Решат Нури Гүнтекин: юрамалар арасында аерма

Төркия язучысы
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
яңа бит ясау
(аермасы юк)

14 июл 2020, 11:24 юрамасы

Решат Нури Гүнтекин (төр. Reşat Nuri Güntekin, 1889 елның 25 ноябре, Госманлы империясе, Константинополь1956 елның 7 декабре, Бөекбритания, Лондон) — төрек язучысы, драматургы. ССРБ территориясендә язучы 1922 елда язылган «Чалы кошы» (төр. Çalıkuşu) романы буенча 1986 елда төшерелгән җиде серияле телесериал буенча киң билгеле була.

Решат Нури Гүнтекин
төр. Reşat Nuri Güntekin

Туу датасы: 25 ноябрь 1889(1889-11-25)
Туу урыны: Госманлы империясе, Константинополь
Үлем датасы: 7 декабрь 1956(1956-12-07) (67 яшь)
Үлем урыны: Бөекбритания, Лондон
Ватандашлык: Төркия байрагы Госманлы империясе
Төркия Төркия
Эшчәнлек төре: язучы, дипломат
Иҗат итү еллары: 1917—1956
Юнәлеш: проза, драматургия
Жанр: роман
Иҗат итү теле: төрек теле
Дебют: 1917
Имза:

Тәрҗемәи хәле

1889 елның 25 ноябрендә Истанбул иленең(рус.) Үскүдар(төр.) илчәсендә хәрби табиб гаиләсендә туган. Армиядә майор булган әтисе фарсы, гарәп һәм француз телләрен белгән. Әтисе Решатка: «Мин сине Жан-Жак Руссо романындагы Эмиль кебек тәрбияләргә теләдем», – дигән. Улын кешеләрне, табигатьне яхшырак белергә, алар турында уйланырга чакыра. Болар барысы да Решат Нурига язучы булып китүдә мөһим этәргеч була. Решат Нури Чанаккалада(төр.) башлангыч, соңрак урта мәктәпне тәмамлый. Измирдагы Freres мәктәбенә йөри. 1912 елда Истанбул университетының[калыпны мәкаләдән алып куярга] әдәбият факультетын тәмамлаган. Бурса һәм Истанбул урта мәктәпләрендә француз, төрек телләре укытучысы һәм директор булып эшли. Истанбулның берничә мәктәбендә әдәбият, төрек теле, фәлсәфә дәресләре бирә, җитәкчелек эше белән шөгыльләнә. 1931 елда Төркия милли мәгариф министрлыгында инспектор булып эшли. 1933 һәм 1943 еллар арасында Төркия парламентында Чанаккала вәкиле булып тора. 1947 елда Милли мәгариф министрлыгында өлкән инспектор вазифасын башкарган. 1950 елда Төркиянең Париждагы мәдәният эшләре буенча атташесы, бер үк вакытта ЮНЕСКОда Төркия вәкиле булып тора.

Пенсиягә киткәннән соң Истанбул муниципаль театрларының әдәби идарәсендә эшли. 1956 елның 7 декабрендә үпкә рагыннан дәваланырга киткән җиреннән Лондонда вафат була. 1956 елның 13 декабрендә Истанбулда Караҗаәхмәт зиратында җирләнгән.

Иҗаты

 
«Чалы кошы» романы буенча 1986 елда төшерелгән фильмның постеры

Әдәби хезмәт белән Беренче бөтендөнья сугышы ахырында ныклап шөгыльләнә башлый. Әүвәл Җәмал Нигъмәт тәхәллүсе ала. Аның беренче әсәрләре 1917 елда «Иске дус» журналында басылып чыга. Бер елдан соң театр күзәтүләре һәм тикшеренүләре басыла. Шул ук вакытта берничә хикәя яза. Беренче «Eski Ahbap» повесте 1917 елда басылып чыга. «Хәрабәләр чәчәге» (1918). «Чалы кошы» романы 1922 елда «Вакыт» газетасында(төр.) басылып чыккач, язучыга шөһрәт килә. «Чын каһарман» (1918), «Хәнҗәр» (1918), «Таш кисәге» (1926) һ. б. пьесалары бар. Төркия әдәбиятында беренчеләрдән булып, Гүнтекин үз роман һәм хикәяләрендә Анатолияне, провинциаль шәһәрләрне һәм төрек авылын төрле яклап һәм дөрес итеп сурәтләгән. Моңа мисал булып «Чалы кошы» романы (1922) тора, ул яшь төрек хатын-кыз укытучысының (Фериде) Анатолиядәге язмышы турында сөйли; бу китап буенча 1966 елда — фильм, ә 1986 елда Айдан Шенер катнашында сериал төшерелгән (режиссер Осман Ф. Седен). Роман дөнья классикасы дип танылган. Башка зур романнары: «Яшел төн» (Yeşil Gece) һәм «Яфрак коелу» (Yaprak Dökümü).

Гүнтекин үз иҗатында шулай ук гаиләдәге кискен проблемаларга, шәхес һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләргә кагыла, руханиларны тәнкыйтьли. «Яшел төн» (1928) романында Гүнтекин төрек халкының милли-азатлык көрәшен чагылдыра. Язучының кайбер әсәрләре сентиментализм рухында язылган. Китап укучыларның Гүнтекин хезмәтләре белән кызыксынуы язучының үз әсәрләрендә гади кешеләрне шул заман җәмгыять тормышыннан аермыйча сурәтләве белән дә аңлатыла. Төрле китапларда һәм журналларда, газеталарда, театр пьесалары җыентыкларында басылган әсәрләренең гомуми саны 100гә җитә; 19 роман һәм 7 хикәя җыентыгы нәшер ителгән. Автор тарафыннан язылган пьесалар саны да шактый зур.

Китаплары

Гаиләсе

1927 елда Решат Нури Эренкөй кызлар лицеен(төр.) тәмамлаган Хәдия ханымга өйләнә. Кызлары Эла туа.

Әдәбият

  1. Poyraz Т., Aipbek М. Reşat Nuri Güntekin, hayatı ve eserlerin tarn listesi. Ankara, 1957.(төр.)
  2. Yücebaş H. Bütün cepheleriyle Reşat Nuri. Ankara, 1957.(төр.)
  3. Uyguner М. Reşat Nuri Güntekin. Istambul, 1967.(төр.)

Сылтамалар

Искәрмәләр