Ибраһимов]], Н.Н.Фирсов, В.А.Богородицкий, В.Ф.Смолин, Г.М.Рәхим, [[Галимҗан Шәрәф|Г.Ш.Шәрәф]], [[Галимҗан Нигъмәти|Г.Ә.Нигмәти]], [[Гыйбад Алпаров|Г.Х.Алпаров]], [[Михаил Худяков|М.Г.Худяков]], [[Николай Калинин|Н.Ф.Калинин]], [[Николай Воробьев|Н.И.Воробьев]] һ.б. катнаша. [[Бөек Ватан сугышы]] елларында СССР ФА Гыйльми оешмаларының бер өлеше Казанга эвакуацияләнә (к. СССР Фәннәр академисы), республик башкаласына 1884 фәнни хезмәткәр, ш.и. СССР ФАнең 93 хакикый һәм мөхбир әгъзасы күчеп килә, алар арасында И.П.Бардин, С.И.Вавилов, Б.Д.Греков, Н.Д.Зелинский, А.Ф.Иоффе, П.Л.Капица, М.В.Келдыш, В.А.Котельников, Г.М.Кржижановский, А.Н.Крылов, Л.В.Ландау, С.С.Наметкин, А.Н.Несмеянов, С.П.Обнорский, Л.А.Орбели, А.Е.Порай-Көшис, Н.Н.Семйонов, С.Л.Соболев, Е.В.Тарле, А.Е.Ферсман, Я.И.Френкель, Е.А.Чудаков, О.Ю.Шмидт була. Күренекле гәлимнәр белән бергә эшләү җирле фәнни кадрларның иҗади үсүенә, фундаментәл фәннәр өлкәсендә тикшеренүләр алып баруда актифлашып китүенә ярдәм итә. Казанда яңа төр кораллар эшләнә. [[Валентин Глушко|В.П.Глушко]], [[Сергей Королев|С.П.Королев]], В.М.Петляков, А.Н.Туполев һ.б. яңа тип хәрби самолетлар, реактив двигательләр, И.В.Курчатов, А.П.Александров һ.б. атом-төш коралы булдыру өлкәсендә еш алып баралар. 1945 елда СССР ФАнең Казан филиалы оештырыла (к. РФАнең Казан Гыйльми үзәге). Ул биш фәнни-тикшеренү ин-тын - Биология, Геология, Физик-техник, Химия, Тел, әдәбият һәм тарих ин-тларын һәм су хуҗалыгы проблемнары, энергетик, фәнни-техник пропаганда бүлекләрен үз еченә ала (к. Казан биологи институты, Казан физик-техник институты, Оргәник һәм физик хими институты, Руда булмаган файдалы казылмалар геологисы үзәк институты, Тел, әдәбият һәм тарих институты). 1950-70 елларда башкалада һәм републикның бүтән шәһәрләрендә күп кенә тармаклардагы зур фәнни-тикшеренү ин-тлары: Казан авиаси технологисы һәм җитештерүне оештыру институты, Үзәктән кугыч һәм роторлы компрессорлар институты, "ГИПО", Татарстан нефт машиналары төзү институты, Вакуум машиналары төзү институты, Махсус төр качуклар институты ачыла, алар фундаментәл фәннәрне үстерүгә, ш.у. сәнәгәт һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә күтәрелгән проблемнарны хәл итүгә әхәмиәтле өлеш кертәләр. Күп кенә яңа зур фәнни мәктәпләр барлыкка килә (к. Хәрәкәт тотрыклылыгы теориясе Казан фәнни мәктәбе, Кайтма кыри мәсәләләрнең Казан фәнни мәктәбе, Казан радиоспектроскопия фәнни мәктәбе, Казан гидроаеромеханик фәнни мәктәбе, Җирасты гидромеханигының Казан фәнни мәктәбе). Татарстан гәлимнәре аеруча актуал фәнни һәм халык хуҗалыгы өчен әхәмиәтле мәсәләләрне хәл итүгә шакти зур өлеш кертә. Алар тарафыннан физикны, техникны, югары молекуляр кушылмалар химисын, нефт химисын, табиги кушылмаларны, Татарстан һәм Урта Идел буеның җир астын, туфрак белемен, үсемлекләр физиологисын, зоологи, медицин, Татар теле һәм әдәбияты белемнәрен, ТР тарихын һ.б. өйрәнү өлкәсендә күпкырлы еш алып барыла. Фәнни казанышлары белән киң танылган гәлимнәр: хими өлкәсендә - А.Е. һәм Б.А.Арбузовлар, Г.Х.Камай, П.А.Кирпичников, А.И.