Ибраһим Канапацкий: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Хезмәтләре: clean up using AWB
Umarbot (бәхәс | кертем)
clean up, replaced: Питырбур → Санкт-Петербург (2) using AWB
Юл номеры - 50:
[[1991 ел]]да Якуб Адәм улы Якубович (''?-[[1999 ел|1999]]'') белән берлектә [[Минск]]ида Беларусь татар-мөселманнарының иҗтимагый мәдәни «Әл-Китаб» берләшмәсен (''[[2000 ел]]дан'' Беларусь татарларының «Зикер-үл-Китаб» ({{lang-be|Зiкр-уль-Кiтаб}}) иҗтимагый берләшмәсе) төзи.
 
[[1993 ел]]ның [[26 март|26]]-[[27 март]]ында [[татарлар]] һәм [[караимнар]]ның хәзерге [[Беларусь]], [[Литва]], [[Пүлшә|Польша]] җирләренә килеп төпләнүенә<ref>[[1393 ел]]ның [[кыш]]ында берничә мең татар гаиләсе килеп төпләнә</ref> 600 ел тулуга багышланган Беренче халыкара (''[[Беларусь]], [[Литва]], [[Пүлшә|Польша]], [[Кырым]], [[Татарстан]], [[Мәскәү]], [[ПитырбурСанкт-Петербург]], [[Калининград]] галимнәре катнашында'') конференция уздыруда башлап йөри.
 
[[1994 ел]]ның [[гыйнвар]]ында И. Канапацкийның якыннан катнашында Беренче бөтенбеларусь мөселманнар корылтае уздырыла, корылтай карары нигезендә [[2 февраль]]дә Беларусь мөселманнарының дини берләшмәсе төзелә. Берләшмә 25 мөселман җәмгыятенең эше белән җитәкчелек итә. [[Мөфти]] урынбасары булып сайланган И. Канапацкий Слонимда (''[[1994 ел|1994]]''), Смиловичида (''[[1997 ел|1997]]''), Новогрудокта (''[[1997 ел|1997]]''), Видзыда (''[[1999 ел|1999]]''), Клецкида һәм [[Молодечно]]да (''[[2000 ел|2000]]''), Ловчицыда (''[[2002 ел|2002]]'') мәчетләрне яңарту яки яңабаштан төзүдә, Ивьеда татар мәдәният үзәген ачуда (''[[1995 ел|1995]]''), [[Минск]]ида<ref>Минск мәчете [[1902 ел]]да ачылган, [[1949 ел]]да ябылган, [[1962 ел]]да җимереп, нигезендә «Юбилейный» рестораны төзелгән</ref> яңа мәчет төзүне башлауда (''[[2016 ел]]ның [[11 ноябрь|11 ноябрендә]] [[Рәҗәп Таййип Әрдоган|Рәҗәп Әрдоган]] һәм [[Александр Лукашенко]] катнашында ачыла<ref>[http://www.belta.by/president/view/sobornaja-mechet-torzhestvenno-otkryta-v-minske-218776-2016/ Соборная мечеть торжественно открыта в Минске. БЕЛТА, 11.11.2014]</ref>'') катнаша<ref>[http://tatarica.narod.ru/archive/09.2003/07_01.09.03.htm И. Канапацкий. Стояла в Минске мечеть. «Российская газета», 17.10.2003]</ref>. Смиловичи мәчетендә гыйбадәтләрне гадәттә үзе үткәрә.
Юл номеры - 65:
 
==== Хезмәтләре ====
* [[1993 ел]]да беренче беларус [[көнчыгыш]]ны өйрәнүче галиме, Новогрудок [[Липка татарлары|татары]] булган А. Мухлинскийның [[ПитырбурСанкт-Петербург]]да [[1857 ел]]да басылган «Исследование о происхождении и состоянии литовских татар» китабының репринт басмасын чыгаруда катнаша.
* «Беларускія татары: мінулае і сучаснасць» ({{lang-tt|Беларус татарлары: үткәне һәм бүгенгесе}}) ([[Минск]], [[1993 ел|1993]]) (''С.В. Думин ([[Мәскәү]]) белән берлектә'').
* 18 томлы «Беларусь белешмәлеге»ндә һәм 6 томлы «Беларусь тарихы белешмәлеге»ндә [[татарлар]] тарихы турында энциклопедик эчтәлекле мәкаләләр урнаштыра: [[XV гасыр]] уртасыннан [[1783 ел]]га кадәр [[Кырым]] белән идарә иткән [[Гәрәйләр]] турында язылган «Гәрәйләр» ({{lang-be|Гераи}}), шулай ук «[[Алтын Урда]]», «[[Кырым ханлыгы]]», «Русьта монгол-татар ирексезлеге», «[[Туктамыш]]», «Уланнар» һ.б. Аларда татарларның [[Бөек Литва кенәзлеге]]нә һәм [[Польша|Речь Посполитая]]га килеп төпләнүе, үзләренең дини-мәдәни үзенчәлекләрен саклавы, [[әрме|хәрби хезмәттә]] катнашуы, хач йөртүчеләргә каршы бергәләп көрәшүе, ил икътисадына керткән өлеше, [[Беларусь]] җирләрендә милли-азатлык күтәрелешендә катнашуы тарихы тәфсилләп аңлатыла.