Әхмәт Ерикәй: юрамалар арасында аерма

26 байт алынды ,  12 ел элек
→‎Биография: Typo fixing, replaced: “ → « (13), ” → » (13) using AWB
(Typo fixing, Replaced: - → – , using AWB)
(→‎Биография: Typo fixing, replaced: “ → « (13), ” → » (13) using AWB)
 
==Биография==
Әхмәт Ерикәй [[1902 ел]]да [[Башкортстан]]ның Өлкенде авылында крестьян гаиләсендә туа. Җиде балалы ишле гаиләгә тормыш итү авыр булганлыктан, Әхмәткә кечкенәдән үк тормыш ачысын татырга туры килә: кышларын авыл мәктәбенә укырга йөрсә, җәйләрен көтү көтә, авыл байларында көнлекче булып эшли, үсә төшкәч, әтисенә ияреп, Златоуст, Нязепетровск, һ.б. шәһәрләргә яллы эшләргә чыгып йөри. Бер үк вакытта күп укый, поэзия белән кызыксына, рус телен ярыйсы үзләштерә. 15 яшендә волость башкарма комитетында сәркатип булып эшли. Шушы елларда аның матбугат битләрендә беренче шигырьләре күренә башлый. 1927 елда Ә.Ерикәй Мәскәүгә килә һәм Дәүләт журналистика институтына укырга керә. Студентлык чорында төрле газета–журналларга языша, “Эшче”«Эшче» газетасы редакциясендә җаваплы сәркатип һәм редактор урынбасары вазифаларын үти.
 
1932–1935 елларда Гослитиздатның [[СССР]] халыклары әдәбияты секторында редактор, сектор мөдире, Татарстанның Чистай районы МТСында политбүлек газетасы редакторы хезмәтләрендә була.
 
1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театры студиясе ачылганнан соң, студиянең әдәби бүлек мөдире М.Җәлил белән беррәттән, Ә.Ерикәйне дә татар телендә либреттолар һәм җырлар язу эшенә тарта. 1935–1941 елларда Ә.Ерикәй “Шауласын«Шауласын, гөрләсен безнең җыр”җыр», “Комсомолка«Комсомолка Гөлсара”Гөлсара», “Гармун”«Гармун», “Яшь«Яшь егетләр, яшь кызлар”кызлар», “Тагын«Тагын килер язлар”язлар», “Тын«Тын бакчада”бакчада», “Туган«Туган ил”ил», “Бибисара”«Бибисара», “Кәккүк”«Кәккүк», “Алсу”«Алсу», “Минзәлә”«Минзәлә» һ.б. иҗат итә.
 
Бөек Ватан сугышы елларында Ә.Ерикәй фронт газетасында хезмәт итә, совет сугышчыларын фашизмга каршы көрәшкә өндәгән шигырьләр, очерклар һәм җырлар яза.
 
Сугыштан соңгы чорда шагыйрьнең иҗат активлыгы тагы да арта. Ул поэмалар, лирик шигырьләр, мәсәлләр, дүртьюллыклар, җырлар, мәкаләләр яза, тәрҗемә итә.
Ләкин аны үзенчәлекле шагыйрь итеп танытканы – кыска лирик шигырьләр һәм җырлар. Җыр итеп язылган шигырьләре халыкчан шигъри бизәкләр, тапкыр сүзләр, чорга хас иҗтимагый фикер-хис белән сугарылган. Аларның ритмик төзелеше, эчке аһәңе үзеннән–үзе көйне сорап тора, шуңа күрә композиторлар Әхмәт Ерикәй поэзиясенә еш мөрәҗәгать итәләр. 1982 елда шагыйрьнең җырлары аерым китапка тупланып “Ике«Ике йөз җыр”җыр» исеме белән басылып чыкты.
 
Ә.Ерикәй [[1967 ел]]ның 15 сентябрендә [[Мәскәү]]дә вафат булды.
5412

правок