Чалканнар: юрамалар арасында аерма

аз санлы төрки халык
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Akkashka (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Народ | название = Чалканнар | самоназвание = ''ку-кижи'' | численность = 1200 (оценка — до 1700) | рассел...»
(аермасы юк)

24 июл 2020, 05:13 юрамасы

Калып:Народ Чалка́ннар (чалканнар) — Алтай Республикасында яшәүче төрки халык, Турачак районының Курмач-Байгол, Суронаш, Майск, Бийка, Чуйка, Турачак авылларында һәм Тавлы Алтай шәһәрендә яшиләр.

Тарихы

Чалканнарның тарихи атамасы — ку-кижи (ku-kiši), ягъни (Лебедь (Аҡҡош) елгасы кешеләре — 1620 елда Томск острогы урыс казаклары атаган ясак төбәге һәм 1629 елдан Кузнецкий өяз острогына ясак түләүче ясак кешеләренең исеме)[1]. Моғайын, этноним, чалканнарның аккошларга табынуыннан килеп чыкканныр (төрки телләрдә «Qu/Қу» — димәк, аккош «Qus/Құс»), җәй көннәре тирә-як сусаклагычларында күпләп оя кора. Чалканнар Алтайа Аккош елгасы районында яшәгәннәр [2].

Совет чоры җанисәбе (1926 елдан тыш) чалканнарны алтайлар составына керткән.
2000 елда чалканнар Русия Федерациясенең аз санлы асаба халыклары исәбенә кертелә (Руссия Федерациясе Хөкүмәтенең 2000 елның 24 мартында кабул ителгән 255нче Постановлениесы). 2002нче елгы Бөтен Русия халык исәбен алу үз теле булган аерым халык дип исәпкә алды, 2010 елгы Бөтен Русия халык исәбен алу мәгълүмәтләре буенча — чалканнарның саны 1181 кеше.

Y-хромосом гаплотөркемнәрен өйрәнү мәгълүмәтләре буенча, чалканнар көнчыгыш-евразия кластерына карый[3].

Халык саны һәм таралып утырышы

2002нче елгы халык исәбен алу мәгълүмәтләре буенча, Русия Федерациясендә чалканнар 855 кеше тәшкил итте, шушылардан Алтай Республикасында — 830 кеше (Турочак районында). Шул ук чорда, Алтай Республикасы хөкүмәте мәгълүмәтләре буенча, 1997 елда республиканың Турочак районында 1689 чалкан яшәгән.

2002 елда торак пунктларда чалкннарның исәбе[4]:

Алтай Республикасы:
Турочак авылы — 160 кеше;
Бийка авылы — 122 кеше;
Курмач-Байгол авылы — 121 кеше;
Тавлы Алтай шәһәре — 109 кеше;
Майск авылы;
Кебезень авылы — 187 кеше.

Чалканнарцы ике сеокка бүленгән, алар чалкан телендә: Чалканыг һәм Шакшылыг диеп исемләнгән[5]/

Теле

Чалкан теле төньяк-алтай теленә карый (алтай гаиләсе составындагы төрки телләр төркеме) яки төньяк-алтай теле сөйләше (наречие, диалект) (кумандин-чалкан) теле[6]. 2002 елгы җанисәп буенча Алтай Республикасында 830 чалканның 817-се урыс телен (98 %), чалкан телен — 466 кеше (56 %), алтай телен — 148 кеше (18 %) яхшы белә[7].

Чалкан календаре — Шалғаннуғ айлар — Чалкан айлары:
1. Гыйнварь – Кижығ кырлащ ай.
2. Февраль – Тӧғӧнӧк ай.
3. Март – Ажығ ай.
4. Апрель – Кӧӧрык ай.
5. Май – Таарығ ай.
6. Июнь – Одоғ ай.
7. Июль – Јыттығ ай.
8. Август – Орок ай.
9. Сентябрь – Уртын ай.
10. Октябрь – Щана ай.
11. Ноябрь – Куртынак ай.
12. Декабрь – Улуғ кырлащ.

