Хөсәен Фәезханов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
Umarbot (бәхәс | кертем)
clean up, replaced: Питырбур → Санкт-Петербург (8) using AWB
Юл номеры - 26:
 
== Тормыш юлы ==
[[1828 ел]]да Сембер губернасы, [[Сабачай]] авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылында ала. [[1850 ел]]да [[Казан]]га килә. [[Мәрҗания мәдрәсәсе]]ндә [[Шиһабетдин Мәрҗани]]дән дәресләр ала. [[1854 ел]]да көнчыгыш телләрне укытырга [[ПитырбурСанкт-Петербург]]га эшкә чакыралар.
=== ПитырбурСанкт-Петербург университетында ===
[[Казан үнивирситите|Казан университеты]]ның Көнчыгыш бүлеге 1855 елда ПитырбургаСанкт-Петербургга күчерелгәннән соң, А. К. Казембек һәм И. Н. Березин тәкъдиме белән, X. Фәезханов башкала университетына төрек-татар теле укытучысы итеп чакырыла. ПитырбурСанкт-Петербург укыту округы попечителенең бу уңай белән мәгариф министрына тәкъдим язмасында болай диелә: «Бу чын ориенталистны... төрек телләре кафедрасына алу файдалы булыр иде». Ләкин рәсми карар тоткарланып тора. Фәнгә үз өлешен кертергә омтылып, X. Фәезханов башта хезмәт хакы алмыйча эшләргә ризалык бирә, тик «үзенең университеттагы хезмәтен чын хезмәт итеп санауларын» шарт итеп куя. [[ПитырбурСанкт-Петербург университеты]] җитәкчелеге һәм укыту округы попечителе министрлыкка яңа тәкъдимнәр белән керәләр. Мәгариф министры 1857 елның 24 ноябрендә генә X. Фәезхановны ПитырбурСанкт-Петербург университетының төрек-татар телләре укытучысы итеп билгеләргә рәсми рөхсәт бирә. Биш елдан соң, 1862 елда, ул, сенат указы белән, Көнчыгыш телләре факультетының лекторы итеп билгеләнә.
 
Табигый сәләте, гарәп, татар телләрен һәм әдәбиятын төпле белүе, дөньяга киң карашлы булуы X. Фәезхановны «үз белгечлеге буенча кем генә мөрәҗәгать итсә дә, аларның барысына да файда китерергә әзер торучы иң укымышлы укытучылардан берсе» итеп таныта. ПитырбурСанкт-Петербург университетында әллә ни озак эшләмәсә дә, X. Фәезханов лектор-педагог буларак та, кеше буларак та үзе турында бик җылы тәэсир калдыра.
 
[[1858 ел]]да фәннәр академиясы, [[Мәскәү]]гә тышкы эшләр архивына эшкә җибәрелә. Ул анда [[Кырым татарлары]]на караган күп кенә материаллар алып кайта. [[1864 ел]]да “Материалы по истории крымского ханства” дигән Е.Зерновның хезмәте дөнья күрә. [[1860 ел]]да [[Касыйм]] шәһәренә археологик экспедицияга бара. 29 мөселман кабер ташларының күчерелмәсен алып кайта. Тарихчы Зернов материалларны файдалану өчен рөхсәт сорый. Касыйм ханлыгы турында яза. Мөселман кульязмаларын төзәтүгә күп көч куя. Татар теле грамматикасы буенча дәреслек, төрки телләр сүзлеге һәм хрестоматиялар төзи. Бу аның эшчәнлегенең 2 мөһим тармагы. [[1862 ел]]да “Краткая татарская грамматика” яза. Грамматикасы сакланмаган. ПитырбурдаСанкт-Петербургда 95 битлек 1 нөсхәсе бар. Ул аны Мәхмүтов дәреслегенә нигезләнеп яза. 7 килеш, 3 заман. Ул татар мәгърифәтчесе хәрәкәтенең күренекле вәкиле. [[1861 ел|1861]]-[[1862 ел]]ларда «Чулпан» газетасы чыгару уе белән янып йөри.
 
[[1866 ел]]да сәләмәтлеге какшау сәбәпле туган ягы Сабачайга кайта, шунда вафат була.