Шамил Усманов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Typo fixing, Replaced: - → – , using AWB
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Typo fixing, replaced: “ → « (20), ” → » (20) using AWB
Юл номеры - 1:
{{Викиләштерү}}
 
Күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, гражданнар сугышы герое Шамил Хәйрулла улы Усманов 1898 елның 26 декабрендә Саратов губернасының Кузнецк өязе Анненково волосте (хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы) Пәндәлгә (Пенделки) авылында мөгаллим гаиләсендә туа. 1906 елда аның әтисе, гаиләсен ияртеп, башта Әстерхан шәһәренә, аннары, берничә ел анда торганнан соң, Оренбургтагы “Хөсәения”«Хөсәения» мәдрәсәсенә эшләргә күчә. Шамил шунда мәдрәсәнең урта сыйныфын, аннары 1914 елда һөнәр училищесын тәмамлап, Февраль инкыйлабына кадәр Акчуриннарның Сембер губернасындагы Гуревка туку фабрикасында слесарь булып эшли. 1917 елда ул партия сафына баса һәм партия оешмасының карары буенча Сызрань тимер юл депосына эшкә күченә. Шул ук елның ноябрендә Казан хәрби округы Ш.Усмановка фронтовик солдатлардан һәм эшчеләреннән кызыл гаскәр отрядлары оештыру бурычын йөкли. Ш.Усманов җитәкчелек иткән бу гаскәри часть 1918 елның маенда Көнчыгыш фронтка җибәрелә һәм, башта Оренбургтагы татар-башкорт гвардиячеләре белән, аннары Актүбә шәһәрендәге әсир венгр, поляк һәм немец үзиреклеләре белән бергә кушылып, “Өченче«Өченче Интернационал легионы”легионы» дигән исем астында Актүбәдән Оренбургка кадәр сугышчан юл уза һәм 1919 елның 22 гыйнварында Оренбург шәһәрен Дутов бандаларыннан азат итә. Бу героик поход вакытында Ш.Усманов, Интернационал легионының комиссары буларак, үзен оста һәм батыр хәрби начальник итеп таныта. 1919 елның мартында республика Хәрби-революцион советы Ш.Усмановны яңа төзелә торган Беренче Идел буе татар бригадасына комиссар итеп билгели. Бригада төзүне уңышлы башкарып чыккач, шул ук елның октябреннән ул Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең политик бүлеге начальнигы итеп раслана һәм бу хезмәтен коллегия яшәүдән туктаганчы дәвам иттерә. 1920–1925 еллар арасында Ш.Усманов Төркстан фронты Хәрби–революцион советы әгъзасы, Татарстан Республика Революцион комитеты сәркатибе, Казандагы Уналтынчы мөселман пехота курсларында политбүлек начальнигы һәм Берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары кебек җаваплы вазифаларны башкара. Шул чорда аңа дивизия комиссары дигән хәрби исем бирелә. 1925-1926 елларда Ш.Усманов Мәскәүдә Хәрби академия каршындагы курсларда укый, аннары, Ташкентка җибәрелеп, Көнчыгышны өйрәнү институтының хәрби курсларында политбүлек начальнигы булып хезмәт итә. 1927 елда Ш.Усманов Хәрби хезмәттән отставкага чыга һәм радиостанция төзү буенча республика халык Комиссарлары Советының махсус вәкиле булып эшләгәннән соң, 1930 елдан башлап тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә.
Шамил Усманов – әдәбият мәйданына турыдан-туры гражданнар сугышы эченнән, совет хөкүмәте өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән кызыл гаскәр арасыннан күтәрелеп чыккан язучыларның берсе. Аның тәүге иҗат тәҗрибәләреннән булган “Канлы«Канлы көннәрдә”көннәрдә» һәм “Беренче«Беренче адым”адым» драмалары сугышның иң кызган чорында – 1919 елда языла һәм кулъязма хәлендә фронт сәхнәләрендә уйналып йөри.
1920 еллардан башлап Ш.Усманов проза жанрында актив иҗат итә. Әсәрләре нигездә инкыйлаб, гражданнар сугышы, совет хөкүмәте өчен көрәш тематикасын киң яктыртуы белән характерлы. “Ил«Ил кызы”кызы» (1923), “Краском«Краском мәхәббәте”мәхәббәте» (1923), “Өч«Өч снаряд белән”белән», “Бирегез«Бирегез тупны кире!», “Ай«Ай чыкканчы”чыкканчы», “Зур«Зур түрә”түрә» (дүртесе дә 1927 елда язылган), “Идел«Идел буйлап”буйлап» (1929), “Көчле«Көчле мандат”мандат» (1929) кебек хикәяләр әнә шундыйлардан. Әдипнең бер төркем хикәяләрендә инкыйлабка кадәрге эшчеләр тормышы сурәтләнә, гади хезмәт кешеләренең гаделлеккә, бердәмлеккә омтылулары, эшчеләр арасында милләтара дуслык мөнәсәбәтләре урнаша һәм ныгый баруы хакында сөйләнә (“Эшче«Эшче кызы Нина”Нина», 1922; “Фабрика«Фабрика анасы”анасы», 1926, “Таң”«Таң», 1927; “Тиң«Тиң түгелләр”түгелләр», 1927 һ.б.)
Ш.Усманов 1923–1925 еллар арасында үзенең зур әсәре – “Легион«Легион юлы”юлы» (“Тургай«Тургай далаларында”далаларында») исемле дилогиясе өстендә эшли.
Ш.Усманов маҗара жанрында язылган һәм укучылар арасында популярлык казанып, заманында төрле телләргә тәрҗемә ителгән “Памирдан«Памирдан радио”радио» (1925) исемле хыялый повесте да бар.
Драматург буларак, әдип 1932 елда үзенең җитлеккән сәхнә әсәрләреннән “Кичеккән«Кичеккән фәрман”фәрман» исемле пьесасын яза. 1934–1935 елларда ул Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш белән бара.
Шамил Усманов татар әлифбасын үзгәртеп кору, интернационал тел – эсперантоны популярлаштыру, республикада радиолаштыру эшләрен киңәйтү кебек иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә һәм әдәбият–сәнгатьнең актуаль проблемаларына багышланган мәкаләләре белән дә 20-30нчы еллар татар публицистикасында күренекле урын тота.
Ш.Усманов 1937 елның 3 декабрендә Казанда вафат була.