Тәрҗемә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Aleksandra1989 (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 2:
'''Тәрҗемә''' — бер [[тел]]дән икенче телгә сүзләр мәгъәнәсен интерпретацияләү эше; бер телдән икенче телгә әйләндерү эше; телдән әйтелгән [[фикер]]нең яки [[сүз]]ләр төзмәсенең икенче бер тел ярдәмендә бирелеше; бүтән телләрдә яңа, төп нөсхәгә тигез (эквивалент) сүзләр салу. Моннан берничә дистә ел элек тәрҗемә бары [[кеше]] тарафыннан гына үтәлсә, хәзер автоматлаштырылган (башлыча [[компьютер]] аша) тәрҗемә дә бар.
 
Тәрҗемәнең максаты — төп сүзләр белән тәрҗемә ителгән тексның бер мәгънәдә булуы. [[Язу|Язма]] һәм телдән тәрҗемә итү арасында аермалыклар бар. Мәсәлән, телдән тәрҗемәне [[Ымлыклар|ымнар]] формасында да әйтү мөмкин.<ref>[https://swan-swan.ru/articles/eto-interesno/osobennosti-perevoda-yuridicheskih-tekstov-i-dokumentov/ Аерым эшчәнлек өлкәсендә текстларны тәрҗемә итү үзенчәлекләре]</ref>
 
Тәрҗемә тарихыннан чыгып караганда, телдән тәрҗемәне язма тәрҗемәнең бер төре дип әйтергә була. Шулай да, көндәлек чынбарлык аларның икесенә ике төрле ягъни аерым караш кирәклеген күрсәтә. Тәрҗемә эшчәнлеге төрле телдә сөйләшүчеләрнең аралашу ихтыяҗын канәгатьләндергәнлектән, бу юнәлеш коммерцияләштерелгән: тәрҗемәнең төрле төрләре сәүдәгәрлек максатында файдаланыла. Тәрҗемә белән шөгельләнгән махсус [[оешма]]лар бар. Алар аралашу ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү һәм аралашуда булган кыенлыклардан котылу өчен тәрҗемәнең төрле төрен файдалана (язма, телдән, телдән синхрон һ. б.).
Юл номеры - 12:
* Юсупова Ә.Ш., Кириллова З.Н., Фәтхуллова К.С. Татар теленә өйрәтү: үткәне һәм бүгенгесе. – Казан: Вестфалика, 2011. – 212 б.
 
== Искәрмәләр ==
[[Төркем:Тел белеме]]
[[Төркем:Лингвистика]]