«Азәрбайҗан гимны» битенең юрамалары арасында аерма

23 байта добавлено ,  5 ай элек
== Һимнның тарихы ==
1920 елның 30 гыйнварында Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте Министрлар Шурасы дәүләт һимнын әзерләргә булды. Һимн текстына һәм музыкасына бәйге игълан ителде. Халык мәгарифе министрлыгы берничә тапкыр “Азәрбайҗан” газетасында дәүләт һимны проектының шартларын бастырды. Иң яхшы һимн проекты өчен 50 мең манат күләмендә премия биреләчәге билгеле булды. Бәйгедә катнашучылар үз әсәрләрен шул елның 1 маена кадәр җибәрергә тиеш иде. Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү 28 майга, Азәрбайҗан Демократик Җөмһүриятенең ике еллыгына билгеләнде. Ләкин 1920 елның 28 апрелендә совет гаскәрләре Азәрбайҗанны басып алды. Дәүләт һимнын кабул итүгә рөхсәт булмады.<br>
“'''Azәrbayсan marşı'''”. Тугандаш ил-дәүләтнең үз исеме белән аталган бу һимн да совет заманында, империя таркалыртаркалуга алдыннанюл тоткан елларда ук языла башлаган иде. Көйязар '''Гозәер Хаҗибәйли''' ('''Uzeyir Hacibәyli)''' аның көен “Азәрбайҗан маршы” дип атаган. Соңрак башка бер музыка белгече '''Айдын Азим''' ('''Аydın Аzim)''' аны хор һәм оркестр башкаруы өчен нәкъ бүгенге рәвешендә аранжировкалаган. Азәрбайҗан Җөмһүриятенең бәйсезлеге игълан ителгәннән соң ярты ел үткәч, 1992 елның 27 маенда бу һимнга Милли Мәҗлес карары белән '''Әхмәд Җавад''' ('''Әһmәd Cavad)''' язган җыр тексты беркетелде. Шигырьнең урыс теленә тәрҗемәсен '''Сиявуш Мәмәд-задә''' ('''Siyavuş Mәmәd-zade''') эшләгән.<br>
Илнең үзендәге чараларда һимн гадәттә тулысы белән уйнала һәм җырлана. Халыкара вакыйгаларда башкару өчен билгеләнгән җыйнак вариантта һимнның җиденче-ундүртенче юлларын төшереп калдыралар.<br>
 
397

правок