Тарас Шевченко: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к төркем өстәү
Umarbot (бәхәс | кертем)
clean up, replaced: Питырбур → Санкт-Петербург (4) using AWB
Юл номеры - 10:
|Туу урыны = Моринцы авылы, [[Киев губернасы]], [[Русия империясе]]
|Үлем датасы = 10.3.1861
|Үлем урыны = [[ПитырбурСанкт-Петербург]], [[Русия империясе]]
|Ватандашлык = [[Русия империясе]]
|Эшчәнлек төре = язучы, шагыйрь, рәссам, әртис
Юл номеры - 27:
 
==Тәрҗемәи хәл==
Тарас [[Киев губернасы]]нда крепостной игенчеләр гаиләсендә ута. Яшь чагында аңарда рәссамлек сәләте уяна. Баяр Энгелһардт аны үз акчасына [[Вилнә]]гә рәссамлыкка укырга җибәрә. Баяр [[ПитырбурСанкт-Петербург]]га күчеп киткәч, Тарасны үзе белән ияртеп китә. Ул яшь рәссамга заказлар табып, кергән табышны үз кесәсенә салып бара. Петербурның иң зур рәссамнары һәм башка иҗат әһелләре мондый хурлыклы хәлгә нәфрәтләнеп, баярдан сатып алу сүзен кузгаталар. Ләкин тегесе, [[керем]] чыганагын югалтасы килмичә, мәсәләне һаман суза, ниһаять, Петербурдагы тормышның 7нче елында 2500 сум бәя куя. Язучы [[Галимҗан Ибраһимов]] язганча, Шевченко, бу хәбәрне ишеткәч, өметен өзеп, анасын күмгән бала шикелле елый. Чөнки бу кадәрле акча табылмаячак, димәк, ул гомер буена коллыкта калырга, ат абзарларында сугылып йөрергә дучар!<ref>[http://kiziltan.ru/tat/news/tormish/27662.html Тарас Шевченко һәм Галимҗан Ибраһимов]</ref>
 
[[Василий Жуковский]] һәм [[Карл Брюллов]] акча табып, Шевченконы азат итәләр. Бу вакыт аңа 24 яшь була. Тарас Шевченко Художество академиясен “ирекле рәссам” дәрәҗәсе белән тәмамлый, сәнгатьтә дә, шигърияттә дә гаять зур уңышларга ирешә. Ләкин [[украин халкы]]ның данлы улының бәхетле көннәре озакка бармый: ул [[Киев университеты]]нда бергә эшләгән мәшһүр тарихчы, [[профессор]] Костомаров төзегән сәяси фиркагә керә дә, көннәрнең берсендә бу партия әгъзаларының барысын да кулга алып, ПитырбургаСанкт-Петербургга озаталар. Анда ике ай барган хөкемнән соң боларны гаепле дип табып, араларыннан иң зур җинаятьче сыйфатында Шевченконы [[Ырынбур губернасы]] [[Орски]] ныгытмасына рядовой солдат итеп сөрәләр. Башта шунда, аннан [[Арал диңгезе|Арал]], [[Каспий диңгезе|Каспий]] буйларында газап чигә. Китап, гәҗит юк, язу, рәсем ясау, дуслары белән хатлашу тыела. Каты күзәтү астында шулай ун ел иза чиккәннән соң кайтырга рөхсәт ителә. Ул, шатланып, [[Нижгар]]га килә. Ләкин, сезне ялгыш җибәргәннәр, дип, кабат Орски ныгытмасына илтеп ябалар. Тагын сигез ай торып, изелеп, ватылып, ПитырбургаСанкт-Петербургга кайта.
 
Халык аны илтифат белән каршылый. Ләкин урыс хакимияте аңа һаман шикләнеп карый. Бу вакытта аның “Кобзарь” дип исемләнгән шигъри җыентыгы тыелган була. Ул украин балалары өчен дәреслекләр язарга керешә. Ләкин моңа гомере җитми — 1861 елның 19 февралендә нибары 47 яшендә вафат була.