«Азәрбайҗан гимны» битенең юрамалары арасында аерма

774 байта добавлено ,  5 ай элек
төзәтмә аңлатмасы юк
“'''Azәrbayсan marşı'''”. Тугандаш ил-дәүләтнең үз исеме белән аталган бу һимн да совет заманында, империя таркалуга юл тоткан елларда ук языла башлаган иде. Көйязар '''Гозәер Хаҗибәйли''' ('''Uzeyir Hacibәyli)''' аның көен “Азәрбайҗан маршы” дип атаган. Соңрак башка бер музыка белгече '''Айдын Азим''' ('''Аydın Аzim)''' аны хор һәм оркестр башкаруы өчен нәкъ бүгенге рәвешендә аранжировкалаган. Азәрбайҗан Җөмһүриятенең бәйсезлеге игълан ителгәннән соң ярты ел үткәч, 1992 елның 27 маенда бу һимнга Милли Мәҗлес карары белән '''Әхмәд Җавад''' ('''Әһmәd Cavad)''' язган җыр тексты беркетелде. Шигырьнең урыс теленә тәрҗемәсен '''Сиявуш Мәмәд-задә''' ('''Siyavuş Mәmәd-zade''') эшләгән.<br>
Илнең үзендәге чараларда һимн гадәттә тулысы белән уйнала һәм җырлана. Халыкара вакыйгаларда башкару өчен билгеләнгән җыйнак вариантта һимнның җиденче-ундүртенче юлларын төшереп калдыралар.<br>
Хәлбуки, Гозәер Хаҗибәйли Азәрбайҗан Совет Социалистик Җөмһүрияте һимны көенең дә авторы. Ул аның музыкасын Төркиягә мөһаҗирлеккә киткәч язган булган. 1944 елда аңа шагыйрь Сәмәд Вургун (Sәmәd Vurğun) сүзләре беркетелгән. 1978 елда исә союздаш җөмһүрият һимны текстын бераз кыскартканнар һәм үзгәрткәннәр — Сталин турындагы юлларны алып ташлау өчен. Шуннан соң һимн бүгенге “Азәрбайҗан маршын” кабул иткәнче гамәлдә булды.<br>
 
== '''Азәрбайҗан маршы'''<br> ==
{| class="wikitable"
|'''Azәrbaycan dilindә'''
397

правок