Нәҗип Думави: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Typo fixing, replaced: - → – using AWB
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Нәҗип Думави''' – бай мирас калдырган язучы. Шагыйрь буларак, [[1905. ел|1905]]-[[1907. ел|1907]] еллардагы күтәрелеш чорында яза башлый һәм күпсанлы шигырьләр, поэмалар иҗат итә. Болардан тыш, повестьлар, хикәяләр, публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре дә яза.
 
== Тормыш юлы ==
 
Н.Думави [[Аксубай районы]]ндагы Яңа Дума авылында [[1883. ел|1883]]нче елның 19 маенда туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. Унбер яшендә Кизләү мәдрәсәсенә илтәләр. Анда бер кышны укып чыккач, [[Казан]]дагы Габдулла Апанаев мәрәсәсенә керә. Аны биредә [[Һади Максуди]] да укыта. Нәҗип Думави татар балалары өчен ачылган урыс мәктәбендә дә укый.
Н.Думави акча юнәтү теләге белән казакъ далаларныа китә. Чистайда, Кизелдә, Буби мәдрәсәсендә, Рязань губернасының Вәрәки авылында һәм Үзбәкстанда балалар укыта.
[[1911. ел|1911]]нче елның башында жандармерия Буби мәдрәсәсен тар-мар китерә, мөгаллимнәрне кулга ала, шәкертләрне тарата. Н.Думавины да кулга алалар һәм Срапул төрмәсендә тугыз айдан артыграк утырып чыга.
Н.Думави [[1904. ел|1904]]-05нче елгы Япун һәм [[1914. ел|1914]]нче елгы империалистик сугышларга алына, яралана.
[[1921. ел|1921]]-25нче елларда туган авылында мулла була.
[[1933. ел|1933]]нче елның 5нче маенда [[Сәмәрканд]]та вафат була.
{{Writer-stub}}
[[Törkem:Татар язучылары]]