Электродинамика: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем)
→‎Шулай ук кара: Typo fixing, Replaced: Шулай ук кара → Моны да карагыз, using AWB
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Typo fixing, replaced: - → – (3), — → – using AWB
Юл номеры - 1:
'''Электродина́мика''' физиканың [[электромагнит кыр|электромагнит кырны]] һәм аның [[электр корылмасы]]на ия булган җисемнәргә тәэсирен ([[электромагнит тәэсир итешү]]) өйрәнүче бүлеге. Электродинамика үз эченә электр һәм магнит күренешләре бәйләнешен, [[электромагнит нурланыш]]ны, [[электр тогы]]н (алмаш) һәм аның электромагнит кыр белән тәэсир итешүен ала. Һәрбер электр һәм магнит үзара тәэсир итешү электромагнит кыр аша бара, шуңа күрә алар электродинамиканың өйрәнү өлкәсе булып торалар.
 
''Электродинамика'' термины астында күбрәк классик ( квант эффектларын үз эченә алмаган) электродинамика карала; электромагнит кырының һәм аның корылган кисәкчекләр белән тәэсир итешүенең хәзерге квант теориясен аңлату өчен [[квант электродинамикасы]] термины кулланыла.
 
Классик электродинамиканың төп эше - электромагнит кырның сыйфатларын һәм аның корылган кисәкчекләр белән тәэсир итешүен тасвирлаудан гыйбарәт. Бу тасвирлау, [[электр корылмасы]], [[магнит кыры]], [[электр кыры]], [[электромагнит потенциал]] кебек төп җисем һәм зурлыкларны аңлатудан башка, Максвелл тигезләмәләренә, Лоренц көче формулаларына барып тоташа. Шулай ук бу тасвирлау үз эченә энергия, импульс саклау һәм күчерү һ.б. кебек
мәсьәләләрне дә ала.
 
Кайвакыт электродинамик эффект астында ( электростатикага каршы ) электромагнит кырның гомуми очрактагы тотышының статик очрактан аерылуын (мәсәлән, үзгәрүчән электр һәм магнит кырлары арасындагы динамик бәйләнеш) аңлыйлар.
 
Статик ( вакыт белән үзгәрмәүче, яки өстә әйтелгән "электродинамик эффект"ка игътибар итмәү мөмкин булырлык дәрәҗәдә акрын үзгәрүче) электр кырны һәм аның корылган кисәкчекләр белән тәэсирен физиканың аерым бүлеге - [[электростатика]] өйрәнә.
 
Электродинамиканың тагын бер аерым очрагы булып, даими токларны һәм даими магнит кырларын (кырлар вакыт үтү белән үзгәрми, яки алар игътибарга алмаслык итеп акрын үзгәрәләр) өйрәнүче [[магнитостатика]] тора.
Юл номеры - 24:
[[?]] елда Лоренц электромагнит кырның хәрәкәт итүче корылмаларга тәэсирен тасвирлап, классик электродинамиканы төзүне тәмамлый.
 
XX гасыр урталарында иң төгәл физик теорияләрнең берсе - [[квант электродинамикасы]] барлыкка килә.
 
== Моны да карагыз ==