Свами Сварупананд Җи Маһараҗ: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Инглиз Википедиясе мәкаләсеннән тәрҗемә иттем. A.Khamidullin
(аермасы юк)

2 июл 2020, 07:20 юрамасы

Туганда исеме Шри Бели Рам Җи, Шри Свами Сварупананд Җи Маһараҗ (1884 елның 1 феврале – 1936 елның 9 апреле), Адвайт Матның Һинд дине гурусы. Ул шулай ук Шри Нангли Ниваси Бһагваан Җи, Һари Һар Баба, Садһгурудэв Җи һәм Икенче Гуру буларак мәгълүм.[1] Һиндстанда (хәзер Пакистанда), Коһат районында Тери) авылында туган булган, яшь Бели Рам Җи санньясага 1900-енче еллар башында Терида Шри Парамһанс Свами Адвайтананд Җи тарафыннан инициацияләнгән булган, ул аңа Шри Свами Сварупананд Җи дигән исем биргән. Свами Адвайтананд Җи тормышы вакытында Свами Сварупананд Җи Төньяк Һиндстанда “саньяси”лар (ваз кичкәннәр) орденын, һәм остазының тәгълиматын дәгъва итү өчен берничә үзәк нигезләгән.[2] Шри Свами Адвайтананд Җи Маһараҗ аны рухи Чорның реформаторы булрак киләчәктә рухи куәтне саклап калу максаты белән Аграда медитацияләргә сорган. Шәһәрчектән еракта джунглида Ним агачы астында Икенче Гуру үз экстазына чумып, шактый башка дөньяда гуфада сәяхәт иткән (җир астында бик кысан 3-4 фут үлчәмендә мәгарә). Аның исемен һәм кайдан килгәнен белмәгән күп Агра яшәүчеләре аңа җәлеп ителгән булган һәм аның урындыгы янында күпмедер ашамлыклар куйганнар һәм ул аларны кабул итмәячәк дип уйлаганнар. Әмма Йогешвар, Икенче Гуруның ашау эчүгә якын килмәгән. Ул бары тик кайнатылган ним агачы яфракларын ашаган һәм шулай итеп шул урында 14 ел медитациядән соң аның тәне скелетка кадәр кечерәйгән.
Аграда мәгарә тирәли гыйбадәтханә эшләнгән булган, ул Тапобһуми буларак мәгълүм.
Шри Парамһанс Свами Адвайтананд Җи Свами Сварупананд Җи Маһраҗны рухи варисы дип игълан иткән. Гөҗаратта, Пакистанда Чакур ашрам, Пәнҗабта лакх рупияләр бәрабәренә төзелгән матур дини сәфәр кылу урыны, Свами Сварупананд Җи Маһараҗның конгрегация штаб-фатиры булып калган.
1935 елда ул 800 шафран киемле Маһатмалар һәм йорт тотучы тугърылар арасында Пәнҗабтан китәргә һәм Уттар-Прадешта яшәргә карар кылган, бу җыелыш арасында агония дулкынын барлыкка китергән. 1936 елда ул соңгы мәртәбә Дәлһигә зиярәт кылган һәм ике ай шунда торган. Чиктә, Синдһта һәм Пәнҗабта зур ашрамнар калдырып, ул 1936 елның мартында Мират янында Райпур Нангли авылына күчкән. Ул: “минем белән дүрт роти бар” дип игълан иткән. Берсе Пәнҗаб өчен, икенчесе Гвалиор өчен һәм икесе монда Нангли өчен, чөнки бу урын минем йөрәк өчен бик якын”. Ул бу дөньядан 1936 елның 9 апрелендә Мират янында Райпур Нангли авылыннан киткән. [3] Шри Свами Ниджатмананд Җи һәм Свами Абһедананд Җи Садгурудэв Җи Шри Нангли Саһибта калдырырга күрсәтмәләре буенча изге тәнгә Самадхи биргәннәр. Үлем вакытында Шри Сварупананд Җи Маһраҗның төньяк Һиндстанда 10000-нән артык тарафдары һәм 300-дән артык ашрамы булган. Мират районында Нангли Тиратһ (Нангли Саһиб) авылы Дәлһи-Һаридвар Шоссесыннан берничә километрда. Анда Сатгуру Шри Сварупананд Җи Маһараҗның иң изге самадхисы урнашкан, ул авылны зиярәт кылуы белән изгеләштергән. Төп юлдан тиртхага юлның 84 борылмасы бар, алар сиксән дүрт йонни аша муктины (азат ителүнең) символы булып торалар.[4] Аның өйрәнчеге Шри Пармһанс Свами Рамананд Сатьяртһи Җи Маһараҗ дәвам итеп Парамһанс Сатьяртһи Миссиясен нигезләгән. Парамһанс Сатьяртһи Миссиясе ул Гурудэвның олы аурасының чагылышы булган мәшһүр оешма булып тора. Бу рухи оешманың патроны булып 1985 елның 2 июленнән бирле Свами Кешвананд Сатьяртһи Җи Маһараҗ тора, ул Шри Свами Рамананд Сатьяртһи Җи Маһараҗның кече улы булып туган.[5] Шри Сварупананд Маһраҗның өйрәнчекләренең берсе булып Һанс Җи Маһараҗ булган ул шуннан соң Илаһи Нур Миссиясен нигезләгән.[6] [7] Мәгълүматы буенча, Шри Сварупананд Җи Маһараҗның варисы булып Шри Свами Вайрагья Ананд Җи Маһараҗ булган, ул шулай ук Шри Анандпурның өченче остазы буларак мәгълүм.[8] Свами Сварупананд Җи Маһараҗны кайвакыт Радһа Соами сызыгының Ананд Сваруп дип ялгышалар.

Свами Сварупананд Җи Маһараҗ.

Факирның билгеле дине юк: ул бар нәрсә белән таныш. Мин кая барсам да, тугърыларның кытлыгы юк, чөнки мин барысыкы да һәм барысы да минеке.
'Shri Swarup Darshan Ibid. pp. 23–24

Тышкы сылтамалар

www.nanglisahib.com

  1. Shri Paramhansa Advait Mat: A life sketch of the Illustrious Master of the Mat (1975), p. 145–46, Shri Anandpur Trust
  2. Sri Swami Sar Shabdanand Ji, Shri Swarup Darshan (1998), pp. 17–59. New Delhi: Sar Shabd Mission.
  3. Vaudeville, Charlotte. Sant Mat: Studies in a Devotional Tradition in India in Schomer, K. and McLeod, W. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-9612208-0-5]]
  4. नंगली निवासी भगवान का अवतार दिवस, Jagran (15 Jan 2014).
  5. Satyarthi Seva Dal- Knowledge Yajna in Sanatan Dharma Sabha, Jagran (28 Mar 2016).
  6. Melton, J. Gordon, Bauman, Martin. Religions of the World: A Comprehensive Encyclopedia of Beliefs and Practices (2002), p. 427, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 1-57607-223-1]]
  7. Geaves, Ron. From Totapuri to Maharaji: Reflections on a Lineage (Parampara), (2002) Paper presented at the 27th Spalding Symposium on Indian Religions, Oxford. March 2002.
  8. Pur, Anand, Paramhansa Advait Mat: A life sketch of the Illustrious Master of the Mat (1975), Shri Anandpur Trust (originally published in Hindi, date unknown)