«Аяз Гыйләҗев» битенең юрамалары арасында аерма

2 байта добавлено ,  11 ел элек
→‎Биография: Typo fixing, replaced: - → – using AWB
к
(→‎Биография: Typo fixing, replaced: - → – using AWB)
Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев [[1928 ел|1928 елның]] [[17 гыйнвар]]ында [[Татарстан]]ның [[Сарман районы]] Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары [[Зәй районы]]ның Югар Баграж авылында уза. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны [[Сарман]] урта мәктәбендә укый.
 
[[1948 ел|1948]] - [[1950 ел|1950]] елларда ул – [[Казан дәүләт университеты]] студенты. Аңа да шәхес культының газапларын татырга туры килә. [[1950 ел|1950]] елның мартыннан башлап [[1955 ел|1955 елның]] августына кадәр [[Казахстан]]да тоткынлыкта була. [[Казан]]га кайткач, университетта укуын дәвам итә.
 
[[1957 ел|1957 елның]] мартыннан [[1961 ел|1961 елның]] августына кадәр А.Гыйләҗев матбугат эшендә: [["Чаян"]] һәм [["Азат хатын"]] (хәзер [[Сөембикә журналы|"Сөембикә"]]) журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, [["Совет әдәбияты"]] ([["Казан утлары"]]) журналында проза бүлеге мөхәррире вазифаларын үти.
5412

правок