Уругвай һимны: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Tolimbayli 1 (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 24:
== Һимнның тарихы ==
'''"Orientales, la Patria o la Tumba!"''' ("Уругвайлылар, йә Ватан, йә үлем!") — [[Уругвай]] Көнчыгыш җөмһүриятенең [[дәүләт һимны]]. Уругвайлылар үзләрен "Оrientales", ягъни "Көнчыгышлылар" дип атыйлар. Илнең бүгенге территориясе [[Испания]] колониаль хакимлеге заманында Ла-Плата вице-кыйраллыгы составына кергән һәм Көнчыгыш Яр буе провинцияләре дип аталган. [[Аргентина]] бәйсезлек алганда җирле халык, яңа бәйлелеккә эләкмәс өчен, үз Ватанын Уругвай дәүләте (илнең иң зур елгасы исеме буенча) итеп аерып чыгару өчен көрәшкән һәм ахыр чиктә үз максатына ирешкән дә.<br>
Һимнның берничә варианты кулланыла. Тулы версиясе – дөньяда иң озын дәүләт һимннарының берсе дип санала: аны башкару 15 минуттан артык дәвам итә. Халыкара сәяси, мәдәни һәм спорт чараларында башта һимнның сүзсез кереш өлеше (увертюрасы) оркестр тарафыннан гына уйнала, азагында уругвайлыларга үз Ватаннарына бер куплетлык шәһадәтнамә бирү мөмкинлеге бар. Ләкин чит илләрдә үткәрелә торган кайбер футбол уеннарында хуҗалар музыканы кереш өлешеннән соң ук туктаталар. Бу очракта Уругвай җыелма такымына ияреп килгән җанатарлар һимнны үзләре җырлап бетерәләр.<br>
Һимнның ике куплеттан торган җыйнаграк варианты да бик популяр. Иң мәгърур һәм дәртләндергеч варианты '''"Мурга версиясе"''' [https://www.youtube.com/watch?v=UZOQn-yyMEc] дип атала. Ул Уругвайның эчке рәсми һәм тантаналы чараларында һәм еш кына [[Көньяк Америка]] күләмендәге халыкара спорт уеннарында башлап җырлаучы солист тарафыннан башкарыла. Һимнның кереш өлешен төшереп калдыралар, һәм гаять үзенчәлекле итеп эшкәртелгән музыкасы һәм тексты 4 минут ярым дәвамында җырлана.<br>
Һимнның текстын Франсиско Акунья де Фигероа ('''Francisco Acuña de Figueroa''') язган. Бу шагыйрь шулай ук [[Парагвай]] дәүләт һимнының да авторы ('''Paraguayos, República o Muerte''' – Парагвайлылар, Җөмһүрият яки үлем).<br>