Коновалов, А.Н.Пудовик; физик-математик фәннәрендә - С.А.Әлтшулер, А.Д.Дубяго, Б.М.Козырев, Б.Л.Лаптев, В.В.Морозов, Х.М.Мөштәри, А.П.Норден, М.Т.Нужин, А.З.Петров, Х.С.Салихов, Г.Г.Тумашев; биологида - А.М.Алексейев, Н.И.Ливанов, А.В.Кибяков, В.А.Попов, И.А.Тарчевский; геологида - И.Г.Йосыпов, Л.М.Миропольский, Р.Х.Мөслимев, Е.И.Тихвинская, В.П.Тронов; медицинда - С.М.Алексейев, В.Г.Груздев, И.В.Домрачйов, Д.М.Зөбәйерев, М.К.Михайлов, Ю.А.Ратнер, Л.М.Рахлин, М.З.Сигәл, Ә.Г.Терегулов, М.Х.Фәйзуллин, Л.И.Шулутко; авыл хуҗалыгы һәм ветеринарида - К.Г.Боль, Б.И.Гөризонтов, Х.Г.Гиззәтуллин, В.П.Мосолов, Г.З.Равилев, А.П.Студенсов, М.П.Тушнов, И.В.Үтәй, Н.Җ.Хаҗипов, Р.Р.Хөсәйенев, А.Г.Җиһаншин; хуманитар фәннәр өлкәсендә - [[Яхъя Абдуллин|Я.Г.Абдуллин]], [[Азат Әхмәдуллин|А.Г.Әхмәдуллин]], Е.П.Бусыгин, [[Мансур Габдрахманов|М.И.Габдрахманов]], [[Мөхәммәт Гайнуллин|М.Х.Гайнуллин]], Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиев, [[Миркасыйм Госманов|М.Г.Госманов]], Х.Г.Госманов, И.П.Ермолаев, [[Мирфатих Зәкиев|М.З.Зәкиев]], [[Әбрар Кәримуллин|Ә.Г.Кәримуллин]], А.Л.Литвин, [[Мирза Мәхмүтов|М.И.Мәхмүтев]], [[Хатыйп Миңнегулов|Х.Й.Миңнегулов]], Ш.Ф.Мөхәммәдьяров, Г.В.Мөхәммәтҗанова, Ә.Г.Мөхәммәдиев, М.К.Мөхәррәмев, Р.И.Нәфиков, [[Ибраһим Нуруллин|И.З.Нуруллин]], Г.Ф.Саттаров, Ф.С.Сафиуллина, И.Р.Таһиров, Д.Г.Тумашева, Р.Г.Фәхретдинев, В.Х.Хаков, А.Х.Халиков, Г.М.Халит, Р.С.Хәкимев, М.Х.Хәсәнев, Н.Ш.Хисамов, Н.Г.Юзиев, Х.Х.Ярми. Е.К.Завойский тарафыннан электрон парамагнит резонансы күренешен ачу дөньякүләм әхәмиәткә ия казаныш санала. 1992 елда републикадагы югары уку йортлары, академик һәм тармак фәннәре җирлегендә Татарстан Републигы Фәннәр академисы оештырыла. Аның 7 бүлегендә тарих, филологи, фәлсәфә, сәясәт белеме, психологи, педагогик, сәнгәт, хокук белеме, биологи, медицин, математик, механик һәм машиналар төзелеше, физик, енергетик, Җир турындагы фәннәр, хими һәм хими технологилары һ.б. буенча әйдәп баручы белгечләр туплана. ТР ФАнең Көньяк-Көнчыгыш регионәл фәнни үзәге (1998, [[Бөгелмә]] ш.) һәм Ульянов регионәл бүлеге (1999) төзелә. 2002 елда ТРда 972 фән докторы һәм 5400 фән кандидаты, Рәсәй ФАнең 4 хакики һәм 6 мөхбир әгзасы, ТР ФАнең 34 хакики һәм 65 мөхбир, 10 шәрәфле әгъзасы ешли. Републик гәлимнәре ТРның дәүләт икътисади һәм иҗтимаги алгарыш програмын, аның төп кануннарын, әйләнә-тирә мөхитне саклау, җир асты, нефт һәм газ, мәгәриф, фән һәм фәнни ешчәнлек хакындагы законнарны ешләүдә актиф катнаша. Татарстан гәлимнәре дөнья фәне белән интенсив багланыш урнаштыра, 1990 еллар дәүамында Европа, Азия һәм Америк илләренең академилары һәм фәнни үзәкләре белән 20 дән артык килешү төзелә. Н.И.Лобачевский исемендәге халыкара бүләк, Е.К.Завойский исемендәге халыкара бүләк, Халыкара Арбузов бүләге, ш.у. ТР ФАнең күренекле гәлимнәр Ш.Мәрҗани, Г.Х.Камай, Х.М.Мөштәри, В.А.Энгелгәрдт, Ә.Г.Терегулов, К.Г.Боль, В.П.Мосолов исемендәге бүләкләр булдырыла.
 
== Шулай ук карагыз ==
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
{{Татарстан темаларда}}
[[Төркем:Татарстан фәне]]