Хөсни Кәрим: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Typo fixing, replaced: “ → « (6), ” → » (6) using AWB
Юл номеры - 1:
{{Викиләштерү}}
 
Язучы, мөгаллим һәм җәмәгать эшлеклесе Хөсни Кәрим (Хөснетдин Минһаҗетдин улы Кәримов) 1887 елның 15 декабрендә хәзерге Башкортстанның Дүртөйле районы Тайморза авылында крестьян гаиләсендә туа. 14 яшеннән үз көнен үзе күрә башлый: җәен төрле яллы эшләрдә бераз акча туплап, кышларын мәдрәсәдә укый. 1911 елда Уфада “Галия”«Галия» мәдрәсәсен тәмамлагач, хосусый әзерләнеп, гимназия программасы буенча рус теле мөгаллимлегенә имтихан тота, аннары 1914 елның җәенә кадәр Әстерхан шәһәренең хөкүмәт карамагындагы рус-татар мәктәбендә балалар укыта. Әстерхандагы газеталарның берсендә басылган фельетоны өчен полиция эзәрлекли башлагач, Х.Кәрим туган якларына кайта һәм Бөре өязенең Байкыйбаш авылы мәктәбендә мөдир һәм укытучы булып эшли башлый, ә 1915 елдан шул ук өяздәге Богдан авылында яңа ачылган төбәк китапханәсенә мөдир булып күчә. Октябрь инкыйлабыннан соң тәҗрибәле мөгаллимне Бөре өязенең мәгариф эшләре җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул өяз авылларында яңа мәктәпләр ачу, укытучылар хәзерләү курслары оештыру, укытучыларның беренче өяз съездын үткәрү буенча зур эшләр башкара.
1919-1924 елларда Хөсни Кәрим Уфада шәһәр мәгариф бүлегенең мөселман әдәбияты нәшрияты секциясе мөдире, Идел буе хәрби округы каршында татар–башкорт гаскәриләре өчен ачылган курсларда лектор һәм сәяси җитәкче, татар–башкорт нәшрияты бүлеге мөдире булып эшли. 1922 елда аны Уфа шәһәр советына депутат итеп сайлыйлар. 1924 елда Х.Кәрим Казанга юридик мәктәпкә укырга килеп, укуын тәмамлагач, Казанда яшәргә кала һәм 1926–1936 еллар арасында Главлит җитәкчесе, Татарстан Үзәк Башкарма комитетының читтән торып уку бүлеге мөдире һәм Татарстан радиокомитетының әдәби – музыкаль тапшырулар секторы мөдире хезмәтләрендә була. 1936 елда, каты авырып китү сәбәпле, Хөсни Кәрим актив җәмәгать эшләреннән читләшергә мәҗбүр була. Соңыннан Совет хөкүмәте аңа союз күләмендәге персонал пенсия билгели. Ул 1965 елның 25 декабрендә вафат булды.
Хөсни Кәрим – шактый зур әдәби мирас калдырган язучы. Аның иҗат эшчәнлеге 1907 елларда, “Галия”«Галия» мәдрәсәсендә укыган чагында ук башлана. 1910 елда “Атна«Атна кич, яки Шакир хәлфә”хәлфә» исемле ике пәрдәле драма әсәре басылып чыга. Шул вакыттан башлап татар телендә чыга торган төрле газета–журналларда аның йөзләрчә хикәя, шигырьләре, очерк, публицистик мәкаләләре, фельетоннары басыла, үзе исән чагында дистәдән артык китабы дөнья күрә. Хөсни Кәримнең үз заманындагы актуаль темаларга багышлап язган күләмлерәк әсәрләреннән “Җан«Җан исәбен алганда”алганда» (1927), “Ертылган«Ертылган приказ”приказ» (1929), “Октябрьгә«Октябрьгә чаклы”чаклы» (1935) повестьлары әле хәзер дә тарихи әһәмиятләрен югалтмаганнар.
 
[[Төркем:Татар язучылары]]