Нурихан Фәттах: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Typo fixing, replaced: - → – , [[Törkem: → [[Төркем: using AWB
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 9:
Нурихан Фәттах балачагыннан ук әдәбият белән кызыксына торган була, мәктәптә укыган чагында ук хикәяләр, шигырьләр яза башлый. Студент елларында халык авыз иҗаты әсәсрләрен җыя, халык риваятьләрен, йолаларын өйрәнә. Нурихан Фәттахның беренче шигырьләре [[1944 ел|1944]]нче елда "Совет әдәбияты" (хәзерге [["Казан утлары"]]) журналында, ә [[1948 ел|1948]]нче елда "Безнең хикәяләр" исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре басыла. 1955нче елда студент тормышын чагылдырган "Сезнеңчә ничек?" романын тәмамлый, һәм бу әсәр 1956нчы елда "Совет әдәбияты"нда басылып чыга.
[[1962 ел|1962]]нче елда язучы "Бала күңеле далада" исемле зур романын яза, һәм берничә елдан соң аның "Мөдир Саҗидә" исемле повесте дөнья күрә.
Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә. Әдип "Ител суы ака торур" ([[1970 ел|1970]]), "Сызгыра торган уклар" (беренче китап,[[1977 ел|1977]]) романнарын, "Кол Гали" ([[1973 ел|1973]]) трагедиясен, "Ерак гасырлар авазы" ([[1976 ел|1976]]) исемле фәнни хезмәтен язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта.
Язучы балалар әдәбиятында һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә мирас кадыра. Ул балалар өчен "Тегермәндә", "Ирек, Алмас һәм Җәлил", "Өч туган", "Беззнең бабай" хикәя җыентыкларын һәм "Энҗеле үрдәк" пьеса-әкият яза.
Язучы [[1965 ел|1965]]нче елдан бирле СССР Язучылар союзы әгъзасы.