Әдәби әсәрләре

Әлифба баҫылып чыкканнан соң, чалкан теле язма тел булып китә. 2014 елда беренче чалкан әлифбасы басылды, авторлары Пустогачева О.Н., Тайборина Н.Б.

  1. «Карааннарын ла тьашштарнын салымы» (Судьбы пожилых и молодых) Анна Макаровна Кандаракова (Пустогачева) пьесасы. Тәүге әһәмиятле әсәр, чалкан телендә әдәбият тууы.
  2. «Каарнай» А.М. Кандаракова, О.Н. Пустогачева хикаясе, Төньяк, Себер һәм Алыс Көнчыгыш аз санлы халыкларының Беренче Әдәби конкурсының шорт-листына кертелде/

Халык әсәрләре (былина (хикаят), әкит, эпос):

1.    Героик эпос «Кара сағыштуғ Каткы Мерғен» (Крутонравный Каткы-Мерген)

2.    «Билвезек ньаанамныҥ щöрщöктöри, ϳоокторары» җыентыгы (әкиятләр, Билвәзәк нәнәйнең киңәшләре)

3.     «Шалғануғ щöрщöктöр» җыентыгы (Чалкан әкиятләре)

Чалкан халкының күрнекле вәкиле цитатасы.

«Эме щын ϳок» (Хәзер чыннан да бер нәрсә юк) – дигән Каарнай, чалкан халкының легендар шәхесе. Кешенең комсызлыгын сызык өстенә алырга теләгән чакта, чалканнар шушы өземтәне әйтә.

«Шалгануғ кижи тыҥ» (1. Чалканны бер вакытта да бирешми! 2. Чалканны һәр чак үзе хәл итә!  3. Чалканны барсын да булдыра!)    

Бу данлыклы фразаны Бөек Ватан сугышында катнашкан Берлин Рейхстагы өчен алышта курку белми сугышкан Крачнаков Яков Байрамович әйткән.

Чалкан халык мәкальләре (урыс теленә тәрҗемә белән):

1)   Ишке корыкпалар,

    Иш слерғе корыксын.

     Работы не бойтесь,

     Пусть работа вас боится.

2)   Тöрöн јеры шын алтын уш,

     Ӧсғен јеры бӱдӱн алтын уш.

Место, где родился – настоящее золото,

Место, где вырос – золотой самородок.

Искәрмәләр

  1. Шерстова Л.И. Челканцы. — Новосибирск: Издательсво ИАЭТ, 2005. — Электронный ресурс: docviewer.yandex.ru.
  2. Аристов Н. А. Заметки об этническом составе тюркских племён и народностей и сведения об их численности. // Живая старина. 1896. Год шестой, вып. III—IV.
  3. Балановская Е. В., Балаганская О. А., Дамба Л. Д., Дибирова Х. Д., Агджоян А. Т., Богунов Ю. В., Жабагин М. К., Исакова Ж. Т., Лавряшина М. Б., Балановский О. П. ВЛИЯНИЕ ПРИРОДНОЙ СРЕДЫ НА ФОРМИРОВАНИЕ ГЕНОФОНДА ТЮРКОЯЗЫЧНОГО НАСЕЛЕНИЯ ГОР И СТЕПНЫХ ПРЕДГОРИЙ АЛТАЕ-САЯН, ТЯНЬ-ШАНЯ И ПАМИРА // Вестник Московского университета. Серия XXIII АНТРОПОЛОГИЯ № 2/2014: 46–55
  4. http://std.gmcrosstata.ru/webapi/opendatabase?id=vpn2002_pert Архив копиясе, 12 июль 2019. Wayback Machine База микроданных Всероссийской переписи населения 2002 года
  5. https://elibrary.ru/item.asp?id=26226791
  6. Баскаков Н. А. Тюркские языки, М., 1960, 2006
  7. Перепись 2002. Т. 04. Владение языками народами субъектов РФ

Әдәбият


Калып:Нет ссылок

Калып:Коренные малочисленные народы России Калып:Тюркские народы