Юныс Әминов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Новая страница: «{{Викиләштерү}} Юныс Әминов 1921 елның 1 декабрендә Татарстанның хәзерге Әгерҗе районы Салаг...»
 
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Typo fixing, replaced: “ → « (13), ” → » (13) using AWB
Юл номеры - 3:
Юныс Әминов 1921 елның 1 декабрендә Татарстанның хәзерге Әгерҗе районы Салагыш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1936–1939 елларда Минзәлә педагогика училищесында укый, аны тәмамлагач, бер ел Актаныш районында балалар укыта. 1940 елның ноябрендә Кызыл Армиягә алынып, 1942 елның мартына кадәр хәрби мәктәптә укый, аннары взвод командиры сыйфатында Дон фронтына җибәрелә. 1943 елның 6 мартында Ю.Әминов яралы һәм контузияле хәлендә фашистлар кулына эләгә һәм 1944 елның августында Совет Армиясе частьлары азат иткәнгә кадәр Румыниядәге хәрби әсирләр лагерында тоткынлыкта яши. 1945 елның гыйнвареннан ул янә фронтта, сугыш беткәнче алгы сызыкта була, Будапештны штурмлауда, Братиславаны азат итү сугышларында катнаша.
Армиядән кайткач, Ю.Әминов берникадәр вакыт хуҗалык оешмаларында төрле эшләрдә эшли, аннары озак еллар буе Әгерҗе районының Барҗы авылы җидееллык мәктәбендә балалар укыта. 1949–1953 елларда, эшеннән аерылмыйча укып, Алабуга Укытучылар институтының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
Бала чагыннан ук әдәбият белән кызыксынган һәм үзе дә каләм көчен сынап караган Ю.Әминов 50нче еллар башында чынлап торып иҗат эшенә керешә. 1950 елда языла башлап, 1955 елда тәмамланган һәм шул елны Минзәлә театры коллективы тарафыннан сәхнәгә куелган “Язылмаган«Язылмаган законнар”законнар» исемле беренче күләмле әсәре үк Ю.Әминовны сәләтле драматург итеп таныта. Бу спектакль 1957 елда, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында, Мәскәү тамашачыларына да күрсәтелә. Драматургның шуннан соң иҗат ителгән һәм темасы белән 50-60нчы еллар авыл тормышына багышланган “Гөлчәчәк”«Гөлчәчәк» (1956), “Тамырлар”«Тамырлар» (1961), “Өти«Өти балак”балак» (1964), “Гөлҗәннәтнең«Гөлҗәннәтнең җәннәте”җәннәте» (1966), “Уҗым«Уҗым бозавы”бозавы» (1966), “Минем«Минем җинаятем”җинаятем» (1968), “Умырзая«Умырзая чәчәкләре”чәчәкләре» (1959), “Сатучылар”«Сатучылар» (1961) исемле комедия һәм драмалары шул чорда төрле театр сәхнәләрендә уңыш белән баралар.
1959 -1961 елларда Ю.Әминов Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1969 елда гаиләсе белән Әлмәт шәһәренә күчә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яшәп иҗат итә. Драматургның Әлмәт чорындагы әдәби иҗаты тематик яктан шәһәр тормышы, нефтьчеләр, завод эшчеләре турында була: “Кан«Кан кардәшләр”кардәшләр» (1972), “Сафура«Сафура бураннары”бураннары» (1975), “Сөймим«Сөймим дисәң дә ...» (1976), “Очрашырбыз«Очрашырбыз, Гөлсылу!» (1980) әсәрләре.
Драматургия һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ю.Әминовка 1981 елда Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.
Юныс Әминов, озакка сузылган каты авырудан соң, 1982 елның 3 декабрендә Әлмәт шәһәрендә вафат була.