Рөстәм Фәйзуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
к яңа бүлек исеме өстәү: Гаиләсе
Юл номеры - 25:
{{Башка мәгънәләр/фамилия|Фәйзуллин}}
'''Рөстәм Габдрахман улы Фәйзуллин''', әдәби тәхәллүсе '''Акъегет''' (''[[1951 ел]]ның [[5 март]]ы, [[ССРБ]], [[РСФСР]], [[Татарстан АССР]], [[Балык Бистәсе районы]], [[Балтач (Юлсубино)|Балтач]] — [[2020 ел]]ның [[19 июль|19 июле]]<ref>[https://sptatar.com/shagyjr-zhurnalist-r-st-m-akeget-vafat-buldy/ Шагыйрь, журналист Рөстәм Акъегет вафат булды.] [[ТР язучылар берлеге]] сайты, 19.07.2020</ref>, [[РФ]], [[ТР]], [[Казан]]'') — татар шагыйре, журналист, [[Татарстан]]ның атказанган мәдәният хезмәткәре ([[1987 ел|1987]]), [[Татарстан Язучылар берлеге]]нең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге иясе ([[2007 ел|2007]]), [[Татарстан Язучылар берлеге]] әгъзасы ([[1991 ел]]дан).
== Тәрҗемәи хәле ==
 
Ул [[1951 ел]]ның [[5 март]]ында [[Татарстан]]ның [[Балык Бистәсе районы]] [[Балтач (Юлсубино)|Балтач (''Юлсубино'')]] авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Берничә елдан аларның гаиләсе хәзеp шул районга кергән Котлы Бөкәш авылына ([[1935 ел|1935]]-[[1959 ел|1959]] елларда Кызыл Йолдыз районы үзәге) күчә. Рөстәм беренче сыйныфны инде бүген тәмам юкка чыккан Түләк дигән татарча исемле рус авылында тәмамлый. Аннары, Балык Бистәсенең рус мәктәбендә тагын берничә ел укыганнан соң, гаиләләре [[Казан]]га күчү сәбәпле, урта белемне шәһәрнең Әмәт тавы тирәсендә урнашкан 81 нче мәктәбендә алып чыга. Елга якын Казанның агач эшкәртү комбинатында эшләгәннән соң, [[1969 ел]]да ул [[Казан дәүләт университеты|Казан дәүләт университетының]] филология факультетына — рус-татар бүлегенә укырга керә. [[1974 ел]]да укуын тәмамлап чыкканнан бирле Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радио-телевидение системасында эшли. Бүгенге көндә ул — Татарстан радиосының әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясенең баш мөхәррире.
 
Юл номеры - 31:
 
Акъегетнең әдәби тәнкыйтькә караган хезмәтләре дә бар. Каләмдәшләре [[Зиннур Насыйбуллин]], [[Рафикъ Юнысов]] иҗатына багышланган язмалары шундыйлардан. Акъегет озак еллар буе Татарстан радиосындагы «Тел күрке — сүз» һом телевидениедәге «Туган тел дәресләре» тапшыруларының мөхәррире булып тора. Ул шулай ук үткәндәге рухи-әдәби мирасны халыкка кире кайтару, күренекле шәхесләрнең иҗатына, иҗтимагый эшчәнлегенә кагылышлы документларны, төрле газета-журналларда чәчелеп яткан яки совет заманында идеологик сәбәпләр аркасында матбугатка чыкмый калган истәлек-хатирәләрне, радио-телевидение фондларында сакланган чы-гыш-язмаларны эзләп табу, бергә туплау һәм матбугатка, укучыларга тәкъдим итү юнәлешендә дә күп еллардан бирле максатчыл эш алып бара. Ул төзегән һәм [[2006 ел]]да [[Татарстан китап нәшрияты]]нда дөнья күргән «Тукай...» исемле җыентык шундый басмаларның берседер. [[2007 ел]]да Акъегет тырышлыгы белән шундый ук характердагы хезмәт [[Галимҗан Ибраһимов]] турында да нәшер ителә. Соңгысы ике томнан тора. Беренче томның эчтәлеген истәлекләр, документлар, соңгы елларда галимнәр тарафыннан әдип I урында объектив күзлектән чыгып язылган мәкаләләр тәшкил итсә, икенче томда укучыларга киң билгеле «Алмачуар», «Кызыл чәчәкләр», «Казакъ кызы» әсәрләре белән беррәттән моңарчы (совет чорында) тугыз томлык осәрләре җыелмасыннан да төшереп калдырылган «Адәмнәр» исемле атаклы повесте да урын алган.
== Гаилә хәле ==
 
Беренче җәмәгате — [[Татарстанның халык артисты]] [[Тәслимә Фәйзуллина]] (1953—2018). Уллары Булат, компьютер белгече, программист.<br/>
Икенче хатыны — Гөлсинә ханым, «Татарстан» радиосында техник хезмәткәр булган<ref>''Зилә Мөбәрәкшина''. [https://intertat.tatar/news/tatar_world/20-07-2020/le-yash-rlege-bar-ide-tatar-m-gatchelege-r-st-m-ak-eget-bel-n-hushlashty-5757969 Римзил Вәлиев:«Түрәләрне өнәп бетерми иде ул».] [[Татар-информ]], 20.07.2020.</ref>.
== Сылтамалар ==
* [https://tatar-inform.tatar/news/culture/19-07-2020/shagyyr-m-zhurnalist-r-st-m-ak-eget-vafat-5757733 Шагыйрь һәм журналист Рөстәм Акъегет вафат ] Татар-Информ. 19.07.2020